16+

Карауҗа уңганнары

Беренче кар төшеп, көннәр азрак суыттымы, халык кышка ит әзерләү хәстәрен күрә башлый. Авылларда кайбер өйләрдә каз өмәләре гөрләсә, икенче берәүләр мал‑туар суя. Кем өчендер ит әзерләү чоры, ә кемнәргәдер кәсеп итеп, акча эшләп калу вакыты. Мал‑туар сатып акча эшләү күп кенә авылларда төп керем чыганагына әйләнеп калды кебек. Карауҗага...

Карауҗа уңганнары

Беренче кар төшеп, көннәр азрак суыттымы, халык кышка ит әзерләү хәстәрен күрә башлый. Авылларда кайбер өйләрдә каз өмәләре гөрләсә, икенче берәүләр мал‑туар суя. Кем өчендер ит әзерләү чоры, ә кемнәргәдер кәсеп итеп, акча эшләп калу вакыты. Мал‑туар сатып акча эшләү күп кенә авылларда төп керем чыганагына әйләнеп калды кебек. Карауҗага...

Капкалары бизәк-бизәк
Олы юл буйлап төшеп барабыз. Берсеннән-берсе бизәлгәнрәк капкаларга карап исем китә. Йортның тышкы кыяфәтенә аеруча игътибар бирелә бу авылда. Әнә авылларында өр‑яңа мәдәният йорты балкып утыра. Бүген анда концерт та буласы ди әле. Якташлары, хәзерге вакытта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укучы Альбина Заһидуллина, үзенең сабакташлары белән концерт программасы әзерләп кайткан.

Авылны артык зур дип тә әйтә алмыйм, якынча 170ләп хуҗалык исәп­ләнәдер. Әмма чын-чынлап тырыш, эш сөючән, авыл җанлы кешеләр яши бу Карауҗада. Аучы, балта остасы, бакчасын әкияткә әверелдергән, үзе салган ике катлы йорты белән гомер итүче гаҗәеп Чулпан абый Галиуллиннар гаиләсе турында бер язган идем инде. Хәзер Чулпан абыйлар балык ыслауга күчкәннәр икән, әле корт кайната да башлаганнар. Карауҗага тоташып ук киткән Кече Карауҗа авылында тәҗрибәле умартачы яши дип тә сөйләделәр. Авыл халкы әйтүенчә, имеш, быел җәй генә дә бал сатып 300 меңләп акча эшләгән, ди ул.

Ипидән ипи исе килә
Авыл уртасына төшеп җитәрәк зур гына дүрт катлы бинаны күреп туктап калдым. Тагын нәрсә салып куйганнар инде монда?! Карауҗа Казанга якын булгач, биредә җир бәясе бик кыйбат йөри. Күрәсең, бер калын кесәлесе җир сатып алып, коттедж-мазар төзетеп куйгандыр дисәм, ялгышканмын икән. Борынга хуш ис килеп бәрелде... ипи исе. Бәй, әллә авыл уртасында ипи пешерә башлаганнармы? Чынлап та, ипи пешерү заводы булып чыкты бит бу. Бәхеткә, мин кергәндә җитәкчеләре Илсөяр апа белән Илдар абый Гибадуллиннар да урыннарында иде. Илсөяр апа үзе шушы авылныкы икән. Бу урында бәрәңге җирләре булган. Анда алар йорт та салып караганнар, әмма төп нигезләре бар, яңа салынган йортта яшәүче булмагач, тора-бара аны зурайтып, ипи пешерү йорты итәргә булганнар. Гибадуллиннар - эшмәкәрләр. Төп эшләре төзелеш белән бәйле.

- Ипи пешереп сатуның керемле бизнес түгеллеген башта ук белдек инде без, әмма бөтен нәрсәне дә акчага кайтарып калдырып булмый бит, ә гомумән, эшне дөрес оештыра, саный белсәң, бөтен эшнең дә файдалы ягын табарга була, - ди Илсөяр Гибадуллина.

Ипи пешерү заводы ачылганга әле берничә генә ай. Шулай да аена инде бер тоннага якын икмәк җитештерәләр. 40 төрле ипи, ипи эшләнмәләре, шул исәптән сохари, күмәч, чәк‑чәк кебек камыр ризыклары әзерлиләр. Шулай ук заказ буенча пироглар да пешерә алалар. Бәяләре дә тешләми кебек. Бер кара ипи 19 сум 70 тиен тирәсе тора. Ә икмәгенең хуш исе... Сүз белән генә аңлатырлык түгел. Мөгаен, моның сере икмәкне пешергәндә кул көче керүдәдер. Дөрес, бина заманча җиһазландырылган, бөтен җайланмалар да җитәрлек. Әмма эшкә яңа гына килгән кызлар кайбер нәрсәләрне кул белән эшләүне кулай күрәләр. Ипигә форма бирү, камырны уклау белән җәю дисеңме, ипи алар кулыннан көненә ничә тапкыр уза икән - нәкъ менә шуңа ул хуш исле, телеңне йотарлык була, күрәсең. Ипидән ипи исе килә, кыс­касы.

Бу заводның ачылуы авыл халкы өчен икеләтә файдалы булгандыр, мөгаен. Беренчедән, халык мичтән чыккан кайнар икмәк ашап кинәнсә, икенчедән, унбишләп кеше эш урынлы булган. Баштарак яшь кызларны Казаннан «Бәхетле» оешмасыннан белгечләр килеп өйрәткәннәр, хәзер исә алар үзләре дә осталардан ким түгел, өчәр смена эшлиләр. Акчалары да ярыйсы кебек. Эш сәгатьләренә карап, аена 10‑15 мең сум тирәсе хезмәт хакы алалар.

- Персонал сайлау бизнеста иң авырыдыр, мөгаен, эшләүче кеше күп, ә менә намус белән, тырышып эшләүчене табуы авыррак. Шөкер, бу яктан кызларыбызга күз тимәсен, бик тырышып, җаваплылык хисен тоеп эшлиләр, - ди Илдар абый.

Төшүе җитсә, пешүе җитә, дигән бит борынгылар. Шуңа да ипи пешергәндә бернәрсәне дә кызганмыйбыз. Иң мөһиме - сыйфат ягы аксамасын. Үзебез ашаганны гына кешегә тәкъдим итәбез. Сатып алучыны алдалап булмый бит, - дип озатып калды мине Илсөяр апа.

Бәхет елмайган бит Карауҗа авылы халкына. Ипиләре үзләрендә, ысланган балык күршедә, бал дисәң, балы да бар...

Сыерга витаминлы чәй
Без туганнарга килеп җиткәндә, бер төркем ирләр малны екканнар иде инде. Бу якларда мал-туарны, гадәттә, чиктәш Мари Эл республикасыннан алып кайталар.

- Хайван анда арзанрак булганга гына да түгел, мари карчыклары малны дөрес тәрбияли белә, аларның маллары ныг­рак, - ди киявебез Зөлфәт Яруллин.

Карчык кайнар су белән бер учлам печән алып чыга да печәнне суга салып бирә, нигә дисәм, малга шулай витаминлы, үләнле чәй эчерә икән бит, малны баласыдай карап үстерәләр, - ди ул.

Кышка ит әзерләү өчен күбесенчә үгезне сайлыйлар икән, әмма тананың ите тәмлерәк, майлырак, йомшаграк була, ди сугымчылар. Тик тананы иткә бик сатасылары килми шул. Мари карчыкларында бер яшьлек тана 25‑27 мең сум тирәсе торса, бер бозаулап, сыер булгач, аны 40‑50 меңгә тәкъдим итәләр. Сыерны алучылары да күбрәк. Чөнки бу якларда соңгы арада мал‑туар суеп, ит сатып түгел, ә нәкъ менә сыер асрап файда күрә башлаганнар икән.

Сыер асраучылар күзгә күренеп арта, - ди Зөлфәт.

Бу аңлашыла да, бер литр сөтне хәзер 17 сумнан җыйсалар, 23‑24 сумнан җыйган вакытлар да булган. Кайберәүләр Казан, Яшел Үзән шәһәрләре якында булгач, эремчек, каймагын ясап, үзе дә алып барып сата. Даими клиентлар үзләре дә авылга килеп сөт продуктлары алып китә. Ә ит бәясенә килгәндә, аны авылда килограммын 240‑250 сумнан саталар.

Сөтлебикәне ничек танырга?
Иң мөһиме, сыерның сөтле булуы кирәк. Монда да әби-бабалардан калган киңәшләрдән башка булмый.

Сөтле сыерны дәү әниләр заманыннан бирле безнең гаиләдә койрыгына карап билгелиләр. Озын икән, димәк, сөтле. Шулай ук сыерның аркасында арттан ике кабыр­га арасын калдырып, өч бармак тыгып карыйсың, керсә, димәк, бу - сөтлебикә, - ди Зөлфәт.
Шулай ук соңгы елларда сарык үрчетүнең дә файдасын күрә башлаганнар.

Корбан чалучылар ел саен арта бара, әле менә быел гына да 20 сарыкны күз ачып йомганчы сатып бетердем, бер гаиләдән генә 17‑18ләп бәрән алучылар бар, - ди кияү.

Сугымчыларга килгәндә, алар авылда бар. Әмма сирәк. Хайванны дөрес ега, эшкәртә, малны җәфаламый гына, дөрес суя белгән сугымчыларны бармак белән санарлык. Шуңа да аларга чират. Хезмәтләре өчен 500‑600 сум тирәсе алалар.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading