16+

Клубны, йә, кайсыгыз төзеп бетерә?

Моннан 55 ел элек хөкүмәт Кузнечиха дигән районга кергән (хәзер Әлки) 7 авыл-колхозны берләштереп, «Правда» дигән совхоз оештырып куйды. Татар авылларында эре мөгезле терлек, сарык, тавык фермалары корылды, рус авылларында исә дуңгызчылык фермалары оештырылды. Һәр авылда шактый гына атлар да асралды. Безнең Төгәлбай авылы (элеккеге «Кызылармеец» колхозы) 4 нче бүлекчә...

Клубны, йә, кайсыгыз төзеп бетерә?

Моннан 55 ел элек хөкүмәт Кузнечиха дигән районга кергән (хәзер Әлки) 7 авыл-колхозны берләштереп, «Правда» дигән совхоз оештырып куйды. Татар авылларында эре мөгезле терлек, сарык, тавык фермалары корылды, рус авылларында исә дуңгызчылык фермалары оештырылды. Һәр авылда шактый гына атлар да асралды. Безнең Төгәлбай авылы (элеккеге «Кызылармеец» колхозы) 4 нче бүлекчә...

1967 елда аралары 3 чакрым гына булган Төгәлбай белән Кошки арасында кирпеч заводы корып куйдылар. Анда яндырылган һәм чи кирпечләр ясадылар. Күп кеше эшле булды. Завод белән бик инициативалы, эшне оста оештыра белүче сугыш ветераны Гайнетдин Шиһапов җитәкчелек итте. Әлеге кирпечтән Кошки, Төгәлбай һәм башка зуррак авылларда заманча клублар, кибетләр төзелде. Ул завод 20 ел эшләү чорында совхозга бик күп файда китерде. Элек Төгәлбайда агач клуб иде. Ул елларда халыкка мәдәният хезмәте күрсәтү зур дәрәҗәдә булып, эшне райком контрольдә тотты. Вакытлар үтү белән, клуб искерә, түбә калайлары очып төшә башлады. Җылылык торбалары шартлады. Совхоз таркалгач, аңа игътибар итүче бетте.
Төгәлбайның 4 мең гектар уңдырышлы җирләрен «Кызыл Шәрык» һәм «Хузангай» агрофирмалары бүлешеп алды. Алар үз техникалары белән килеп, кырларны сукалап, чәчеп, игенен җыеп китәләр. Халыкның пай җирләре өчен бераз икмәк, печән, салам бирәләр дә шуның белән эшләре бетә. Авыл халкына әллә ни эш тә юк. Кем кайда эш таба - шунда йөргән була. Ярый әле авылда ике гаилә, туганнарының пай җирләрен алып, фермерлык эшен оештырды. Бериш халык шуларда эшләп йөри. Шәхси кибет ачып, халыкны азык-төлек, йорт кирәк-ярагы белән тәэмин итеп торалар.
Моннан ике ел элек район хакимияте авылга бераз йөз белән борылып, мәдәният йортын төзекләндерә башлаган иде. Түбәсен цинклы калай белән ябып, түшәмен яңартып, тышкы стеналарын пластик белән каплагач, матурланып китте. Ә эчендә берни дә эшләнмәде. Бернинди мәдәни чара үткәрерлек түгел. Әле бер бүлмәсендә башлангычка калган мәктәпнең 5-6 баласы да укып йөри, чөнки авылда мәктәп ябылды. 15 бала күрше Кошки авылында русча укып йөри. Аларны анда 3 ат йөртә. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов авылларда мәдәният учакларының юкка чыкканнарын торгызырга, булмаган җирләрдә булдырырга дигән карар кабул итүе турында белдерде. Амин, шулай була күрсен иде инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading