16+

"Әлкидән кала безгә берни кирәкми, дип туп-туры Югары Әлкиебезгә кайта идек..."

Күркәм гадәткә әверелгән «Авыл җыены» бәйрәме Әлки районы Югары Әлки авылында шау-гөр килеп быел 10нчы тапкыр үткәрелде. Тирә-як авыллардан килгән кунаклар, "Ата суы" елгасының шифалы суын эчеп үскән лачыннары, кызлары, шул җирлектә яшәүче авыл халкы гореф-гадәтләрне барлап иң-иңнәрне билгеләде, милли уеннарда катнашты, дус-туганнары белән очрашып күреште, күңел ачты.

"Әлкидән кала безгә берни кирәкми, дип туп-туры Югары Әлкиебезгә кайта идек..."

Күркәм гадәткә әверелгән «Авыл җыены» бәйрәме Әлки районы Югары Әлки авылында шау-гөр килеп быел 10нчы тапкыр үткәрелде. Тирә-як авыллардан килгән кунаклар, "Ата суы" елгасының шифалы суын эчеп үскән лачыннары, кызлары, шул җирлектә яшәүче авыл халкы гореф-гадәтләрне барлап иң-иңнәрне билгеләде, милли уеннарда катнашты, дус-туганнары белән очрашып күреште, күңел ачты.

— Авыл җыены ул үзенә карата хезмәт туе да. Эшчән, булган Югары Әлкилеләрне җыеп, аларның хезмәтен бәяләп үтәсе, билгелисе килде, - дип сөйләде безгә әлеге чараны оештыручы Югары Әлки мәдәният йорты директоры Фәния Минһаҗева. 

Элек-электән үк ата-бабаларыбыз һәр эшләрен аксакаллар белән киңәшләшкән. Авыл җыены дә Югары Әлки мөхтәсибе  Рифкать хәзрәт Гайнетдиновның хәер-фатиха бирүе, азан әйтүе белән ачылып китте. Аннан соң сәхнә тутырып Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров, тормыш иптәше Люция Мусина, Лилия белән Ләйсән Мәхмүтовалар, Тәлгат Хәйретдинов, Илгәрәй моңлы җырлар таратты. Җор телле, юмор хисле Нәргиз Камалов бөтен тамаша дәвамында барча халыкны үзенә каратып торды. 

Шул авылда туып-үскән яшь биюче Рәзит Минһаҗев, "Казан" бию ансамбле сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова тыпырдатып, төрле биюләр башкарды. 
Әлки районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та барлык якташларын әлеге бәйрәм белән котлады.
— Югары Әлки талантлы сәнгать әһелләрен үстергән авыл буларак дан казанган ул. Югары Әлки аша узучы «Ата суы» елгасының суы шифалыдыр, күрәсең. Биредә Татарстанның танылган артистлары Исламия Мәхмүтова, Рузия Мотыйгуллина, талантлы җитәкче Дамир Каюмов туып үскән. Бик булдыклылар сез, эшли дә, ял да итә беләсез, афәрин, - диде ул. 

Авылның "Тургай" фольклор ансамбле һәм "Ялкын" бию төркеме элек-электән калган йолаларны барлап, халыкка бәйрәм рухы таратты. Ә милләтебезнең милли ризыгы булган чәк-чәк белән һәркемне авыз иттерү-бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.

Мәйдан уртасына авыл алдынгылары чакырылып хөрмәтләнде. Аларның һәрберсенең авыл үсешенә шәхси керткән өлешләрен югары бәяләп, Әлки мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина исеменнән «Иң матур өй», «Иң матур пар», яңа туган балалар, авылның иң өлкән кешеләре, юбилейларын билгеләп үткән абый-апаларга Мактау Грамоталары тапшырылды.  
— Һәр ел саен үткәрелмичә, берничә елга бер тапкыр үткәрелсә дә бик хуп гамәл. Ничә ел күрешмәгән авылдашлар белән күрешәбез. Шундый зур чараны оештырып чыккан Фәниягә бик зур рәхмәт. Үзебез дә фольклор ансамбле составында чыгыш ясыйбыз. Үзенә күрә бер кәеф күтәренкелеге өстибез, -дип бүлеште безнең белән Флюра апа Шакирова белән Фәнүзә апа Садыйкова.

Авыл җыенында төрледән-төрле ярышлар бик үзенчәлекле оештырылган иде. Яшел чирәм буйлап чана шуу, ласты киеп чабу, кул көрәштерү, аркан тартышу, чүлмәк вату кебек ярышлар авыл бәйрәменә килгән һәркемнең күңелендә якты хәтирә булып калыр.

Лилия Мәхмүтова: «Әлкинең яшел чирәмендә уйнап үскән кыз мин»
— 8 айдан 5 яшькә кадәр Мәрвия әбиемдә Югары Әлкидә үскәнмен, - дип искә ала балачагын Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Лилия Мәхмүтова. - Дәү әнигә - әни дип, дәү әтигә әти дип эндәшеп йөри башлаганмын. Әти-әни һәрчак юлда, гастрольдә булды. Берешәр айга күчмә театр белән чыгып китәләр, сагынып кайталар иде. Бөтен балачагым, 10 сыйныфны бетергәнче, Югары Әлкидә үтте. Кыш көне безнең янга Казанга әтинең әнисе Сабира әби килә иде. Ә җәй айларында әнинең әнисе Мәрвия дәү әни янына -  кайтара торган иделәр. Безгә гел әйтәләр иде, ник соң Кара диңгезгә, Артекка барып кайтмыйсыз, башка җирләрне күрер идегез. Без кырт кисеп, Әлкидән кала безгә берни кирәкми, дип туп-туры Югары Әлкиебезгә кайта идек. Май ахырында кайтып, август ахырында гына китәбез моннан. Казан кызлары булгач та, без күбрәк авыл егетләре белән дус булдык. Бер кайткач, Ренат белән өйләнешкән вакыт кына, аны авыл егетләре чакырып алган да, син кем буласың, дип сорыйлар икән. Мин Лилия ире булам дигән. Ә шулаймы, алайса безнең белән киттек, дигәннәр дә, моны үзләре белән иярткәннәр. Печән алып кайтканнар икән, Ренаттан сорыйлар икән, сәнәк тота беләсеңме, беләм, ди икән. Печән өйдереп караганнар Әлки киявеннән. Янәсе, юньле кешеме, кулыннан эш киләме, Лилиягә туры киләме. Андый мизгелләр, истәлекләр бик кадерле безгә. Һәрберсе күңелдә саклана. Биредә кино төшерүебез, чакырган саен кайтуыбыз күп нәрсә турында сөйли. Авыз тутырып без Югары Әлки кызлары дип әйтә алабыз.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading