16+

Күршеләрдә – Африка чумасы. Татарстанга да куркыныч яныймы?

Россиядә Африка дуңгыз чумасы буенча вазгыять катлаулы тора. Хәзерге вакытта 30 җирлектә карантин игълан ителгән. Аларның күпчелеге безгә якын урнашкан төбәкләрдә: 15е – Самарада, тагын алтысы Түбән Новгородта.

Күршеләрдә – Африка чумасы. Татарстанга да куркыныч яныймы?

Россиядә Африка дуңгыз чумасы буенча вазгыять катлаулы тора. Хәзерге вакытта 30 җирлектә карантин игълан ителгән. Аларның күпчелеге безгә якын урнашкан төбәкләрдә: 15е – Самарада, тагын алтысы Түбән Новгородта.

Африка дуңгыз чумасы буенча төп куркыныч безгә Самара өлкәсеннән килә. Бу хакта журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов хәбәр итте.
– Самара һәм Түбән Новгород өлкәләрендә инфекция очраклары теркәлгән. Әйтик, Лениногорск, Чирмешән һәм Нурлат районнары чума ачыкланган урыннардан 100 чакрым ераклыкта урнашкан, шуңа күрә хафаланырга җирлек бар дип саныйбыз, – диде Иванов.  

Самара өлкәсендә 1 гыйнвардан алып хәзергә чаклы Африка дуңгыз чумасының 52 очрагы ачыкланган.
Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Ильина да Самара өлкәсендә июль-августта Африка дуңгыз чумасы очракларының кискен генә артып китүе куркыныч тудырганын билгеләп китте.
– Әлки, Бөгелмә дә Самара өлкәсе белән чиктәш. Ләкин без әлеге хәлне контрольдә тотабыз, — диде Иванова. – Дуңгызларда чумадан үлем очрагы 100 процент, исән калсалар да, алар үлгәнче вирус йоктыручы булып санала. Үлгән хайваннарның түшкәләрендә вирус ике айдан, катырылган ит түшкәләрендә – 6-10 елдан соң үлә.

Аның сүзләренә караганда, чуманы булдырмас өчен шәхси ярдәмчел хуҗалык ияләренә дуңгызларын чыгарып йөртмәү; африка чумасы күзәтелгән төбәкләр белән хуҗалык-икьтисадый, күчмә элемтә булдырмау; дуңгызчылык булган хуҗалык җитәкчеләренә бу тармакны “ябык” эш режимына күчерү; шәхси ярдәмчел хуҗалык ияләренә дуңгызларын урамга, көтүлеккә чыгарып йөртмәскә; дуңгызларны башка хайваннар янына якын китермәскә, чит кешеләрне кертмәскә; азыкны африка чумасы күзәтелгән төбәкләрдән алмаска; хайваннарга азык калдыкларын 70 градуска кадәр җылытканнан соң гына бирергә, сугым калдыкларын ашатмаска; һәр ункөн саен дуңгызлар асралучы бинаны канэчкеч бөҗәкләргә каршы эшкәртергә, кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып барырга киңәш ителә.

Дуңгызларның Африка чумасы – аеруча куркыныч авырулар исәбенә керә торган йогышлы чир.
Кеше өчен Африка дуңгыз чумасы куркыныч тудырмый, әмма авыл хуҗалыгы тармагына җитди зыян китерә, чөнки әлеге чир хайваннар арасында дәвалануга һәм вакцинага да бирешми. Авыруның таралуын бары тик катгый карантин чаралары белән генә туктатырга мөмкин.

Лилия Гайнуллина.


Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының хайваннар дөньясын мониторинглау бүлеге башлыгы Илфат Вәлиев:
– Татарстан өчен 1 мең гектар аучылык җирләренә  0,81 кабан дуңгызы туры килә. Бу сан тәкъдим ителгәннән (0,25 баш) күпкә югарырак. Шуңа күрә әлеге төр хайваннарның санын тигезләү максатында – агымдагы елда якынча 2,7 мең баш кабан тоту, һәвәскәр һәм спорт аулары кысаларында 2385 баш аулау планлаштырылган. Ягъни 6076 терлек исәбеннән чыгып исәпләгәндә, 5 меңгә якын кабан быел баш исәбеннән чыгарылырга тиеш.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading