16+

Күгәрчен хатыннары Польшада шәл сатып йөргән

Балык Бистәсе районындагы авылларда 1970-1980 елларда шәл бәйләү гаҗәеп киң таралыш алган иде.

Күгәрчен хатыннары Польшада шәл сатып йөргән

Балык Бистәсе районындагы авылларда 1970-1980 елларда шәл бәйләү гаҗәеп киң таралыш алган иде.

Колхозчы хатын-кызларның хезмәт хаклары 20-40 сум гына тәшкил иткәнлектән, шәл бәйләү гаилә өчен өстәмә акча кереме булды. Халык йортлар салды, өй саен 5-6 бала, акчаны каян җиткерәсең?!.

Кеше кышкы озын кичләрдә бәйләгән шәлен иркенләп сата да алмады әле. Шәлләрне Башкортстан, Волгоград, Белоруссия тарафларына алып барып саталар иде. “Милиция тотса, штраф. Кача-поса авылдан-авылга йөредек, кышкы салкын җилләр үзәккә үтте”, – дип искә ала иде Балык Бистәсе районындагы Балтач авылында яшәгән Минсара апа Хәйруллина.

Шул ук районның Күгәрчен авылындагы шәл сатучы берничә хатын-кызның биштәрләрен күтәреп, Польшага кадәр барып чыкканнарын кызык хәл рәвешендә сөйләделәр. Белоруссиягә шәл сатырга килгән күгәрченлеләр төне буе бара торгач, бер авылга җиткән. Таң аткан. “Нигә бу авылда язулар да икенче төрле, кешеләрнең сөйләшүләре дә башкача?” – дип сәерсенгән болар. Бактың исә, Польша авылында йөриләр икән. Шөкер, аларны Белоруссиягә тапшырганнар. Хәзер булса, “шпионнар” дип, төрмәдән башлары чыкмас иде, әй.

Балык Бистәсе районында узган ел “Бистә шәле” дигән мәдәни чара үткәрелгән иде. Халык күңеленә бик тә хуш килгәнлектән, быел ул республика фестивале дәрәҗәсендә оештырылды. Авылларның кул эшләре осталары бәйләгән шәлләрдән,  ясаган сувенирлардан, курчаклардан һәм үргән кәрҗиннәрдән күргәзмә-сәүдә тәкъдим ителде.

– Шәл бәйләү, гомумән, һөнәрчелек дәвам итсен. Һөнәр серләрен яшь буынга тапшырырга кирәк, – ди Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Ислямов.

“Бистә шәле” фестиваленнән фоторепортаж “Бистә шәле” фестиваленә Алексеевск, Нурлат, Ютазы, Мөслим, Саба, Арча, Әтнә, Кукмара районнарыннан үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның килүе чараны тагын да ямьләндерде. “Һөнәрчеләрнең җырлы-биюле фестивале киләсе елларда үзенең географиясен тагын да киңәйтер”, – дип өметләнә балык бистәлеләр.

“Бистә шәле” фестиваленнән фоторепортаж.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading