16+

"Кортлар гына түгел, авылы да бетәчәк", яки умарталар һаман үлә тора...

Бал кортларының күпләп үлүе турында инде берничә тапкыр язып чыктык. Бүген Лениногорскиның Куакбаш авылы умартачысы Ринат абый Әскәров шалтыратып, аларда да кортлар үлүе турында сөйләде. Аның алтмыш умарта оясының яртысы зыян күргән. Авылдаш умартачылар да кортлар үлүдән зарлана, ди. 

"Кортлар гына түгел, авылы да бетәчәк", яки умарталар һаман үлә тора...

Бал кортларының күпләп үлүе турында инде берничә тапкыр язып чыктык. Бүген Лениногорскиның Куакбаш авылы умартачысы Ринат абый Әскәров шалтыратып, аларда да кортлар үлүе турында сөйләде. Аның алтмыш умарта оясының яртысы зыян күргән. Авылдаш умартачылар да кортлар үлүдән зарлана, ди. 

–  Кичә ветеринария идарәсеннән килеп киттеләр. Умарта паспортым бар минем. Үлгән кортларны лабораториядә тикшертергә куштылар. Аның мәшәкате бик зур икән. Аннары шактый чыгым да сорый. Минем берсе белән дә ачуланышасым килми. Моның белән килештем инде, әмма безнең өчен шушы хәлнең башка кабатланмавы кирәк. Дәшми каласыбыз килми. Умартачыларның күңеле төшеп эшләрен ташласа, кортлар гына түгел, авылы да бетәчәк. Шуңа йөрәгем әрни. Рапс кырын агулаган хуҗалык җитәкчесе дә шушы үзебезнең авылныкы югыйсә. Кырны беренче класслы куркыныч препарат белән эшкәрткән дип уйлыйбыз. Өченче класслы булса, алты-җиде сәгать эчендә ул очып бетәргә тиеш. Беренче класслысының дүрт-алты көнгә кадәр саклана. Шуңа да кортларыбыз акрынлап үлеп бара. Агу сибәселәрен кисәттеләр, тик бу эсседә кортларны да шуның кадәр көнгә ябып тора алмыйбыз. Умарталыгыбыз күчереп йөри торган да түгел, – ди ул.

“Маркс” хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Ганиев рапска өченче классы агу сибүләрен әйтә. Ун көн рәттән һәр көнне 50шәр гектар мәйданны эшкәрткән алар. 
–    Бер кырыбыз авылдан өч чакрым ераклыкта. Шул кырга эләккәндер ул кортлар. Әмма без өченче класслыны һәм бөтен кагыйдәләрен үтәп, төнлә сиптек. Умартачыларны алдан кисәттек, – ди ул.

Республикада бал кортлары агуланудан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да хәбәрдар. 
–    Зыян күргән умартачыларның төгәл саны турында бүген әйтергә кыен, чөнки барысы да проблема турында хәбәр итми. Бу сезонда умарталарның Әлмәт, Аксубай, Лениногорск, Питрәч районнарында һәлак булуы турында мөрәҗәгатьләр килде. Районнарда комиссия эше тәмамланганнан соң гына тулы мәгълүмат алачакбыз, – диделәр безгә матбугат үзәгеннән. 

Министрлыкта кортларның үлү сәбәбен умарталыкларны паспортлаштыруның сүлпән булуы һәм шуның бал кортларын агрохимикатлар белән агулауны профилактикалау эшен сизелерлек кыенлаштыруын әйтәләр. 
–    Бүгенге көндә республикада умарталарның өчтән беренең генә паспорты бар. Шуңа да, бал кортларын яклау чараларын күрү өчен, барлык хуҗалыкларның да төгәл урынын билгеләү мөмкин түгел, – ди Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.

Умарталык паспорты булу – умартачының бозылган хокукларын торгызу өчен төп фактор. Кортларның һәлак булуы пестицидлар аркасында булган очракта, умартачы суд аша зыянны каплауны таләп итәргә мөмкин. Әмма түбәндәге үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк. Суд эшне караганда умартачының үз гамәлләренә игътибарны юнәлтәчәк – үз хуҗалыгын яклау өчен ул нинди чаралар күргән. Әгәр дә ул эшкәртү турында хәбәр иткәндә нинди дә булса гамәлләр кылмаган икән, компенсациягә исәп тотарга кирәкми, дип кисәтәләр министрлыкта.

Кортларның нәрсәдән үлүен белер өчен, лаборатория нәтиҗәләре кирәк. Ансыз гына кемнең гаепле булуын әйтеп булмый. Умартачыларның күбесе аның артыннан йөрми. Хуҗалыкларның кайсы класслы агу сибүне дә кулыннан тотмыйча әйтеп булмый. Һәрберсе монда үзен хаклы саный. Шуңа да умартачылар белән аграрийлар уртак сүзгә килә алмый.

«Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин исә, умарта паспортың булса да, булмаса да агулыйлар, кортлар агуланудан ул гына коткармый, ди. 

Сүз уңаеннан:
Арча районының Шекә авылында Нурулла Закиров хуҗалыгында кортлар үлүе турында язган идек. Нурулла абыйның кызы Ләлә ул вакытта үлгән кортларны лабораториягә тикшертергә җибәрүләрен әйткән иде. Аның нәтиҗәсе дә әзер булган.
–    Ике төрле пестицид табылды. Аның берсе безнең агрохуҗалык кулланган пестицидлар исемлегендә бар булып чыкты. Хәзер безгә, агуланган кыр белән корт үлемендәге бәйләнешне табу өчен, яшел массаны да тикшертәсе була. Аны без суыткычка сакларга куйган идек, – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading