Егетләрнең комбайнчы булып эшләве горурлык булган заманда бер колхозда ике гаиләдәге хатын-кызның комбайнда эшләве - үзе бер гаҗәп хәл. Бишмунчада комбайн иярләүче тагын бер хатын-кыз барлыгын белгәч, әнә шулай дип уйладык. Ирле-хатынлы Светлана һәм Денис Рәхмәтуллиннар икесе дә «кыр корабы»н йөртә. Алар әле, тырыш кыр батырлары гына түгел, ә өч...
- Балабызны туганнарыбыз карарга булыша. Иртә-кич имезәм. Шуңа күрә мин үзем төнгә калмаска тырышам. Кичке сигездә өйгә кайтам, - ди Светлана.
Денис үзе алтынчы урагына төшкән. Ә иптәше өчен быелгысы өченче тапкыр.
- Комбайн кадәр комбайнга утыру башта куркытты, әлбәттә. Әмма хәзер бик яратып йөрим. Миңа бу эштә бик рәхәт, - ди һөнәре буенча мал табибы булган Светлана.
Эшләгәнгә күрә хөрмәте дә бар, ди алар.
- Ни сорасак, шуның белән ярдәм итәләр. Әледән-әле премияләр биреп торалар. Быел әле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән бәйге дә зур кызыксыну уятты. Ничек тә алырга иде инде бу акчаны, дип тырышып эшлибез, - ди Рәхмәтуллиннар.
Бишмунча хуҗалыгы җитәкчесе Минфаяз Илалов әйтүенчә, хуҗалыкта мондый гаиләләр булу - алар өчен зур табыш.
- Комбайн йөртүчеләрен табу бер дә җиңел түгел. Алар бардыр да, ләкин тәҗрибәлеләре, җанын-тәнен биреп эшли торганнары аз. Ә минекеләрнең табышлары да бер гаиләгә, үзләренә кайта. Колхозда булдымы, димәк, аларда да бар. Безнең төп горурлыгыбыз - үзебезнең эшчеләребез. Читтән кеше яллаганыбыз юк. Алар язын - тракторда, көзен - комбайнда. Ике егу агрегатыбыз - лафет эшли.
Алар республикада шулай ук сирәк. Дөрес, комбайннар паркы искерде. Алар инде җиденче-сигезенче сезоннарын эшлиләр. Алдагы елларга торган төп бурыч - шуларны яңарту. Карап торган икмәк бит ул. Бөтен халык белән шуңа ышанып, өметләнеп торабыз. Икмәк булса, бар да була. Әлеге вакытта гектарына 26-27 центнер уңыш алабыз. Бүген ике комбайн арыш басуын тәмамлый, тагын берсе арпа суга. Өч комбайнның икесе - чит илнекеләр, берсе - «Енисей» комбайны. Аларның һәрберсенә 600 гектар җир туры килә. Моңа кадәр табигать шартлары безнең өчен уңай булды. Бүген ялкауланмыйча эшләгән, яктылыкны эләктереп калган кеше отачак. Уракны 15-20 көн эчендә тәмамларга дигән бурыч куйдык. Бу матур көннәрне тулысынча файдаланып калырга иде инде. Комбайннарны трактор белән сөйрәтеп йөргән еллар да булды, - ди Минфаяз Илалов.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан республикада ничә хатын-кызның комбайн йөртүе турында төгәл мәгълүматлар алып булмады. Министрлык әйтүенчә, аларның саны тугыз булырга тиеш. Тик бу исемлек тулы түгел. Безгә тәкъдим ителгән хатын-кызлардан тыш, Алексеевск районының «Алга» колхозында бертуган Зилә Вәлиуллина, Әдилә Габдрахманова һәм Айгөл Мөхәммәтҗановаларның да «кыр корабы»н иярләүләре мәгълүм.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 21 август көненә республикада 589,8 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 40 процентын тәшкил итә.
Татарстан игенчеләре бу көнгә 2145,7 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 36,4 центнер тәшкил итә.
Иң мул уңыш буенча лидерлар үзгәрешсез калды: Зәй районы игенчеләре һәр гектардан уртача 51 центнер уңыш җыеп алса, Сарманда бу күрсәткеч - 50,3 центнер, ә Нурлат районында 50 центнер тәшкил итә.
Башкарылган эш мәйданы буенча, Зәй районы кабат лидерлар сафында. Биредә барлык мәйданның 52 процентыннан игеннәр суктырып алынган инде. Зәй игенчеләреннән Чистай һәм Апас (49ар процент) һәм Әлки районы (47 процент) да калышмый.
Башкарылган эш күләме аз булган районнар - Бөгелмә (27 процент), Тукай һәм Кама Тамагы (32шәр процент) һәм Югары Ослан белән Балтач (33әр процент).
Рәсем асты: 1. «Хәзер инде абый комбайн рулен миңа да ышанып тапшыра», - ди Зәлидә.
2. «Мин кырда эшләгәндә, җиде айлык баламны туганнарым карарга булыша», - ди Светлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар