16+

Хәле авыр дип бәяләнә

Алабуга районында йөк машинасы белән авариядә зыян күргән кызны Республика балалар клиник хастаханәсенә күчергәннәр.

Алабуга районында йөк машинасы белән авариядә зыян күргән кызны Республика балалар клиник хастаханәсенә күчергәннәр.

Элек ул Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәвалануда булган. Бу хакта җирле шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ачыкланганча, 50 яшьлек Джас машинасын йөртүче көйләнмәгән җәяүлеләр кичүенә якынлашканда 15 яшьлек укучыны бәрдереп китә. Ул вакытта кызның мәктәптән өенә кайтып барышы була. Һәлакәт аркасында 15 яшьлек укучы авыр тән җәрәхәтләре ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading