16+

“Халык имән себеркесенә кызыга. Вадим Захаров та миннән ала”

Мунча себеркесен бәйли башладыгызмы әле? Әллә заказ биреп кенә бәйләтәсезме? Биектау районының Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйльманов җәй башында ук 500 парга заказ алган. Ул бәйләп куйган мунча себеркеләрен кыш көне дә килеп алып китәләр икән.

“Халык имән себеркесенә кызыга. Вадим Захаров та миннән ала”

Мунча себеркесен бәйли башладыгызмы әле? Әллә заказ биреп кенә бәйләтәсезме? Биектау районының Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйльманов җәй башында ук 500 парга заказ алган. Ул бәйләп куйган мунча себеркеләрен кыш көне дә килеп алып китәләр икән.

Рамилнең бу шөгыленә дүрт ел булган. Баштагы елда 100 пар бәйләп сатса, узган елны 480 пар әзерләгән. Аларны күрше-тирә районнар гына түгел, Самарага кадәр алып китәләр. Җырчы Вадим Захаров та Рамил бәйләгән себеркеләрне ала ди.  

Элек себеркене 1 июльләрдән генә җыя башлаган булса, быел бу эшкә иртәрәк керешкән. 
– Имәндә кырмыскалар күренә. Яфракларын тишкәли үк башлаганнар. Бераз көтсәң, сыйфаты югалыр дип куркам. Себеркене бәйләп, нык итеп селкегәч, яфраклары коелмаса, вакыты җитте дигән сүз. Ризык пленкасына төреп, суыткычның катыру бүлегендә саклау өчен дә хәзер җыярга була. Соңгы вакытта себеркене шулай да саклый башладылар. Яңа гына җыеп кайткан себерке кебек була инде ул. Халык имән себеркесенә кызыга, күпләп сорый башладылар, – ди Рамил. 

– Биш йөз пар бик күп бит ул. Бу эш бик тиз ардырадыр? – дип кызыксынам Рамилдән.
– Теләп эшләгәндә авырлыгы юк. Рәхәт кенә ул миңа. Чыгам да, дүрт-биш пар бәйләп керәм. Аннары тагын чыгам. Көне буена утыз-кырык пар бәйлим. Кайбер көннәрдә төнге икеләргә кадәр утырам. Артык арып китсәм, берничә көн ял итеп алам.

Себерке җыю серләре белән дә бүлеште. Агачның җиргә параллель булып үскән ботакларын гына җыярга кирәк икән. Каен себеркесен җыя башлаганчы, яфракларын караштыргаларгыз. Өске ягы кытыршыланырга өлгермәгән икән, курыкмыйча җыя аласыз. Кичә генә яңгыр явып киткән булса, себерке җыю дөрес түгел. Һава торышының берничә көн кояшлы булуын көтегез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading