16+

Кукмарада үлгән умартага алмашка ике центнер арпа бирәләр

Редакциябезгә Кукмара районы умартачыларыннан хәбәр килеп иреште. Районның Пчеловод авылында 19 хуҗалыкта бал кортлары күпләп үлгән.

Кукмарада үлгән умартага алмашка ике центнер арпа бирәләр

Редакциябезгә Кукмара районы умартачыларыннан хәбәр килеп иреште. Районның Пчеловод авылында 19 хуҗалыкта бал кортлары күпләп үлгән.

«ШК» журналисты Алисә Сабирова авыл халкы белән элемтәгә керде.

Җәйнең нәкъ уртасында, умартачыларның балда, майда гына йөзәр вакытында булган бу хәл. Кортларның күпләп кырылуында Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче кооператив хезмәткәрләре сәбәпче. Хуҗалык авылдан 500 метр ераклыктагы арада урнашкан рапс кырын химикатлар белән эшкәрткән. Аңардан кортлар да агуланган.

Хәзер исә авыл хуҗалыгы рәисе Нәфик Хөсәенов умартачыларга китергән материаль чыгымнарны капларга һәм гаепле булучыларны ачыклап, җәзага тартырга тиеш.

Пчеловод авылы халкының, исеменнән үк күренгәнчә, төп кәсебе - умартачылык. Авылның үзендә генә дә 375 баш умарта бар. Халык кортларның үлеменнән зур гауга ясамый, колхозга да гаеп такмыйлар.

8 ел умартачылык белән шөгыльләнгән Олег Димитров умарталары да химикатлардан өлешчә зыян күргән.

- Күчебез агуланганнан соң шактый кимеде. Быел язлыктан чыкканнан соң да кортлар күп үлгән иде. Зыян күргәнчегә кадәр безнең 36 оябыз булды. Якынча 50 мең кортның 20 меңе юкка чыкты. Юлда да, ишегалдында да кортлар егылып-егылып тәгәрәп күз алдыбызда үлде. Нидән агуланганнарын шунда ук сизеп алдык, - ди хуҗа.

Умартачының кырга очмаган кортлары гына исән калган. Хуҗа фикеренчә, кортларның үлемендә агрономның үз эшенә салкын каравы сәбәпче булган. Чөнки рапска агуны иртәнге биштә сипкәннәр, ә бу кортларның иң күп оча торган вакыты.
- Агуны төнлә, кортлар очмаганда сибәргә тиешләр иде. Агуның тәэсире 2‑3 сәгатьтә бетә, әгәр кичке унда сипкән булсалар, бернинди зыян да булмас иде. Башка елларда гел шулай эшләделәр, быел әллә нәрсә булды, - ди Олег Димитров.
Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы рәисе Нәфик Хөсәенов үз гаебен тануын һәм умартачыларга материаль компенсация түләячәген белдерде.

- Умартачылар белән килешү нәтиҗәсендә аларга материаль зыянны 71әр тонна ашлык белән түләячәкбез. Һәр умарта өеме өчен ике центнер чиста арпа биреләчәк, - дип белдерде хуҗа.
Шунысы кызык, Татарстанны шаулаткан вакыйга турында Кукмара районы хакимиятендә хәбәрдар түгел булып чыктылар. Телефоннан бер кабинеттан икенчесенә футбол тубы кебек типкәләп йөрткәннән соң, трубканы, ниһаять, Кукмара районы башкарма комитетының территориаль үсеш буенча бүлек башлады Чулпан Хәнәфина алды. Ул исә, гаҗәпләнеп: «Бу хәбәрне сездән беренче ишетүем», - дип, янә башка бүлеккә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Ул бүлектә дә бу яңалык турында берни әйтә алмадылар. Пчеловод Чура авылы җирлегенә керә. Авыл советы рәисе Николай Николаев белән дә сөйләшмәкче идек, ул эшкә яңа гына урнашуы, авыл җирлегендә барган вакыйгалар турында әлегә хәбәрдар булмавын белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading