16+

«Китмә, син безгә кирәк»

«Элек мари, рус якларына чыгып урман кисә идек. Кичен клубка чыгабыз, ник бер яшь кеше булсын. Кая китә икән бу яшьләр дип шаккатасың. Шофер булып эшләгәндә, беткән рус авылларыннан сүтеп, иске каралты-кура ташыган да истә. Шул чорларны уйлыйм да йөрәкләр «жу» итеп китә. Безнең татар авылларын да шушы язмыш көтмиме?...

«Элек мари, рус якларына чыгып урман кисә идек. Кичен клубка чыгабыз, ник бер яшь кеше булсын. Кая китә икән бу яшьләр дип шаккатасың. Шофер булып эшләгәндә, беткән рус авылларыннан сүтеп, иске каралты-кура ташыган да истә. Шул чорларны уйлыйм да йөрәкләр «жу» итеп китә. Безнең татар авылларын да шушы язмыш көтмиме?...

«Элек мари, рус якларына чыгып урман кисә идек. Кичен клубка чыгабыз, ник бер яшь кеше булсын. Кая китә икән бу яшьләр дип шаккатасың. Шофер булып эшләгәндә, беткән рус авылларыннан сүтеп, иске каралты-кура ташыган да истә. Шул чорларны уйлыйм да йөрәкләр «жу» итеп китә. Безнең татар авылларын да шушы язмыш көтмиме? Пенсионерлар гына калып барабыз авылда», - дип көрсенә авыл агае. Калмый шул яшьләр авылда. Әллә нидә бер авылда яшәп, җигелеп тормыш иткән яшь кешене күрсәк, гаҗәпләнеп карыйбыз.
Балтач районының Чутай авылында яшәп ятучы Рамил Фәтхеисламов - шул бик сирәкләрнең берсе. Мин аны хуҗалыкның гаражында очраттым. Егет оптимист, ахрысы, майга батып, ДТ тракторы ремонтлый, ә үзенең авыз колакта, елмаюыннан Голливуд артистлары көнләшерлек. «Бик зурлаганнар икән үзеңне, тракторның иң өлкәнен биргәннәр», - дип, сүземне әзрәк чеметүдән башладым. Рамил исә бирешә торганнардан түгел, «Әнә яңасы каршыда тора. Монысын буш вакытта гына ремонтлыйм», - ди ул.
Баксаң-күрсәң, Рамил гел башка булып чыкты. Хатыны Тула өлкәсеннән, армиядән үк өйләнеп кайткан ул. «Авыл кызларын көнләштергәнсең икән», - диюемә дә, серле генә елмая. Бүгенге көндә яшьләр әти-әниләре белән бергәләп яшиләр, ике балалары үсеп килә. Рус кызы Татьяна татар авылын үз иткәнме, әллә авыл халкы үзе читтән килгән киленне якын итеп каршы алгандырмы, әйтә алмыйм. Һәрхәлдә, Татьяна ияләнгән Чутайга. Быел Туладан кунактан кайтып килгәндә, каршыларына поши чыгып, машиналарын харап иткән булган. Колхоз җитәкчесе Фердинат Хәйруллин машинаны ремонтлатып алып кайтырга булышкан. «Эшкә ярарлык түгел иде машина, ярый әле Фердинат абый булышты», - ди Рамил.
Чутайлылар үзләренең хуҗалык җитәкчеләрен яраталар. Алай гына түгел, алар аның белән горурланалар да, матур мәгънәсендә, бераз гына мактанасылары да килә бугай. Бетә дигән Чутай авылына җан кертеп яшәтеп җибәргән кеше бит ул Фердинат Хәйруллин. Авыл җирендә көтүче дә бик кирәкле кеше, аның җитәкчесе турында ни сүз. Авылның киләчәген кайгыртып яши торган хуҗалар булганда, яшьләр дә авылда кала, ниндидер җае да табыла. Кайчакта читкә китеп баручы яшьләргә бер җылы караш, «Китмә, син безгә кирәк», - дигән сүз, бераз гына кайгыртучанлык җитми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading