16+

Көтүченең китүе

“Укымасаң, көтү көтәрсең!” – дип куркытып та булмый икән бит хәзер балаларны. Бу һөнәр төбе-тамыры белән беткән икән бит! Заман техникасы әллә ничә гасырлык тарихлы көтүчене дә юк иткән.

Көтүченең китүе

“Укымасаң, көтү көтәрсең!” – дип куркытып та булмый икән бит хәзер балаларны. Бу һөнәр төбе-тамыры белән беткән икән бит! Заман техникасы әллә ничә гасырлык тарихлы көтүчене дә юк иткән.

Әйе, әнә шулай шаклар катып, үзем өчен Америка ачып утырам әле. Бәлки, авылларда көтүне кеше түгел, электр коймасы көтүен белми калган мин бердәнбер заттыр. Бәлки, алай да түгелдер...

Авылда әби-бабаларында кунакта калган балалар без кайткач кич белән көтү каршыларга җыенды. Мин дә иярдем боларга. Үзебезнең мал булмаса да, көн саен көтү каршына баралар икән шулай. Минекеләр генә түгел, бөтен авыл баласы. Малларны каршыларга килүчеләр терлек саныннан күбрәк. Без элек сыер-тана адашмасын, теләсә кая йөрмәсен дип йөри идек көтү каршына. Хәзер исә бу – балалар өчен үзенә күрә бер зоопарк, сыерны үгездән аерырга өйрәнү урыны.

Мин озын чыбыркысын җилкәсенә аскан, кажаны җиргә тиям-тиям дип өстерәлеп баручы, арыган көтүчене күрергә ниятләп барам. Урам очына килеп җитүгә зур капка тора. Аның янында – ниндидер кара тартма, бер авылдашым һәм урам тулы бала-чага. Аптыраган карашымны шундук сизеп алды “көтүче” абый. “Хәзер малларны шулай көтәбез. Чират буенча менә шушы аккумуляторны гына китереп куясы. Кич җиткәч, капканы ачарга онытмасаң, шул җиткән”, – дип елмая ул.

Шушы да булдымы көтү! Ә менә мин кечкенә чактаааа... Тыеп булмаслык хатирәләр ташкыны хәтер сандыгыннан көтү белән бәйле әллә никадәр истәлекләр тартып чыгарды. Авылда өч көтү. Һәркайсында йөзләп сыер. Көтүне чиратлап көтеш. Көтү башлыгы кич белән өйгә килеп, чиратың җитүен әйтеп китә. Ул үзе көтүгә чыкмый, чиратны гына барлап тора.

Син, иртә таңнан букчаңа кичтән пешерелгән йомыркаларыңны, бер-ике телем ипиеңне, чәеңне салып, йокыдан ачылып җитмәгән күзләреңне уа-уа, көтүче таягын алып, урам башына юнәләсең. Чыбыркыны гаиләдәге иң оста көтүче тота, чөнки аны шартлата белергә кирәк. Монысы – кызлар эше түгел. Көтүне җыя башларга кирәкле өйнең капка төбенә килеп басуга, йә чыбыркы шартлатып, йә бар көчеңә: “Чыгаааар!” – дип кычкырып җибәрәсең. Шунда капка ачылып китә дә озын, кәкре мөгезле сыер күренә. Артыннан шул сыер исе килеп тора торган халатын кигән хуҗабикә чыга. Имин көннәр теләп, малын озатып кала. Беркем дә күренми икән, тагын да катырак итеп кычкырасың: “Чыгаааааар!” Болай кызыграк та әле. Шушы сүздә: “Мин тордым, көтү көтәм, ә сез йоклап ятасыз, оят түгелме?!” – дигән мактану яшеренгән була.

Урам буйлап малларны җыеп бетереп, болынга төшкәч, әкрен генә теге ипиеңне кимерә башлыйсың. Йомырка белән чәй дә хутка китә. Ә төшке ашка, бабай килеп, боламык пешерә. Көтүче боламыгы! Аның тәмлелеге! Кем белә шул боламык рецептын?!

Терлекнең кетер-кетер чирәм йолкуына йокымсырап китүләр, тарала башлаган көтүне җыюлар, чыбыркы тавышлары... Бүгенге балалар боларның берсен дә белми бит, дим. Заман технологияләренең безнең тормышны җиңеләйтүе яхшыдыр, анысы. Ләкин, никтер, үтә дә күңелсез булып китте... Үзгәрәбез. Тормыш та башка, без дә. Ә башта әллә нинди сәер сорау бөтерелә: “Әти-әниләр укымаган балаларны ни дип куркыта икән хәзер?”

Рамилә Моратова.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading