Шәһри Казан

Колхоз булса, юлсызлыкка булыр да иде түзеп...

Авыллар элек тә ямьсез түгел иде, әмма язгы-көзге юлсызлык күпләрнең үзәгенә үткән булгандыр – колхоз-совхозлар гөрләп эшләп торгач, машина-тракторлар урамны изеп бетерә. Капка төбендә чирәм дә үсми – чөнки мал-туар күп...

Исән калган авыллар матур хәзер. Аларны төзекләндереп, чистартып, карап кына торалар. Алар элек тә ямьсез түгел иде, әмма язгы-көзге юлсызлык күпләрнең үзәгенә үткән булгандыр – колхоз-совхозлар гөрләп эшләп торгач, машина-тракторлар урамны изеп бетерә. Капка төбендә чирәм дә үсми – чөнки мал-туар күп. Хәзер авылларда музейда йөргән кебек йөрисең, әмма музейның да төрлесе була – таралып юкка чыккан авыллар шактый һәм аларның саны арта бара. Соңгы егерме елда 35 мең авыл юкка чыккан.

Авылны торгызып буламы? Совет чорындагы кебек ул беркайчан да булмаячак инде. Авыл хуҗалыгы – ул әле шул өлкәдә хезмәт куючы аерым бер халык җәмгыяте генә түгел. Ул – үз гореф-гадәтләре белән яшүче авыл, аның кешеләре, дистә еллар буена бер көйгә салынып, гадәтләнелгән яшәү рәвеше, мәдәнияте. Болар хәзер күп җирдә юк, исән калган матур-төзек авылларда өлкән яшьтәгеләр гомер кичерә. Тигез юллар, төрле төстәге профнастилга төренгән, бөтен уңайлыклары булган йортлар... Әмма халык юк. Заманында Егор Гайдар авыл хуҗалыгына зур чыгымнар тотканчы, әзер продукцияне читтән генә кертү күпкә отышлы дигән булган. Үзенә күрә хөкем карары булгандыр бу сүзләр...

Бүген авыл хуҗалыгын, авылны торгызу буенча эшләр эшләнми түгел үзе. Мәсәлән, 2020 елдан башлап, авылда өй торгызу яки төзекләндерү өчен бик аз процентлы кредит алу мөмкинлеге бар. Инфляция дәрәҗәсеннән түбәнрәк булгач, бу бик отышлы, һәм дәүләт алдында күпләр эшләпәсен салып рәхмәт әйтә ала. Ә эшләпәлеләр башсыз түгел – алар авыл пропискасы булдырып, икешәр катлы танхауслар, яки җәйге өйләр салып куя. Болар авылны торгызырга берничек тә ярдәм итми. Авылны яшәтү өчен шунда гомер кичереп, аның тормыш казанында кайнарга кирәк. Ә профнастилга төренгән өйләргә шәһәрнекеләр элек тә кайтып-китеп йөри иде. Анда кайнар өчен, билгеле, адәм баласына эш кирәк. Эшчеләрне автобуска төяп кенә йөртеп бетереп булмый, килгән-киткән кешене авылның киләчәге кызыксындырмый, ул акча дип кенә йөри. Шабашкага йөрүчеләр элек тә бар иде, аның кайсысы эшләгән җирендә төпләнеп, шул авылның киләчәге өчен кайгырды? 

Реклама

Эре агрофирмалар, киләчәктә җирле халыкка эш урыннары булдыру максатыннан, үзе эшчәнлек алып барган җирләрдә эшкәртү предприятиелары төзеп куйса – ул авылларның халкы да, инфраструктурасы да булачак. Әмма хәзергә эшче кулларны читтән ташып эшләтү отышлырак бугай. Фермерлар, үз хуҗалыгын эшләтеп, ниндидер уңышка ирешә алса да, авылны торгызу аларның гына хәленнән килми. Элек колхоз-совхозлар җилкәсендә булган бөтен мәшәкатьне фермерлар гына җиңеп чыга алмый. Элеккеге сәясәтне тәнкыйтьләүче күп, әмма шул колхоз-совхозлар авылны мәктәпле, медпунктлы, бакчалы, газлы, юллы иткән. Яшьләр читкә агылмагач, авыл яшәгән. Әмма авыл тормышы – ул әле төтен исе сеңгән ит ашап, яр буенда балык каптырып утыру гына түгел. Анда эшләргә, таң әтәчләре белән уянырга кирәк. Элек авыл кешесе кечкенәдән шулай тәрбияләнгән, болар буыннан буынга күчеп барган. Шул өзелгән чылбырларны ялгап, авыл тормышын яңадан гөрләтеп җибәрүне  дәүләт ярдәменнән, зур чыгымнарсыз гына башкарып булмас шул. Вакытында таркалмаган булса, торгызып тору да кирәкмәс иде...

Фото: Рамил Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: