16+

Менә бу тавык, ичмасам!

Бәйрәм көннәрендә апамнарга кунакка барган идем. Бу җәйдә аларда гаҗәп бер хәл булган: тавыклары 33 чебеш бүләк иткән.

Менә бу тавык, ичмасам!

Бәйрәм көннәрендә апамнарга кунакка барган идем. Бу җәйдә аларда гаҗәп бер хәл булган: тавыклары 33 чебеш бүләк иткән.

Авылда мал-туарларын киметүчеләр шактый хәзер, ә менә тавык-чебешне яшьләр генә түгел, әби-бабайлар да асрый әле. Җәйгелеккә генә дип, авылга кайтучы өлкәннәр дә, ичмасам, бер иптәш бит алар, дип, тавык сатып ала. Шуңа күрә, сары йомгаклары янында корт-корт килеп йөргән тавыкларны һәр авылда очратырга мөмкиндер. Әй китәләр чебешләр тезелешеп... Әниләре аларны ашарга-эчәргә өйрәтә, кунакчага ничек менәсен күрсәтә... Ә менә бер-бер куркыныч янаса, чебешләр бик тиз генә әниләре канаты астына керә дә кача. Тавык чебешләрен якынча 5 атна тәрбияли, соңыннан мөстәкыйльлектә калдыра.
Дөрес, бөтен тавык та чеби чыгармый анысы. Ә кайберәүләре бер җәйдә берничә тапкыр да утырырга мөмкин. Хуҗалар кайвакытта, тавык утырсын өчен, махсус ризыклар да ашата икән. Тавык, имештер, эремчек, балык ашатсаң, утыра. Кайберәүләр чүпрә дә ашата ди.
Инкубаторда чыгарылган чебеш сатып алганчы, үзеңнеке булу күпкә әйбәтрәк инде. Сатып алынган чебешләрне сакларга, һәрдаим күзәтеп торырга кирәк булса, үзе чыгарган чебиләрне тавык үзе тәрбияли: җил-яңгырдан саклый, яшәргә өйрәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading