16+

Кеше гомере кыл өстендә булганда...

Кайбер очракларда кан салу кеше гомерен саклап калуның бердәнбер юлы.

Кеше гомере кыл өстендә булганда...

Кайбер очракларда кан салу кеше гомерен саклап калуның бердәнбер юлы.

Холкына түзәр чамам калмады. Бигрәк кырыс, тупасланды, бер сүз әйтер хәлем юк, шырпы сыман кабынып китә. Ә аны тиз генә сүндерә алырсың, димә, дип моң-зары белән бүлеште якын дустым. Гаилә хәлләре турында хәбәрдар булганга, гаҗәпләнмәдем. Ире юл һәлакәтенә юлыккач, 8 операция кичерде. Беренче операция вакытында гына да 3 тапкыр кан салдылар. Аннан соң озын-озак тернәкләндерү курслары үтте. Дустым исә, ире холкының кинәт кенә үзгәрүендә кан салуда күрде. Янәсе, аңа нинди холыклы кешенең канын салганнардыр бит. Хи, бу бит сафсата дип көләргә ашыкмагыз әле. 

Кайбер пациентлар донор каны салынганнан соң кәефе, тәртибе һәм хәтта хәтер югалу белән бәйле үзгәрешләр турында әйтә. Шул ук вакытта галимнәр билгеләп үткәнчә, шундый төр тикшерүдә катнашучы җиде кешенең алтысы, кан салганнан соң үз-үзен тотышында үзгәрешләр барлыкка килүен сизгән. Америка галимәсе Сара-Джейн Лесли белдерүенчә, "фән мондый мөмкинлекне расламаса да, кешеләр кан салынганнан, яки башка органнар күчереп утыртылганнан соң, шәхеснең холык-фигыле үзгәрергә мөмкин дип ышаналар".

«Донор» сүзе «гомер бүләк итүче» дигәнне аңлата. Дөнья йөзендәге миллионлаган кешенең сәламәтлеге, гомере хакына үз канын тапшырган игелекле затларны башкача атап та булмыйдыр.

14 июнь Бөтендөнья кан доноры көне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, Халыкара Кызыл Хач һәм Кызыл Ай федерациясе, Халыкара кан донорлары оешмалары Федерациясе һәм кан җибәрү буенча халыкара җәмгыять инициативасы белән, җәмәгатьчелек игътибарын кан һәм аның компонентларын җибәрү гомерне коткаруга юнәлтелгән һәм ел саен миллионлаган кешенең язмышына тәэсир итә торган кешеләргә җәлеп итү максаты белән гамәлгә куеган. Бу көнне, 1868 елда Карл Ландштейнер Австрия табибы иммунолог туа, ул 1930 елда кеше төркемнәрен ачкан өчен Нобель премиясен ала. 
Аноним уздырылган сораштырулар нәтиҗәсе буенча, кешеләрнең  85 проценты канны нәкъ менә башкаларга ярдәм итү өчен тапшыра. Донор булу кешегә үз сәламәтлегенең торышын белергә дә ярдәм итә. Шул ук вакытта ул башкаларга гомер бүләк итә. Моннан да зуррак игелек була алмыйдыр, дип билгеләп үтә табиблар. Бөек Ватан сугышы елларында да халык донор булырга атлыгып торган. Ачлык, ялангычлыкка карамастан, кан тапшырырга чират тезелгән. 
Кан салу өчен иң кирәкле кан төркемнәре нинди? Резус факторы нәрсәгә тәэсир итә? Донор кан банкы бушап торганы бармы? Бу хакта безгә Республика кан тапшыру үзәгенеңң оештыру-методик бүлегенең табиб-трансфузиологы Екатерина Хафизова сөйләде.

– Екатерина Эдуардовна. кемнәр донор була ала?
– Россиядә яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк һәр сау-сәламәт кеше донор булырга мөмкин. Гәүдә авырлыгы 50 килограммнан ким булмаска тиеш. Операцияләрдән соң ярты ел дәвамында, шулай ук колак тиштерү, татуировка ясату, теш алдырудан соң да берникадәр вакыт кан тапшырырга ярамый. Донация (ирекле рәвештә кан бирү) вируслы гепатит, ВИЧ-инфекция, туберкулез кебек авыруларга дучар булучыларга рөхсәт ителми. Искәрмәләрнең тулы исемлеген  Республика кан үзәге сайтында табарга мөмкин. Кеше канына һәрвакыт ихтыяҗ булачак. Бөтен дөньяда галимнәр ясалма кан булдырырга телиләр. Тик ул булырмы, җавап бирә алмыйм. Кеше канын кешедән генә алып була. Изоляция вакытында кан тапшыручылар кимеп алды. Без хәтта куркып калган идек. Тик төрле акцияләр ярдәмендә хәзер донорлар кабат артты. Кешеләрнең  битараф булмавы шатландыра.

– Кемгә нинди кан салырга мөмкин?
– Плазма, эритроцитлар һәм тромбоцитлар кертү кагыйдәләре төрле. Ихтыяж зур булган кан, яки, башкача әйткәндә, аның компоненты – эритроцит массасы, табиблар сүзләре буенча, беренче тискәре санала. Бу төркем гадәттән тыш хәлләр вакытында һәркем өчен универсаль, әмма беренче тискәре төркем булган кешеләргә бары тик шундый төркем генә салырга мөмкин.

II, III, IV кан төркеменә ия кешеләр яшәү белән үлем арасында калган очракта, аларга I төркемгә караган канны салырга мөмкин.
II кан төркеме составында А антигены бар.
III кан төркеме составында В антигены бар.
IV кан төркеме составында A һәм В антигены бар. Анда ике антиген булганга күрә, ул универсаль реципиент дип атала. Мондый кеше яшәү белән үлем арасында калган очракта, аңа I, II, III төркемдәге канны салырга мөмкин.

–Татарстан Республикасында донор канын кайда тапшырырга мөмкин?
- Казан шәһәрендә Җиңү Проспекты, 85 адресы буенча урнашкан Республика кан үзәгендә донорларны кабул итү 7.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр башкарыла.  Шулай ук Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар хастаханәсе, клиник хастаханә, төбәк-ара клиник-диагностика үзәгенә дә мөрәҗәгать итә аласыз. Моннан тыш, республика кан үзәгенең Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә филиаллары эшләп килә. Ел саен Татарстан буенча уртача 59 тоннадан артык донор каны әзерләнә, бу күләмнең 80 проценттан артыгы республика кан үзәгенә туры килә. 

–  Донор булуның нинди өстенлекләре бар?
–– Россия Хезмәт кодексы нигезендә, донор кан тапшырган көнне ял итәргә мөмкин. Аннан тыш тагын бер көн өстәмә түләүле ял бирелә. Аны бер ел эчендә кулланырга кирәк.  Ялны еллык отпуск чорында ике көн рәттән алырга да мөмкин. – Кан тапшырган кешегә туклану өчен 745 сум акча түләнә. Кан тапшыргач, белешмә язалар һәм шунда ук кассадан акча аласың. Кан бирәсеңме, плазмамы, башка компонентмы, бер үк сумма каралган. – «Мактаулы донор» исә  һәр елны үзенә уңайлы вакытта түләүле ял алырга хокуклы. Моннан тыш ул дәүләт һәм муниципаль сәламәтлек саклау оешмаларында чиратсыз дәвалана, шифаханәләрдә дәвалану өчен, эш-уку урыныннан бирелүче ташламалы юлламаны чиратсыз алырга хокуклы. «Мактаулы донор»ларга елга бер тапкыр акча да түләнә. Аның күләме ел саен индексацияләнә. Быел ул 15109 сум 46 тиен тәшкил итә. Моннан тыш «Мактаулы донор»лар җәмәгать транспортында ташламалы бәядән йөри ала.

– Кан тапшыру ничек үтә?
– Башта донор регистратурада теркәлә, анкета тутыра. Экспресс-лабораториядә беренчел мәҗбүри тикшеренү вакытында гомум кан анализы алына, кан төркеме, гемоглобин, бавырдагы аланинаминотрансфераза күләме билгеләнә. Шулай ук йогышлы авыруларны ачыклау буенча эш башкарыла. Аннан соң булачак донор табиб-трансфузиологта тикшерелә, аның кан басымы үлчәнә, сәламәтлегенә күзәтү ясала. Табиб-трансфузиолог донациягә рөхсәт бирү яки кире кагу турында карар чыгара. Кан тапшыруга кадәр дә, аннан соң да баллы чәй эчерәләр. Донор сәламәт булырга тиеш һәм аның авырлыгы 50 килограммнан да ким булырга тиеш түгел: кан тапшыруга алдан әзерләнергә кирәк: алдагы көннәрдә майлы, кыздырылган, сөт продуктлары, йомырка, помидор ашарга ярамый.
 Кан тапшырганчы 48 сәгать кала хәмер тыела. Иртән өйдә, кан тапшыру көнендә, җиңелчә иртәнге аш ашарга кирәк. 
Донорлар гади дүрт этаптан торган процедура уза: теркәлү, медицина анамнезы, табиб күзәтүе, кан төркеме һәм гемоглобин дәрәҗәсе билгеләнә. Әгәр барысы да нормада булса, донор кан бирүгә җибәрелә. Кан бирү көнендә зур физик йөкләнешләрдән качарга, күп эчәргә һәм тулысынча тукланырга кирәк. Кан бирү якынча 10 минут вакытны ала.

– Донациягә алдан ничек әзерләнергә? 
– Иртәнге аш суда пешерелгән ботка, печенье, баллы чәй ишеләрдән торырга тиеш. Донация көнендә физик эш белән мавыкмаска, яхшы тукланырга, 2 литр эчемлек (су, каты булмаган чәй, җимеш суты) кабул итәргә кирәк.
Кан тапшырыр алдыннан һәм көнендә майлы, ачы-төче, ысланган һәм сөт ризыклары ашарга ярамый. Әлбәттә, алкоголь куллану, составында анальгетиклар һәм аспирин булган дарулар эчү дә тыела.

– Кан тапшыруның файдасы турында күп тапкыр ишеткәнем бар. 
– Елына 2-3 тапкыр донация үтү кан ясалу гамәлләрен активлаштыра, иммунитетны ныгыта, ашказаны авыруларын, атеросклерозны кисәтә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, даими рәвештә кан тапшыручыларның гомере уртача 5 елга озыная.

«Канымның кемгә салынасын уйламыйм»
Тәҗрибәле донорларның берсе — банк хезмәткәре Гөлнур Левченко 50 мәртәбә кан биргән! Уйлап карасаң, бу – иллеләп кешенең гомерен саклап калу, дигән сүз!
– Минем әнием Минизифа Бухарова Россиянең почетлы доноры. Ничәнче ел булгандыр хәтерләмим, телевизор экраннары аша 2нче уңай төркемле кан бирүче донор таләп ителүе турында белдерү укыдым да, шундагы номерга шалтыраттым. Һич икеләнүсез донациядә катнашырга карар иттем. Беренче тапкыр, әлбәттә, бераз дулкынлану, шөбһәләнү хисләре дә булды. Республика клиник хастаханәсенә барып ярдәм таләп ителгән кешегә кан бирдем. Шуннан бирле даими рәвештә кан тапшырам.

— Дусларың, туганнарың донор булуыңа ничек карый?
—Якыннарым теләктәшлек күрсәтә. Канымның кемгә салынасын уйламыйм. Иң мөһиме — кешеләргә ярдәм итү. Чөнки кайбер пациентлар өчен минем каным чын мәгънәсендә коткару чарасы булырга мөмкин...

***
Руслан Шакирҗанов, Казан федераль университетының медицина-санитар часте табиб-трансфузиологы.
– Күпсанлы галимнәрнең тәгьлиматен кабатлыйм. Галимнәрнең рәсми позициясе: кан салу дә, органнар, сөяк мие күчереп утырту да кешенең холкына, үз-үзен тотышына тәэсир итми. Күпләр өчен теләсә нинди операция зур стресс. Аларга үз тәннәрендә башка кешенең каны ага дигән фактны кабул итү авыр. Шуңа күрә кайбер пациентлар өчен кан салу яки орган күчерү шулкадәр көчле тәҗрибә булырга мөмкин ки, плацебо эффекты ярдәмендә аларның холкы үзгәрергә мөмкин.

Ләкин кайбер галимнәр канның кешегә тәэсир итмәвенә шикләнүләрен дәвам итәләр. Алар фикеренчә, кешегә башка кешенең ДНКсы эләксә, бу аңа тәэсир итә ала. 

Кыскасы, тикшеренүләрдә бу хакта төгәл мәгьлүмат юк. Кан салу факты кешенең характерына тәэсир итә ала, ләкин кан үзе түгел. Кеше бит үзенең тормышын коткарганнарын аңлый, һәм бу аңлау холыкка бик нык тәэсир итә. Әйтик, операция. Бу җитди вакыйга һәм аның характерына тәэсир итә. Кан үзе яңартыла, әмма ул кешенең җанын үзгәртә алмый. Башка кешенең каны, башка кешенең органы кешенең энергетик кырын үзгәртергә мөмкиндер, Кан салынганнан соң кеше тормышның бәясен аңлый, аның кадерен белә башлый, минемчә, чөнки ул тормыш һәм үлем чигендә булган бит. 

САН: 
Ел саен республикада 37 меңнән артык кеше кан тапшыра. Татарстанда елына 50-55 тонна кан әзерләнә. 

САН:
Кан тапшыручыларның  25 процентын 18-24 яшьлекләр, 42 процентын 25-40 яшьлекләр тәшкил итә. Үз гомерендә 15әр чиләк кан тапшырган кешеләр дә бар икән. Нәселләре белән донор булучылар  да очрый.   

Донация турында берничә факт
Канны ике айга бер тапшырырга мөмкин. Әмма ирләргә ул елына биш, хатын-кызларга дүрт тапкырдан артык булмаска тиеш.
Кеше үз-үзенә донор була ала.
Дүртенче тискәре — иң сирәк очрый торган кан төркеме. Иң үтемле һәм ихтыяҗ зур булганы — беренче тискәре төркем.

ТАЛӘПЛӘР: 
Донор сәламәт булырга тиеш һәм аның авырлыгы 50 килограммнан да ким булырга тиеш түгел: кан тапшыруга алдан әзерләнергә кирәк: алдагы көннәрдә майлы, кыздырылган, кискен, сөт продуктлары, йомырка, помидор ашарга ярамый.

Кан тапшырганчы 48 сәгать кала спиртлы эчемлекләр тыела. Иртән, өйдә, кан тапшыру көнендә, җиңелчә иртәнге аш ашарга кирәк. 
Донорлар гади дүрт этаптан торган процедура уза: теркәлү, медицина анамнезы, табиб күзәтүе, кан төркеме һәм гемоглобин дәрәҗәсе билгеләнә. Әгәр барысы да нормада булса, донор кан бирүгә җибәрелә. Кан бирү көнендә зур физик йөкләнешләрдән качарга, күп эчәргә һәм тулысынча тукланырга кирәк. Кан бирү якынча 10 минут вакытны ала.

«Йөрәктән йөрәккә»
Росгвардия хезмәткәрләре донация чараларында актив катнашучылардан. Моны алар ирекле рәвештә, ихлас күңелдән башкаларга ярдәм итү ниятендә эшли. әлеге гамәлләргә зур теләктәшлек күрсәтәләр, даими рәвештә кан тапшыралар. Араларында Россиянең мактаулы доноры исеменә лаек булучылар да бар. 

– Росгвардия хезмәткәрләре Бөтендөнья милли донор көненә багышланган «Йөрәктән йөрәккә» донорлык акциясендә катнаша, – дип уртаклашты безнең белән Россгвардиянең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте башлыгы, полковник Игорь Силко. – Коллективыбыз өчен ул күркәм традициягә әверелде. 2011 елдан бирле инде 8 тапкыр Росгвардия хезмәткәрләре плазма тапшыруда катнашты. Хокук сакчылар арасында «Россиянең Мактаулы доноры»күкрәк билгесе белән бүләкләнгән стажлы донорлар да шактый. Мәсәлән, Казанның ведомстводан тыш сак идарәсенең 1нче батальоны полициясенең өлкән прапорщигы Эдуард Шихов 2007 елдан башлап кан һәм аның компонентларын тапшыра, ә ике ел элек аңа мактаулы донор исеме бирелде. Казанда Росгвардиянең Ведомстводан тыш сак идарәсе 2нче батальоны полиция прапорщигы Илназ Хәмидуллин исәбендә инде 80гә якын кан плазмасы тапшырылган.

«Кеше гомере кыл өстендә», диләр. Кайбер очракларда кан салу аны саклап калуның бердәнбер юлы була. Яшәүгә өмет бирүчеләр — игелекле йөрәкле донорларга ихластан рәхмәт әйтәсебез килә. Кан тапшыручыларга да сәламәтлек, имин тормыш телибез.

20 апрельдә Россиядә Милли донор көне билгеләп үтелә. Әлеге датаны “кеше гомерләрен бушка саклаучылар бәйрәме” дип тә йөртәләр.
 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading