16+

“Мал асрауның файдасы елдан-ел бетә бара”

Быелгы җәйдә, яңгырлар яумау аркасында, печәне дә, ашлык уңышы да сөендерерлек булмады. Уңыш аз булгач, терлек азыгы да кыйммәтләнде. Шуңа да авыл халкы бүген, терлекләр санын киметмичә генә кышны ничек чыгасы булыр, дип уйлана. Кышка авыл халкы нинди кәеф белән керә? Малларына җитәрлек азык әзерли алганнармы? Берничә газета укучыбызга шалтыратып, хәлләрен белеп алдык.

“Мал асрауның файдасы елдан-ел бетә бара”

Быелгы җәйдә, яңгырлар яумау аркасында, печәне дә, ашлык уңышы да сөендерерлек булмады. Уңыш аз булгач, терлек азыгы да кыйммәтләнде. Шуңа да авыл халкы бүген, терлекләр санын киметмичә генә кышны ничек чыгасы булыр, дип уйлана. Кышка авыл халкы нинди кәеф белән керә? Малларына җитәрлек азык әзерли алганнармы? Берничә газета укучыбызга шалтыратып, хәлләрен белеп алдык.

Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылыннан Фәнис абый Шәрипов яз көне үк арпадан 40 тонна уңыш алырмын дип фаразлаган булган. Корылык сәбәпле, көткәннең яртысы гына чыккан. Моның кадәр терлекне ашату өчен ел әйләнесенә 40 тонна фураж кирәк аларга. 22 тоннаны үзе әзерли алган, калганын сатып аласы була.

Шәриповлар утыз баш эре терлек асрый. Аларның унҗидесе сыерлар, калганы үгезләр. Сигез гектардан артык җирдә фураж өчен арпа үстерә. Печәнне авылдашларының пай җиреннән җыеп ала.

– Печәнне сатып алганыбыз юк, анысын үзебезгә җитәрлек әзерлибез.  Ә менә фуражны алырга туры килә. Яз көне 150 мең сумга 15 тонна алган идем. Августка аны ашатып бетердем. Аена 3 тонна фураж китә, аны да кысыбрак тотарга тырышабыз. Бәяләрен белешкән идек. Арпаны – 17 сумнан, бодайны 22 сумнан саталар. Язга тагын да кыйммәтләнәчәк әле. Фураж ашатмасаң, сыерның сөте аз чыга. Үгезләрне дә симертеп булмый. Аларны авырлыгы 5 центнердан арттырып сата идек. Быел аның кадәр авырлык җыйганын көтеп булмастыр, ашатырга күп кирәк, иртәрәк сатарбыз дип торабыз. Яңарак кына, азмы-күпме фуражны кысып тотарга булышмасмы дип, ике тонна ярым бәрәңге сатып алдым. Аның килограммы 8 сумнан гына булды. Сөт акчасына терлек азыгы алабыз. Шуның белән аны сизми дә калабыз. Ягулыкка да күп китә, ярый техникам үземнеке әле, – ди Фәнис абый.

Биектау районының Татар Урматы авылында яшәүче Рамил Гыйльманов быел ике тонна икмәкне килограммын 15 сумнан сатып алган. Әле бу арзан, авылда фермерлар 18 сумнан сатты, ди ул. Бер рулон печән 1500 сумга төшкән. Ике терлегең булса, кыш чыгарга ун рулон печән кирәк. Анысы да саклап кына тотсаң. Болардан тыш икмәк заводыннан бракка чыккан каткан ипиләрне сатып ала, бер капчыгы 350 сумга төшә икән.

– Менә шуннан исәпләп чыгарыгыз инде күпме акча тотылганын. Сөт бәясе һаман шул тора, ә икмәк белән печән хакы быел шактый артты. Үткән елны бер рулон печәнне 1000 сумга, ә икмәкне 9 сумга алган идек. Мал асрауның файдасы елдан-ел бетә бара. Үзеңә иткә бер үгез асрасаң гына инде, – ди Рамил.
Теләче районының Олы Мәтәскә авылы фермерлары Вәлиуллиннар, авыр булачак, әмма терлекләрнең баш санын саклап калырга тырышачакбыз, диләр. Аларның бүгенге көндә 87 баш мөгезле эре терлеге бар. 140 гектар җирдә печән һәм икмәк үстерәләр.

– Печәнне ел да үзебезгә җитәрлек итеп әзерли ала идек. Быел ул гына җитмәде, өстәмә сатып та алдык. Икмәк тә начар булды. Аны баштарак килограммын 15 сумнан, аннары 18дән, ахыргысын 20 сумнан алдык. Болардан кала әле ягулыкка, техниканың запас частьләренә дә бәяләр артты. Ә менә сөтнеке узган елдан бирле 23 сум тора. Итнеке бик әзгә генә күтәрелде. Авылда сыер асраучылар юк диярлек. Ит өчен үгез генә тоталар. Терлек азыгына бәяләр болай торса, булган бозауны үстереп бетереп, яңаларын алып булмас дип борчылалар, – ди Алмазия Вәлиуллина.  

Буа районының Аксу авылыннан фермер Фирдүс Салаватуллин яшелчәчелек һәм үсемчелек белән шөгыльләнә. Моннан тыш атлар асрый.
– Бәрәңге дә, ашлык белән печән дә ике тапкырга азрак чыкты. Узган ел иген бер гектарына 45 центнер чыккан иде, быел 15-16 центнер гына алдык. Бик аз инде бу. Пай җирләре өчен халыкка печән тараттык. Терлек азыгын ел да үзебезгә җитәрлек итеп әзерли идек, быел кимрәк булды, авыргарак туры киләчәк. Шуны уйлап, тайларны киләсе ел башына гына алырга булдык, аларны без ел да көздән ала идек, – ди фермер.
Шуннан Фирдүс абый сүзне бөтенләй икенче якка борып җибәрде.

– Авыл халкы бу авырлыкка гына түзәр, коронавирус дигән зәхмәт кенә аяктан ега күрмәсен, исәнлек кирәк, – ди ул.
Эре агрофирмаларның күбесе кышны узган елгы запас азык белән чыгарга өметләнә. "Август-Агро" компаниясе генераль директоры Айдар Галәветдинов әйтүенчә дә, терлекчелек комплекслары быел әзерләнгән һәм былтырдан калган запас азык белән тәэмин ителгән.
– Терлек азыгын үз кырларыбызда әзерлибез. Үткән елны терлек азыгын зур запас белән әзерләгән идек. Маллар саны артуны да күз алдында тотканда, хәстәрләп куйган азык киләсе ел уңышына кадәр җитәргә тиеш. Быел, башка терлекчелек предприятиеләре кебек үк, бәяләр арту, локдаун һәм илләр арасындагы товар әйләнеше тоткарлану белән бәйле авырлыклар белән очраштык, чөнки без рационга чит илдән кертелгән ингредиентларны да кушабыз, – диде ул.    

Мондый авыр елда терлек асраган хуҗалыкларга берәр төрле ярдәм күрсәтелерме? Әлеге сорау белән без Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Аннан алынган хатта “аномаль корылык белән бәйле рәвештә сөтчелек терлекчелегенә ярдәм булачак. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Россия Хөкүмәтенең 2021 елның 6 февралендәге 118 нче карарына сөт бирә торган мөгезле эре терлек азыгы сатып алуга Россия субъектлары бюджетыннан акчалар бирү тәртибен һәм шартларын күздә тоткан региональ норматив хокукый актларны эшләгәндә исәпкә алу өчен үзгәрешләр кертү турында»гы карар проектын җибәрде.

Сыерларга сатып алынган азык субсидияләнәчәк. Бүгенге көнгә хуҗалыклар сатып алынган азыкны субсидияләүгә документлар пакеты җыя башлыйлар (кайтарту шартнамәләре, счет-фактуралар, товар-транспорт накладнойлары, терлек азыгы сатып алуны раслый торган түләү кәгазьләре. 2021 елда Татарстанга субсидия бүлеп бирү өчен федераль бюджеттан сыерларга терлек азыгы алуга 716058,1 сум акча бирелер дип көтелә”, – диелгән министрлыкның матбугат үзәгеннән алынган хатта. Әлеге ярдәм фермерларга һәм эре хуҗалыкларга каралган. Ә шәхси хуҗалыкларга август аенда савым сыерлары тотуга чыгымнарны каплау өчен 300 миллион сум субсидия бүлеп бирелде.
*
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөт продуктларына бәяләр артуны фаразлый. Ведомсто хөкүмәткә “Җитештерүчеләрнең бәяләре турында”гы докладын юллаган, дип яза «Известия». Белгечләр билгеләп узганча, терлек һәм сөт продукцияләренең үзкыйммәте арту күзәтелә, шул исәптән бу терлек азыгына, ягулык-майлау материалларына бәяләр арту белән дә бәйле. Җитештерүчеләрдә чи сөтнең бер килограммы – 27,6 сум (бер елда 7,7 процентка арткан), майның – 526,3 сум (5,9 процентка арткан), сырныкы – 391,5 сум (4,1 процентка күтәрелгән) булган. Җитештерүнең үзкыйммәте арту, шулай ук 1 сентябрьдән кертелгән таләпләр буенча сөт продукциясен мәҗбүри маркировкалау бәя артуга китерәчәк.

Фото авторныкы

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading