16+

Комачауламасалар, ярдәм кирәкми

Балтач районына баргач, Кече Лызи авылында Фәрит Галимҗанов дигән кеше өстәл-урындыклар ясый дигәнне ишетеп, янына кереп чыгасы иттек.

Комачауламасалар, ярдәм кирәкми

Балтач районына баргач, Кече Лызи авылында Фәрит Галимҗанов дигән кеше өстәл-урындыклар ясый дигәнне ишетеп, янына кереп чыгасы иттек.

Бер остаханәдә - ике дөнья. Дөресрәге, Фәрит абый остаханәсендә агач җиһазлар белән бергә пластик тәрәзәләр дә эшлиләр булып чыкты. Безне бигрәк тә агач эшләнмәләр ясау ягы кызыксындырды. Ул якка керүгә үк үзеңне урман эченә килеп кергән кебек хис итәсең, монда нарат исе аңкый.

- Агач ягы - минеке, пластик ягы - улымныкы, - дип таныштыра башлады безне Фәрит абый остаханәсе белән. Бу эш белән ул 90 нчы еллардан бирле шөгыльләнә икән. Аңа кадәр күп еллар ДОСААФта эшләгән. - Яшьтән үк күңелемдә агач эше белән шөгыльләнәсе килү теләге бар иде. Дөньялар үзгәреп киткәч, шушы эшкә керештем. Башта тәрәзә йөзлекләре, рамнары ясадык. Сораучыларга койма рәшәткәләре, ишекләр дә эшләп бирдек. Пластик тәрәзәләр чоры башланып, үзебезнең халык арасында да аны сораучылар күбәеп киткәч, улым шул тәрәзәләрне эшләүгә күчте. Җайлылыкны ярата хәзер халык. Пластик тәрәзәне юу да уңайлы, рамнарын да алып-куеп җәфаланасы юк дигәндәй. Зарары бар дибез дә, сәламәтлеккә зыянны ул гына ясамый инде. Бәрәңгене дә агуга манып утырталар бит хәзер. Сабагына корт килеп ябышмаслык булгач, бәрәңгесе нәрсәдер инде...

Фәрит абый исә үз шөгыленә тугры калган - агач җиһазлар эшләүне дәвам итә. Кереме аз булса да, агач күңелемә якын, ди. Баштарак, минем урынга улым калса, бу агач ягын ул, бәлки, ябып та куяр, дисә, бераз уйланып торгач, кем белә, яшь барган саен, кеше җиргә-табигатькә якыная, табигыйлеккә өстенлек бирә бит, киресенчә, агач эшенә тотынмагае әле, дип куйды ул.

Җиһазлардан урындык, өстәл һәм карават ясыйлар икән.

- Өстәл белән караватны нараттан эшлибез. Урындыкны фәкать каеннан ясыйбыз, ул нык һәм тиз ватылмый да.

Остаханә элекке мәктәп бинасында урнашкан. Агач эше ягында өч кеше эшли. Төп эшне бер егет башкара, хуҗа үзе материалны әзерләү белән мәшгуль. Кирәк булганда ике хатын-кыз килеп, җиһазларны буяу эшен башкаралар.

- Кадрлар белән дә кыенлык. Кемнедер чакырып өйрәтәбез дә, бер ел эшлиләр дә китәләр. Шуңа да эшебезне киңәйтеп җибәрә алмыйбыз, булган заказларга да чак кына өлгереп барабыз. Булдыклысы аның сиңа эшләп йөрми, үз эшен булдыра. Икенчеләре шабашка йөри, анда акчаны күбрәк түлиләр. Бу проблема бер бездә генә түгел, башка шәхси эшмәкәрләр дә шулай дип зарлана, - дип тә борчылуын белдерде Фәрит абый.

«Дәүләттән берәр грант яки ссуда кебек ярдәм алганыгыз бармы?» дигән сорауга ул кыскача гына әйтеп салды:

- Безгә ярдәм шул - комачауламасыннар гына...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading