16+

«Мин яшәргә тиеш идем әле»

Бу шигырь юллары туганы Лилия Гәләүтдиновадан, Буа районы Иске Суыксу авылында туып үсеп, фаҗигале рәвештә арабыздан киткән Ильгизнең рухларына дога булып барып ирешсен иде.

«Мин яшәргә тиеш идем әле»

Бу шигырь юллары туганы Лилия Гәләүтдиновадан, Буа районы Иске Суыксу авылында туып үсеп, фаҗигале рәвештә арабыздан киткән Ильгизнең рухларына дога булып барып ирешсен иде.

Мин яшәргә тиеш идем озак,
Ләкин гомер кисәк өзелде.
Матур җәйләремдә китеп бардым,
Туган якларымда көз инде.

Зур кешене күмгәндәге кебек
Авыл халкы зурлап озатты.
Сөйгән ярым, улым, туганнарым
Шулай итеп мине югалтты.

Күршеләрем арттан елап калды,
Классташлар ах-ух килделәр.
Авылдагы әби-бабайлар да
"Әрәм булды егет",-диделәр.

Язмышыма шулай язылганмы,
Әллә инде булды ялгышым.
Кырыгынчы көнем инде менә,
Үткәннәрне уйлап ятышым.

Әти килеп көн дә яннарыма
Күз яшьләрен түгеп утыра.
"Нигә иртә киттең улым?"-диеп
Кабер туфракларын сыпыра.

Үз-үзеңне бетермә син әти,
Бик еш килмә инде яныма.
Минем рухка кылган догаларың
Рәхәтлекләр бирсен җаныңа.

Аңлыйм сиңа авыр икәнен дә,
Нишләтим соң, киттем дөньядан.
Егерме алты яшьтә китәр дип
Минем хакта кемнәр уйлаган?

Синең кул астыңда үстем әти,
Мин бит сезнең тәүге балагыз.
Уйламаган, көтмәгәндә генә
Булып куйдым тәүге ярагыз.

Әни сиңа ниләр әйтим икән,
Ниләр әйтеп кенә юатыйм.
Сагындырганмындыр инде чынлап,
Ничек итеп яныңа кайтыйм?

Белмим әни, кабат кайтып булмас,
Өсләремә балчык өелгән.
Ә тактага фәлән көнне туды,
Фәлән көнне үлде диелгән.

Миңа хәзер берни кирәк түгел,
Вакыт булса дога ятлагыз.
Үлгән артларыннан үлеп булмый,
Берүк үзегезне саклагыз.

Ильмир энем, хәзер син зур абый,
Исмәгыйльгә булчы таяныч.
Хушлашмыйча гына китеп бардым,
Менә шулары бик аяныч.

Игезәкләр кебек үскән идек,
Бер яшь кенә иде арабыз.
Мин китсәм дә якты дөньялардан
Дус -туганнар булып калабыз.

Казанга да бергә чыгып киттек,
Бергә кайтып йөрдек ялларда.
Ул арада энекәш тә тугач
Очып менәр булдык айларга.

Исмәгыйльгә бик кыендыр инде,
Ике абый кайтмый янына.
Белмим инде, кайчан рәхәтлекләр
Таба алыр энем җанына.

Сөйгән ярым ничек түзәсеңдер,
Авырдыр ,дим, минсез яшәве.
Туктап калды август айларында
Безнең яшьлекләрнең яшьнәве.

Туктап калды кисәк кенә йөрәк,
Матур уйлар уйлап барганда.
Бераз авырткан да булып китте
Тәннәремне тимер ярганда.

Гел каршыма чыккан машинадан
Читкә чыгып китә алмадым.
Тимер өеменең эчләрендә
Һич кенә дә исән калмадым.

Шундый матур иде безнең тормыш,
Әллә кичтән китеп ялгыштым.
Бәлки инде ялгыш та түгелдер,
Язылгандыр шулай язмышым.

Рәхәт иде бергә яшәүләре,
"Матурым",-дип кенә торулар.
Кабатланмас инде җаным бүтән
"Мин кайттым",-дип тамак кырулар.

Әбиеңә кунакларга кайтып
Әйләндең бит минем ярыма.
Шулай итеп япь-яшь Казан кызы
Рәхәтлекләр бирде җаныма.

Армиягә озатып калуларың,
Аннан инде каршы алулар.
Минем кочагымның җылысында
Таңга кадәр бергә калулар.

Иреннәрең иреннәргә тиеп
Татлы баллар кебек эрүе.
"Син яраткан кебек мин дә җаным
Яратам бит бик тә",-диюе.

Бераз йөреп тәкъдим ясауларым,
Матур итеп туйлар итүләр.
Ике якны да бит тигез күреп
Сагынышып кайтып йөрүләр.

Аннан инде бергә бәби көтү,
Миңа бер ул бүләк итүең.
Раян улым белән бергәләшеп
Эштән кайтуымны көтүең.

Ипотекаларга квартира
Алып куеп бәйрәм итүләр.
Әти-әни, әби-бабайларның
Күп җиһазлар бүләк итүләр.

Барысы да артта калды җаным,
Әллә күзләр тиде, Венера.
Нигә икән димен шундый парлар
Гомерләрен ялгыз уздыра?

Көрән чәчләреңнән сыйпар идем,
Үбәр идем зәңгәр күзләрдән.
Атлар идем шушы көзләремдә
Синең белән бер үк эзләрдән.

Әйе, кабат күзләреңә карап
Бер сөясем килә, назлыйсым.
Беләм инде, хәзер Венеракай
Телефоннан бер ни язмыйсың?

Ничек яши икән авылдашлар,
Минем хакта ниләр сөйлиләр.
Миннән башка гына классташлар
Нинди матур көйләр көйлиләр?

Барысына рәхмәт җиткер җаным,
Миңа чардуганнар куйганга.
Ачулана күрмәсеннәр берүк
Дус-ишләрне бергә җыйганга.

Раян улым аңламыйдыр әле
Әтисенең кире кайтмасын.
Белми шул ул алгы көннәрендә
Янга килеп әти ятмасын.

Әйе, сине чынлап тыңламадым,
Кичтән чыгып киттем Казанга.
Әллә нинди уйлар килде башка
Музыкалар тыңлап барганда.

Ә бит кунып китсәм була иде,
Ашыктым шул әллә ниләргә.
Менә шушы ашыгуым белән
Кайгы китердем дә өйләргә.

Янтуганда "Авыл көне" иде,
Кайтырдым бит сезне кунакка
Шушы булган икән китүләрем
Сездән, җаным, ерак-еракка.

Ничә тапкыр мине үгетләдең:
"Кунып китче инде матурым".
"Юк, юк, дидем, кичтән китәмен дә
Бераз яллар итеп ятармын".

Бала утыргычын да калдырдым,
Әллә чынлап күңел сиздеме.
Әллә инде ходай барын сизеп
Көтик әле диеп түздеме?

Соңгы тапкыр кочаклашу булган,
Соңгы тапкыр сине күрүләр.
Булмас инде кабат җаныкаем
Туган якка кайтып йөрүләр.

Олы Мәми авылы тирәсендә
Нәкъ каршыма чыкты "БМВ".
Читкә алдым бераз машинамны,
Бар җиһаным булды караңгы.

Арттан килгән Рафаэль дус
Машинамны танып туктаган.
Бәлки әле дустым исәндер дип
Миңа булышырга уйлаган.

Отбойникка менде машинам да,
Җансыз гәүдәм ятты җирләрдә.
Кем уйлаган егерме алтыларда
Керермен дип салкын гүрләргә.

Кредитка алган машинамда
Дүрт ай гына йөреп калдым бит.
Башка кеше ялгышлыгы белән
Сезне сагышларга салдым бит.

Әти-әни яннарыма килеп
Үксеп-үксеп елап йөрдегез.
Чыгып киткән газиз балагызның
Җансыз гәүдәләрен күрдегез.

Ышанмаган идең син әнием,
Фаҗигале булган үлемгә.
Авырдыр бик инде сиңа бүген,
Авырдыр бик синең киленгә.

Уналтыда чыгып киткән идем,
Күп тапкырлар язды кайтырга.
Егерме алтыларда зиратларга
Туры килде кереп ятарга.

Көн болытлы иде, көчле яңгыр
Явар инде тиздән диделәр.
Ул яңгыр да түзде хәлне аңлап,
Болытлары гына йөзделәр.

Сабантуйга җыелганнар мени,
Халык мине зурлап озатты.
Якыннарым әти-әниемне
Сабыр булыгыз дип юатты.

Мин дә телим сезгә сабырлыклар,
Рухларыма дога кылыгыз. Белгәннәрне укысагыз, әни,
Тыныч ятар иде улыгыз.

Мине күмгәч орып яңгыр яуды,
Әйтерсең лә күкләр елады.
Төне буе яңгыр тамчылары
Каберем балчыгында уйнады.

Менә шунда белеп яттым инде
Дөньялардан иртә киткәнне.
Хатынымны ирсез, ә улымны
Мәңгелеккә ятим иткәнне.

Кредитка алган машинамда
Дүрт ай гына йөреп калдым бит.
Башка кеше ялгышлыгы белән
Сезне сагышларга салдым бит.

Сагынырсыз, саргаерсыз инде,
"Әйбәт егет иде",- диярсез.
Улым урамнардан үткән чакта
Кочакларга алып сөярсез.

Һәммәгезгә саулык кына телим,
Классташлар, якын дусларым.
Сездән башка үтәр зиратларда
Көзем, җәем, язым, кышларым.

Туганнарым, мине, җыелганда
Яхшы яктан искә алыгыз.
Исән чакта хәл белешү өчен
Бер-береңә йөреп калыгыз.

Әти-әни, еламагыз инде,
Үзегезне бераз саклагыз.
Файдалары булмый калмас димен,
Коръән сүрәләре ятлагыз.

Әй, Венерам сиңа соңгы сүзем,
Тыңламадым ул көн сүзеңне.
Бик ашкынып китеп бару белән
Бик гаепле тоям үземне.

Раян улым, телең ачылгачтын
"Әти !"-диеп кемгә дәшәрсең.
Барысын да белгәч инде улым,
Белмим инде, ничек яшәрсең?

Тыңлап ятам яфрак кыштырдавын,
Салмак кына җилләр искәнен.
Бик кызганыч күрә алмауларым
Матур булып улым үскәнен.

Мин моннан да күреп ятам кебек
Шул улымның аяк эзләрен.
Тик йөзләрен генә күрә алмыйм
Ачылмагангадыр күзләрем.

Бәхилләшә алмыйча да киттем,
Әйтелмәде соңгы сүзләрем.
Шушы көзем инде булыр димен
Ерактагы гомер көзләрем.

Фәһим Бикмиев аккаунтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading