Шәһри Казан

Кадерсезлек: хезмәткәрләр арасында игътибарсызлык, дорфалык турында

Быел җәйге ялым авылда үтте. Элек авылдагы язгы‑көзге пычракларны, ерактагы чишмәдән су ташыганнарын, күперсез интеккәннәрен, печән әзерләгәннәрен күреп, күршеләргә, кайткан саен: «Бу авыл җирендә ничек яшисез?» - дигән сорау бирмичә калган юк иде. Авыл кешесе мондый авыр эшләрдән арынды хәзер. Тик эссе көннәрдә көннәр буена су бетеп тилмертә. Ут‑күз генә...

Быел җәйге ялым авылда үтте. Элек авылдагы язгы‑көзге пычракларны, ерактагы чишмәдән су ташыганнарын, күперсез интеккәннәрен, печән әзерләгәннәрен күреп, күршеләргә, кайткан саен: «Бу авыл җирендә ничек яшисез?» - дигән сорау бирмичә калган юк иде. Авыл кешесе мондый авыр эшләрдән арынды хәзер. Тик эссе көннәрдә көннәр буена су бетеп тилмертә. Ут‑күз генә була күрмәсен.
Бу юлы инде халыкны жәлләвем район үзәгенә баргач булды. Беренче йомышым Балык Бистәсенең социаль яклау идарәсендә иде. Ул үзәктән шактый ерак урнашкан. Иртәрәк килеп җиткәнгәдер, анда чират та торасы булмады. Үземә кирәкле бүлмәгә кереп йомышымны әйттем дә бер хезмәткәргә документларымны суздым. Аларны карап чыкканнан соң, ул, бик акыллы кыяфәт чыгарып: «Күчермәләре кирәк. Аның өчен үзәккә барып, ксерокстан чыгартып килегез», - дигәч, аптырап калдым. «Каршыгызда торган ксерокс нәрсә өчен соң ул? Шуннан гына берничә кәгазь чыгарып булмыймыни?» - дип сорадым. Миңа каршы теге хатын: «Кәгазебез юк», - дип кенә җавап бирде. «Ярар, ялдан соң Казанга киткәч, Социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгына шалтыратып, сезгә кәгазь сорармын», - дигәч, бер сүз дә эндәшмәде. Кире чыгып китәргә ашыкмавымны сизде, ахры, күчермәләрне чыгарып бирде тагын үзе. Кәгазе дә табылды. Шул чакта үземнең урында булачак башка кешене жәлләп, бүлмәдән чыгып киттем. Андыйлар бит бер‑ике генә түгел. Бирегә көн саен авыллардан дистәләгән кеше килә. Район үзәгенә кадәр җәяүләп барып килгәнче, көндезге аш вакыты җитә бит. Аннары авылга 40 чакрым кайтырга кирәк. Элек Котлы Бөкәшкә йөргән автобус маршрутлары да юк хәзер. Шулай булгач, машиналар утыртса - кайтасың, утыртмаса - юк. Әле Пенсия фондына кереп, күршебезнең йомышын да үтисе бар икән. Анысы өчен әлеге бинаның 5 нче бүлмәсенә кереп, 1000 сум акчаны кайда кире кайтарырга икәнлеген сорадым. Бер ханым, күтәрелеп тә карамыйча, 2 нче бүлмәдән белешергә кушты. Анысы ишек төбендә басып торган сакчыга җибәрергә маташа. Эт - эткә, эт - койрыкка булып чыкты инде монысы. Кабат 5 нче бүлмәгә кереп: «Нәрсә, сездә акчаны охранник җыеп утырамы әллә?» - дигәч кенә, икенче каттагы 1 нче бүлмәгә керергә кушты әлеге хатын. Бер оешмага кереп чыкканда күпме нервың бетә. Хезмәткәрләр берәр җитәкченең таныш-белешләредер инде, шулай булмаса, кешене санга сугарлар иде алар, дигән уйлар белән чыгып киттем.
Икенче юлы йортны хосусыйлаштыру өчен авыл советыннан белешмәләр алып, кабат районга киттем. «Аның артыннан өчәр ай йөрергә кирәк әле. Акчасын да бик күп түләргә кирәк», - дигәннәр иде күршеләр. Бер танышымның: «Син туры теркәү палатасына гына бар», - дигән сүзләрен истә тотып, иң элек шунда кердем. Язуда йорт номеры белән адрес күрсәтелсә дә, «дом» дигән сүзне язмый калдырганнар икән. Шуның өчен кабат кайтып килергә туры килде. Аның каравы, айлар буе йөрисе урында, эш бер көндә башкарылды. Авыл кешесен ни өчен башта ук теркәү палатасына гына җибәрми торганнардыр, шунысы гына аңлашылмады.
Ни кызганыч, бездә хезмәткәрләр арасында шул игътибарсызлык, дорфалык кебек сыйфатлар шактый әле. Шуңа күрә шәһәрдә генә түгел, район җирендә дә халыкның кайбер оешмаларга аяк та басасы килми. Әгәр җитәкчеләр халык белән турыдан-туры эшли торган хезмәткәрләрне сайлап алса, оешмада тәкъдимнәр кенәгәсе булса, андый ямьсез күренешләр белән бәлки очрашмас та идек.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: