16+

Тагын умарта кортлары үлә

Һәм кабат Арча районының Шекә авылында, шул ук Нурулла Закиров хуҗалыгында. Узган елны аның кызы Ләлә Шакирова безгә кортлар үлүе турында хәбәр иткән иде инде. Ул вакытта Ләлә, үлгән кортларны лабораториягә озатып, нәрсәдән үлүләрен ачыкларга тырышачакбыз, диде.

Тагын умарта кортлары үлә

Һәм кабат Арча районының Шекә авылында, шул ук Нурулла Закиров хуҗалыгында. Узган елны аның кызы Ләлә Шакирова безгә кортлар үлүе турында хәбәр иткән иде инде. Ул вакытта Ләлә, үлгән кортларны лабораториягә озатып, нәрсәдән үлүләрен ачыкларга тырышачакбыз, диде.

Алар моны кырга сибелгән пестицидлардан күрә. Әмма кайсы төре икәнлеген әйтә алмадылар. Моны ачыкларга тырышу исә печән кибәненнән энә эзләү белән бер икән.

– Үткән елны үлгән кортларны Барнаул һәм Белгородтагы ике лабораториягә җибәрдем. Аларны тикшертергә җибәрүнең үз таләпләре бар. Кортлар катырылган булырга тиеш. Көч-хәл белән махсус транспорт компаниясе белән элемтәгә кереп озаттык. Ә нәтиҗәсен белеп булмады. Бердән, лабораториянең анализларны тикшерергә аккредитациясе булуы шарт. Булмаса, судта аның нәтиҗәләре белән раслап булмый. Бер лабораториянең аккредитациясе юк иде. Ә икенчесенеке – бар. Тик анысында да ярдәм итә алмадылар. Анда да пестицидларның һәр төре аккредитацияләнгән булырга тиеш икән. Пестицидларның төре бик күп. Бер лабораториядә аларның барысын да тикшерә алмыйлар. Якынча бер мең пестицидның кырык төрен генә тикшерә алар. Шул кырык төре арасында булмаса, берни раслап булмый, – дип сөйләде ул.  

Кортларның кайсы агудан үлгән булуын белер өчен агрофирма кулланган пестицидка бирелгән анализ аша да тикшертеп була. Әмма алар күрсәткән агу кортлардан да, балдан да, үсемлекләрдән дә табылмаган.

Ләләнең әйтүенчә, пестицидларның рәсми исемлектә булганыннан кала, легаль булмаган рәвештә кертелә торганнары да бар. Аларны кулланган очракта да сиңа беркем дә дөресен әйтмәскә мөмкин.        

– Димәк, мин кортларны мең төрле пестицидка тикшертергә тиеш булам. Мең төренә дә тикшертү өчен миллионлаган акча кирәк. Бер анализ 900 сум  тирәсе тора. Без барысы утыз мең сум акча сарыф иттек, ә нәтиҗәсе булмады, – ди әңгәмәдәшем. 

Узган елны күпме корт үлүен якынча гына белсәләр, быел язга чыккач, утыз оядан көчле ун оя калуы билгеле булган. 

Без сөйләшкән арада Закировларга махсус комиссия килде. Ләлә белән соңрак элемтәгә керергә сөйләштек. 

Язма тулылана.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading