16+

Марат Җәббаров сөт бәясе төшүгә ачыклык кертте

Бүген авыл халкын борчыган иң зур поблема – сөт бәяләренең төшүе. Җәйге чорда сөткә бәя болай да төшә анысы. Әмма кыш уртасында кимүе халыкны тәмам аптырашта калдырды.  Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та тукталды әлеге мәсьәләгә. 

Марат Җәббаров сөт бәясе төшүгә ачыклык кертте

Бүген авыл халкын борчыган иң зур поблема – сөт бәяләренең төшүе. Җәйге чорда сөткә бәя болай да төшә анысы. Әмма кыш уртасында кимүе халыкны тәмам аптырашта калдырды.  Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та тукталды әлеге мәсьәләгә. 

Министр хәбәр иткәнчә, республикада тәүлегенә 4 800 тоннадан артык сөт сатыла, шул исәптән 4 220 тоннасы – хуҗалыклардан, 620 тоннасы – халыктан җыелган сөт. Сөт заводларында 4100 дән 4 200 тоннага кадәр сөт җитештерелә.

–   3 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, хуҗалыклардан сөтне сатып алу бәясе уртача 29,43 сумны тәшкил итә, бу НДСтан башка. 2022 елның шушы чорыннан 4,39 сумга кимрәк булуы күренә. Шул ук вакытта сөткә бәя 2021 елның шушы чорыннан 3,85 сумга һәм 2020 ел белән чагыштырганда, 5,51 сумга югарырак. Шәхси хуҗалыклардан алынган сөткә килгәндә, алардан 23,44 сумга сатып алына. Быелның февраль аеннан ул 3,19 сумга түбәнрәк. Әмма 2021 ел белән чагыштырсак, 2,09 сумга, 2020 елдан 2,83 сумга югарырак. Бәяләр февральдән төшә башлады. Әлеге вакытка 34,18 дән 33,66 сумга төште. Соңгы ике атнада бәя белән бәйле вазгыять тотрыклыланды, – дип ачыклык кертте министр.

Бәя төшүнең сәбәбенә дә тукталды. Узган елның март һәм февраль аенда майсызландырылган коры сөтне сату бәясе НДСтан башка 280-290 сумга кадәр җиткән. Ә җитештерүнең үзкыйммәте – 215-230 сум.  Шуңа да гадәти сөт 34-36 сумга сатылган вакытта, күпләр актив рәвештә кредит алган һәм майсызландырылган сөт алып, киптерергә озата башлаган.

–   Шуңа бәйле рәвештә базарда тәкъдимнәр артык күп булып, бәяләр кими башлады. Сөтне сатып алу бәяләренә күрә биржа товарларын (шул исәптән ак май) җитештерү зыянга әйләнде. Хәзерге вакытта коры майсызландырылган сөтнең бәясе НДСтан башка 145 сумны тәшкил итә. Моннан тыш, халыкның сөт продуктларын куллануы кимү дә бәягә йогынты ясамый калмады. Шул ук вакытта сөт җитештерү күләме дә артты. Җитештерү күләмен һәм базарда конкуренциягә сәләтлелекне саклап калу өчен җитештерүчеләр сөт-чималның сатып алу бәясен киметергә мәҗбүр, – диде аграр министр.

Ярдәм чаралары да да бар анысы. Март ахырында республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларына гыйнвар-февраль айларында 1 килограмм сатылган сөткә субсидия бирелгән. Россия бюджетыннан финанслана торган субсидиянең гомуми суммасы – 1 миллиард 279 миллион сум. Субсидияне 485 авыл хуҗалыгы оешмасы һәм крестьян-фермер хуҗалыгы алган. Гыйнвар-февраль айларында сатылган 1 килограмм сөткә республика буенча уртача ставка, югары коэффициентларны исәпкә алып, 5 сум 83 тиен тәшкил иткән.

Спикер язгы чәчү эшләре барышы белән дә таныштырып үтте. Быелгы чәчүне очлап чыгар өчен, 37,3 миллиард сум акча тотылачак. Моңа ашлама, орлык, үсемлелкәрне саклау чаралары, запас частьләр, ягулык сатып алу һәм башка чыгымнар кергән. 
Чәчү мәйданы былтыргы күләмдә калган – 2,7 миллион гектар. 

Бөртеклеләрне чәчүгә беренчеләрдән булып Нурлат, Азнакай, Актаныш, Зәй, Чирмешән муниципаль районнары керешкән. 24,3 мең гектар сабан культуралары (1,3 процент) чәчелгән. 
–   Гомумән алганда, язгы кыр эшләренә әзерлек югары дәрәҗәдә. Чәчүне уңышлы уздыру өчен бөтен көчебезне куячакбыз, – диде Марат Җәббаров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Лениногорский районында хужалыктан жыйган соткэ 16 сум тулилэр. Бу бит инде акылга сыймаслык, сот сатып акчасы булмасмы дип асырый халык. Э бу бэягэ сыер тоту бер ничек тэ булмый. Малга бит фуражын да алырга кирэк, э ансы кыммэт. Купме печэн эзерлэп орыласын, (гафу, узэккэ уткэнгэ).

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сотне хакы тошкэч. Халык ка сата торган май, сот, эремчек, кефир, катык хаклары да тошэ инде алайса.

      Мөһим

      loading