16+

Кешеләр, болытлар һәм йолдызлар җыелышкан Сабантуй

Балык Бистәсе районының Күки авылы Сабан туе соңгы елларда чын мәгънәсендә төнге бәйрәмгә әйләнде.

Кешеләр, болытлар һәм йолдызлар җыелышкан Сабантуй

Балык Бистәсе районының Күки авылы Сабан туе соңгы елларда чын мәгънәсендә төнге бәйрәмгә әйләнде.

Элек, көндезге 11 сәгатьләрдә башланып, кичке 17 сәгатьләр тирәсендә тәмамлана иде. Хәзер кичке 19 сәгатьләрдән иртәнге 2 һәм 3 сәгатьләргә кадәр бара.

Башка авылларда бәйрәм көндез үткәрелгәнлектән, Сабантуй яраткан халык Күкигә төнге бәйрәмгә килеп тула. Яңгыр халыкны бер таратты, бер җыйды. Ахырда болытлар таралды, йолдызлы күк күренде. Сабан туе иртәнге 2 сәгатькә кадәр гөрләде.

Матур тормыш алып барган гаиләләр мәйдан уртасына чакырып бүләкләнде. “Сабан туен оештыруда ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә рәхмәт! Бәйрәм матур һәм тыныч узды. Киләсе елларда да очрашырга язсын!” – диде Күки авылы җирле үзидарәсе башлыгы Альберт Бәдретдинов.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading