16+

Карач Робинзоны: Тәлгат Арсланов, бизнесын ташлап, өч йортлы авылда сарыклар, тавыклар үрчетеп ята

Күпме генә эзләсәм дә, Түбән Карач авылын картадан таба алмадым мин. Интернетта казына торгач, бу сала Актанышның югалган авыллар исемлегеннән килеп чыкты. Баксаң, Карач чынлыкта бер дә югалырга җыенмый әле. Кайчандыр бизнес белән шөгыльләнгән Тәлгат Арсланов, туган авылына кайтып, авылны торгызып ята. Фермер үз эшен ачкан, керү юлы да булмаган...

Карач Робинзоны: Тәлгат Арсланов, бизнесын ташлап, өч йортлы авылда сарыклар, тавыклар үрчетеп ята

Күпме генә эзләсәм дә, Түбән Карач авылын картадан таба алмадым мин. Интернетта казына торгач, бу сала Актанышның югалган авыллар исемлегеннән килеп чыкты. Баксаң, Карач чынлыкта бер дә югалырга җыенмый әле. Кайчандыр бизнес белән шөгыльләнгән Тәлгат Арсланов, туган авылына кайтып, авылны торгызып ята. Фермер үз эшен ачкан, керү юлы да булмаган...

Күпме генә эзләсәм дә, Түбән Карач авылын картадан таба алмадым мин. Интернетта казына торгач, бу сала Актанышның югалган авыллар исемлегеннән килеп чыкты. Баксаң, Карач чынлыкта бер дә югалырга җыенмый әле. Кайчандыр бизнес белән шөгыльләнгән Тәлгат Арсланов, туган авылына кайтып, авылны торгызып ята. Фермер үз эшен ачкан, керү юлы да булмаган ике гаиләле авылда ике катлы таш йорт та салып куйган.
«Сагынганга кайттым»
Түбән Карач авылы кайчандыр зур авыл булган. Сигез урамы, берничә ­мәчете бар иде дип искә алалар. Ә хәзер анда өч йорт бар. Авылга газ, су кермәгән, кибет, мәдәният йорты, фельдшерлык пункты турында сүз дә юк, әл­бәттә.
Түбән Карачта ике гаи­лә яши. Өченчесе җәен ял итәргә генә кайтып йөри.
- Бәхет эзлим дип, мин дә кайчандыр читкә чыгып киткән идем, - ди Тәлгат абый. - Чаллыга барып урнаштым, үз эшемне башладым. Сәүдә өлкәсендә бизнесым бар иде, әмма авылны сагынуым тынычлык бирмәде, уйладым-уйладым да көннәрдән бер көнне барысын да ташлап, авылга әти-әни янына кайтып киттем.
54 яшьлек әңгәмәдәшемнең бу адымын юләрлек диючеләр дә булган. Аны Түбән Карачның Робинзоны дип тә атыйлар, ә күпләр өчен ул үрнәк, авылны яшәтүче кеше. Үзе салып чыккан яшел түбәле ике катлы таш йорты әллә кайдан күренеп тора.
- Стеналарын үзем өйдем, бердәнбер күршем Әнсаф та булышты. Түбәсен яптырырга күрше авылларда төзүчеләр таптым, - ди.
«Үзебезнең күңелне үзебез күрәбез»
- Авылда бик күңелсез түгелме соң, кибет тә юк, клуб та? - дип кызыксынам.
- Бер дә күңелсез түгел, үзебезнең күңелне үзебез күрәбез. Телевизорлар күрсәтә, телефон тота. Мичкә утын ягабыз, суны үз яныбызга казыттырган коедан алам, авылда тыныч, беркемгә комачауламыйбыз, безгә дә комачаулаучы юк, - ди Тәлгат абый.
- Ә кибет булмагач, нәрсә ашап торасыз?
- Ит, май, күкәй, сөт үзебездә бит, тагын нәрсә кирәк? Ипи генә инде. Анысын күрше авылга баргач, капчык белән алып кайтып куям.
Тәлгат абыйның күңелсезләнергә вакыты да юк, хәер. Ул авылда ниләр белән генә шөгыльләнми: 400 баш сарык асрый, 500-600ләп тавыгы бар. Кәҗәләр үрчетә, 3 гектар җирдә бәрәңге үстерә. Аты бар. Ул аның төп транспорт чарасы. Кышын юл булмаганда, урманга утын җыярга да ат белән бара.
- Баштарак сыер, үгез­ләр дә асрап карадым, эше күп, соңгы вакытта кошчылык белән кызыксынып киттем. 300ләп доминант токымлы чех әтәч-тавыкларын алып кайттым. Көн саен 100гә якын йомырка салырга тиеш, ди алар. Чебиләр чыгарту өчен инкубатор да алдым. Хәзер безнең чебешләрне Актанышның ерак авылларына да алып китәләр. Индоүрдәкләр дә үстереп карадым инде. Кыскасы, бөтен шөгыльне сынап карыйсым килә, - ди.
Авылга район фермерлары җыелачак
Шушы көннәрдә Тәлгат абый авылларында бөтен фермерларны берләштерә торган җыен да оештырыр­га исәпләп йөри икән. Ат чабышлары, төрле уеннар белән Сабан туен хәтерләткән зур вакыйга булачак бу, дип, безне дә бәйрәмгә чакырды.
- 19 июль көнне район күләмендә Актаныш районының Түбән Карач авылында беренче тапкыр зур чара оештырырга ниятлибез, - дип бу сүзләрне раслады Икътисад министрлыгы каршындагы Эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү үзәгенең Актаныш районындагы вәкиле Булат Шәйхразиев. - Районның барлык фермерлары, эшмәкәрләре бергә җыелачак. Биредә алар югалып барган авылларны торгызу мәсьәләләре хакында фикер алышачак, тәҗрибә уртаклашачак. Карач авылының тарихы турында да халыкка җиткерергә уйлыйбыз. Эшмәкәрләрне авыл тормышына тартасыбыз килә. Тәлгат абый Арсланов кебекләр сирәк, ул барыбыз өчен дә үрнәк. Юлы да булмаган авылга кайтып йорт салып куйды, гаилә фермалары булдыру программасында катнашып, кредитлар рәсмиләштереп терлекчелек, кошчылык белән шөгыльләнә башлады. Авылны яшәтү өчен күп эш башкара. Өч кенә йорт исәпләнсә дә, Түбән Карач авылы исеме хәзер янә ишетелә башлады. Тиздән 1837 елда Карач авылында Мәскәүнең указлы мулласы булган тарихи шәхес Ишан хәзрәткә һәйкәл куелачак. Бу эштә иганәчеләр ярдәме белән танылган публицист Ягъсуф Шафиков башлап йөри. Тәлгат абыйлар кебек кешеләр булганда авыллар яши әле.
РS. Әңгәмәбез ахырында Тәлгат абыйдан: «Киләчәктә авылдан күченергә теләмисезме соң?» - дип сорадым.
- Миңа бу сорауны күпләр бирә. Юк, китмим, монда мәңгегә калдым инде. Йортны юкка җиткермәдем бит инде мин, туган нигездән, туган өйдән аерылып булмый, - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading