Май коңгызы чынлап та активлашкан Казан университетының фундаменталь медицина һәм биология институты доценты Николай Шулаев, корткычларның глобаль һөҗүме әлегә күзәтелми, ди. Әмма май коңгызы чынлап та активлашкан.
– Бердәнбер май коңгызының гына саны артуын күрәбез. Аның личинкалары өч ел дәвамында туфракта үсә. Дүртенче елга зур коңгыз барлыкка килә. Бу өч ел рәттән кышның гына түгел, җәйнең дә коры һәм җылы килүе, шуның белән личинкаларга үсәргә яхшы шартлар туу нәтиҗәсе. Әйтергә кирәк: көрәшергә бик кыен булган корткыч төрләре бар. Май коңгызы – шундыйлардан, – дип кисәтә белгеч.
«Россельхозцентр» учреждениесенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова әйтүенчә, салкын һәм яңгырлы май чәчү компаниясен генә тоткарлап калмыйча, авыл хуҗалыгы культураларын зарарлы бөҗәкләр зыяныннан да саклап торган. – Бөртекле культураларга, гадәттә, иң беренче булып борча-коңгыз зыян сала. Апрель аендагы җылы һава торышы нәкъ менә шушы корткычларның активлашуына китерде. Бу корткычлар туфракның өске катламында, үсемлек калдыклары астында кышлый. Бөртеклеләр шытып чыгып, өченче яфрагы барлыкка килгән чорда, көннәр кояшлы эссе торганда, алар аеруча куркыныч. Коңгыз кыяклыларның яфрагы белән туклана, яфрак өслегенең 50 проценты зарарланганда, үсемлек үсештән артта кала, ә 75 процентына зыян килгәндә, үсемлек үлә. Бигрәк тә бодай һәм арпа нык зыян күрә. Ә инде май аендагы яңгырлы салкынча, җилле һава шартларында борчалар туклана алмый һәм сабан культураларының үсентеләренә зыян килми. Алар туфрак төерләре астына яшеренәләр, шуңа күрә бу вакытта дезинсекция кирәк түгел, – ди белгеч. Температура режимы һәм май аенда явым-төшемнәр күләме тотрыклы булмау яфрак авырулары, әйтик, ончыл чык үсешенә китергән. – Инфекция башта аскы һәм урта ярус яфракларында тарала. Аннары ул акрынлап сабагына зыян сала. Ончыл чык белән зарарланган үсемлекләрдә хлорофилл таркала, сабаклар саны кими, яфракларның вакытыннан алда кибү күзәтелә, ашлыкның сыйфаты кими. Шуның белән 15-35 процент уңыш югалырга мөмкин. Хәзерге вакытта ончыл чыкның үсеше күзәтелми, – ди әңгәмәдәшем.
“Җир беркайчан да тирестән туймый” Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче Рәис абый Шәкүров әйтүенчә, кышы җылы булса да, май аенда көннәр салкын торганга һәм яңгыр мул яуганга, корткыч бөҗәкләр бик үрчи алмаган.
– Яңгырларның файдасы галәмәт яхшы булды быел. Узган ел бу вакытта юкәнең чәчәге бөреләрен корт ашап бетергән иде, быел күренмиләр, – ди ул. Ә менә аның бакчасында узган ел бәрәңге корты бик аз булган. Аныңча, бәрәңге корты озын сабаклы яхшы сортлы бәрәңгеләргә бик ияләшми.
– Бәрәңге корты 40 градус суык булса да үлми. Кышның нинди килүенә карамастан, аннан котылып булмый. Ул бит ясалма корткыч, суыгын да, эссесен дә белми. Агуласаң гына инде. Без бәрәңге утырттык, кортлар күренмәде. Былтыр алар бакчада бик әз булды. Мин моны озын сабаклы булып үсә торган яхшы сортлы бәрәңге утыртудан күрәм. Луговской, Рамон, Удача, Розара сортларын утыртабыз. Сабаклары бер метр тирәсе була, алганда кыенга туры килгәч, ичмасам, кортлар да ашап бетермәгән дип сукранам аптырагач. Невский дигән сортның сабагы кыска була менә, корт ашап бетерә, – ди ул.
Эт эчәгесеннән котылу өчен бакчага ел да чи тирес кертергә киңәш итә. – Терлек күп асрыйбыз, сидеге бер кая агып төшми, зур итеп казылган чокырга җыелып бара. Көзен, кышын бакчага чыгарып түгәм шуны. Ул шул аммиак суы бит, эч эчәгесенең тамырын корыта. Тиресне черетеп кертергә кирәкми, чөнки аннан берни калмаган була. Тиресне кертәм дә сукалыйм. Җир беркайчан да тирестән туймый. Бозмый, күпертә генә. Гомер-гомергә тирес түктеләр. Ә менә тирес белән алабута орлыгы керә анысы. Әмма бәрәңге тишелгәч ат белән ике тапкыр тырмалагач бетә алары да. Тик моны эссе көнне көндез эшләргә кирәк”, – дип аңлатты тәҗрибәле авыл агае.
Комментарийлар