16+

Җәләловлар: «Җәен хушбуй сибә алмыйбыз»

Кама Тамагы районының Балтач авылы «тач бал» дигән сүздән алынгандыр дигән фикергә килдем әле. Чөнки бу авылда 1000 баштан артык умарта исәпләнә.

Җәләловлар: «Җәен хушбуй сибә алмыйбыз»

Кама Тамагы районының Балтач авылы «тач бал» дигән сүздән алынгандыр дигән фикергә килдем әле. Чөнки бу авылда 1000 баштан артык умарта исәпләнә.

Әллә ни зур авыл түгел ул, нибары йөз хуҗалык бардыр. Авыл халкының кайберләре агрофермада көч түгә, күршедәге Сөйки авылында ачылган гипс заводына барып эшләүчеләр дә бар. Быел мәктәп ябылгач, күбесе эшсез калган. Оптимизация җилләре монда да кагылмый узмаган. Авылдагы сигез бала хәзер биш чакрым тирәсе ераклыктагы Олы Кариле авылына йөреп укый. Башлангыч сыйныфны калдырганнар калдыруын. Тик, ни хикмәт, укырга баласы юк. Мәктәпкәчә яшьтәге өч бала да тиз генә укырга кермәячәк.
Эшсезлек дип аптырап тормый анысы балтачлылар - авылларын балга төрәләр.

Чисталык - беренче урында
Тәҗрибәле умартачыларның берсе Илгиз Җәләлов без килгәндә эшеннән кайтып кына кергән иде әле. Белеме буенча биология укытучысы, мәктәп ябылгач, эшсез калган, шуңа да вакытлыча булса да, юл төзелешенә эшкә урнашкан. Илгиз абый инде 30 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә. Бу һөнәрне ул әле балачагында әтисеннән өйрәнеп калган. Җәләловлар нәселләре белән умартачылар. Хәзер Илгиз абыйларның 60 баш умарталары бар. Балтачка барыр алдыннан гына күрше авылда бер малайны умарта чаккан иде. Сулышы буылган, шешенгән, кан басымы күтәрелгән бу малайга шәфкать туташлары гына ярдәм итә алды. Мөгаен, кавказ кортлары чаккандыр, алар бик усал була, диделәр авылда. Мин дә беренче эш итеп Илгиз абыйдан кортның нәселләре белән кызыксындым.
- Читтән кайткан кортларга кызыкмыйм. Кавказ, карпат кортларын үрчетүчеләр бар анысы авылда да. Тик алар белән төрле авырулар тараласыннан куркам. Шуңа да үзебездә очрый торган урта рус нәселле кортлар асрыйм, - ди Илгиз абый.
Умарта карауның үз серләре бардыр, дип уйларга да өлгермим, хуҗа, уйларымны укыгандай, эләктереп ала:
- Мәрхүм бабам гомер буе умарта үрчетеп, гомер буе нәрсә эшләгәнемне аңламадым дип әйтә торган иде. Мин дә аерым серен әйтә алмыйм. Һәр елны үзенчә бит әле ул, быелгы алымнар икенче елгы кортлар өчен туры килмәскә мөмкин. Һәрберсенең үз холкы.
Җәләловларның умартачылык һөнәрен дәвам иттерүчеләр бер Илгиз абый гына түгел. Әңгәмәдәшемнең абыйсы 80 баш умарта тота. Апасының өч улының да 200 баш умартасы бар. Илгиз абый хатыны Ләлә апаны, ике кызын да бал җыярга өйрәткән. Алар аның төп ярдәмчеләре.
- Умартачылык белән бабаебыз шөгыльләнгәнен хәтерлим. Шуңа да Илгизгә бик теләп булышам. Үз кыенлыклары бар инде, бакчада тыныч кына чүп утыйм димә, җәен хушбуй да сипкән юк, кортлар төрле ят исләрне өнәп бетерми бит, - ди Ләлә апа.
Бал кортлары чисталык ярата. Шуңа да Илгиз абый ояларны, бакчаны гел тәртиптә тота. Бал аертканда да махсус чиста киемнәрен кия. Бал саклый торган йортында да тузан бөртеге күрмәссең. Һәр нәрсә үз урынында.

Кыз картаймый, бал бозылмый...
Җәләловлар бер оядан 30 килолап бал җыеп ала. Балның бер өлешеннән сораган кешеләргә дәвалану өчен төрле дарулар ясыйлар. Интернет аша, китаптан укып, әтисе өйрәтеп калдырган рецептлар ярдәмендә төрле авырулардан дәвалый торган мазьләр, катнашмалар, төнәтмәләр әзерли Илгиз абый. Балның күбесе күчтәнәчкә китеп бара. Калганын саталар. Килосын 200‑250 сумга бирәләр. Ләкин соңгы елларда умартачылык та керемле кәсеп булуыннан туктаган бугай. Алучы бик юк икән. Балтачта ике кешенең берсе умарта тоту белән генә дә бәйле түгел бу. Бал ашаучылар сирәкме шунда? Әнә күршебездә яшәүче Фирая апа кышы буена банка‑банка бал ашап бетерә иде. Хәзер туктады. Шикәр диабеты кешедә еш очрый дип, балдан баш тарткан.
- Арзан балга кызыга кеше. Ләкин сыйфатлы чын балга җитәмени? Элегрәк үзебезгә ашарга да калмый иде. Балны урнаштыру белән кыенлыклар тугач, күңел төшеп китә инде. Хәер, кыз картаймый, бал бозылмый, диләр бит, - ди Илгиз абый.
Чәй янында Илгиз абый бал кортлары турында тәмләп сөйләвен дәвам итте. Һәр бал корты да кәрәздәге алтыпочмакларны иң оста архитекторлар кебек бер-берсенә миллиметрга кадәр төгәллек белән тигез итеп ясый икән. Бал кортлары җыйган серкәне ашказанындагы фермент белән кушып косып чыгара. Аннары канатлары белән җилпеп кәрәздән кәрәзгә күчереп киптерә. Шул рәвешле без ашыйсы бал кортның ашказаны аша берничә мәртәбә уза. Чын балны аеруның да үз серләре бар. Баксаң, балның хәтере бар икән: сыек балга аз гына су салып чайкап аласың да, бервакыттан чын бал өстендә кәрәз рәсеме барлыкка килә.
Илгиз абыйның тагын бер яратып эшли торган шөгыле - агач эшкәртү. Балта остасы капкасына бизәкләрне дә үзе төшергән. Кыргый бал кортлары ияләшә торган урманнарда гына була торган агач куышыннан ясалган умарталар да Илгиз абыйның хезмәте. Алар өчен махсус кәрәзләрне дә агачтан түгәрәкләп ясый ул. Үзенчәлекле умартаның тышына сурәтләр уеп ясаган.
- Берара умартачылар ояларны озынча, тәбәнәк итеп ясый башладылар. Бу умартачылыкка салым кертелгән заманнарда барлыкка килде. Бер умартада ике оя үрчи иде, чынлыкта бер оя өчен генә түлисең. Ләкин умарта өчен озын биек оялар кулайрак. Шуңа да электәге кебек шундый оялар ясап карадым, - ди Илгиз абый.

Умартасыз имезлексез бала кебек
Кама Тамагы якларында бал сатучылар шактый. Шулай да Җәләловларның балларын ышанып ала кеше. Атлыклы умартачы Гаяз бабасының даны еракларга таралган булган шул, аның исеменә тап төшерергә ярамый, шуңа да натураль, чиста бал гына тәкъдим итә алар.
- Мин балга нәрсәдер кушалар дигәнне бөтенләй аңламыйм. Бәлки чын карабодай, чын юкә балы дип аерып әйтүдә ялгышлык бардыр. Кортның нинди чәчәктән серкә җыйганын кайдан күреп бетерәсең. Бал кортларына шикәр комы ашаталар икән диләр. Мин кыш буена җитәрлек итеп бер ояга 20 килолап бал калдырам, дөрес, язын кортлар бик ачыкканда, ач булмасыннар дип, шикәр комы биргәнем бар анысы. Ләкин бу бик аз күләмдә, аларны саклап калу өчен генә, - ди умартачы.
Ни хикмәт, дәвалану максатыннан үзләренең балны бик файдаланганнары юк икән. Без иммунитетны ныгытучы перга белән кызыксына башлагач та, «Кара әле, безгә дә ашарга кирәк әле аны», - дип көлешеп куйдылар.
Умартачылык белән озак шөгыльләнергә җыенасызмы дип кызыксынгач, Илгиз абый:
- Имезлектән аерылган бала кебек булам бит аннары, умарталарымнан башка күңелсез булачак, - диде.


Чәчәк балы микробларга каршы көрәшә, баш авыртканда, йокысызлыктан интеккәндә файда.


Агач куышыннан ясалган умарталарга күбрәк кыргый кортлар оялый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading