Шәһри Казан

Мичтә пирог пешерә, идән астында суган үстерә

Теләче районында бер бакча белән сокланып торганда, берәү, суганны бакчада кем дә үстерә, Гөлнур апа Шәфыйкова кебек аны идән астында үстереп кара син, дигән иде. Суганын үстереп карарга кызыкмасак та, Гөлнур апаны күреп, танышасыбыз килде... Гөлнур апа кышын өч капчык суган утыртып, уңышын алган инде. - Яз башында тагын өч...

Теләче районында бер бакча белән сокланып торганда, берәү, суганны бакчада кем дә үстерә, Гөлнур апа Шәфыйкова кебек аны идән астында үстереп кара син, дигән иде. Суганын үстереп карарга кызыкмасак та, Гөлнур апаны күреп, танышасыбыз килде...
Гөлнур апа кышын өч капчык суган утыртып, уңышын алган инде.
- Яз башында тагын өч капчык кайтарткан идем дә, туфракка аның икесен генә күмдем. Аларның да кыякларын җыеп алып бетердем. Җәйгә суганны бакчада гына үстерәчәкмен, - ди ул.
Гөлнур апа пенсиядә икән. Гел эшләп өйрәнгән кеше тик тора белми бит инде ул.
- Пенсиягә чыккач, авылдан балалар янына күченеп килдек. Башта мал асрадык, көннәр шуның белән юанып үтә иде. Сыерны бетергәч, эш калмады. Иртән барысын да мәктәпкә, эшкә озатам. Аннары бер кат өй эшләрен башкарып чыгам. Вакыт дигәнең һаман бармый, ятып та торган булам. Унбиш минуттан озаграк ята алмыйм, тагын торып өй буйлап йөрим. Бервакыт ирем идән астында суган үстергәннәрен күреп кайткан. Без дә кызыктык шуңа. Өч капчык суганны, озын агач тартмалар ясап, аларга ком тутырып, берсен берсенә терәтеп утырттык. Унбиш көннән алар шытып та чыкты. Суны шланга белән генә сибәм. Көне буе уты янып тора. Суган кыякларын җыеп, бәйләм-бәйләм итеп кибеткә сатуга чыгарып бардым, - ди Гөлнур апа.
Суган үстерүдән тыш тагын бер шөгыль тапкан ул: пироглар, гөбәдия пешереп сата. Көненә ун төрле таба ашы пешерә. Үзе әйтүенчә, камыр ризыгын бик теләп алалар икән. Коръән ашларына, туйларга да пешертәләр ди.
- Ризык пешерергә бик яратам мин. Бәйрәм вакытларында егермешәр пирог пешергән чаклар да була. Гөбәдияне яратып алалар, - дип, аны пешерү серләре белән дә бүлеште хуҗабикә. - Камырына фәкать «Люкс» чүпрәсен генә кулланам. Бер литр суга ярты пачка чүпрә исәбеннән саласы була. Камырга ярты чокыр үсемлек мае, ярты чокыр туң май салам. Туң май белән эшләгәндә, камыр кулга ябышмый, камырны да тиз генә катырмый. Төбенә әз генә иттарткыч аша чыгарылган күрәгә җәям. Өстенә корт сибәм. Анысын суыткычта саклыйм. Корты булмаган кеше күрәгәне генә дә җәя икән, әмма мин икесен дә җәяргә яратам. Бер гөбәдиягә бер стакан дөге бүрттерәм. Дөгенең йомры формасындагысын алам. Таралып торсын өчен, аңа аз гына үсемлек мае салып болгатам. Эчлеген катламлап түгел, бутап салам. Атланмайны да эретмичә, телемләп салгач әйбәт. Кабартып тормыйм, шунда ук газ миченә тыгам.
Халык балан пирогын да бик ярата ди. Эчлеген ничек ясыйсыз дип төпченми калмадык, әлбәттә.
- «Сельский» ипиен киптереп куям, аннары аны салкын суга салып җебетәм дә кул белән генә уам. Кайнап чыккан суга шикәр, балан салам. Балан сары төскә кергәнче кайнатам, аннары ипине кушам. Сыер мае белән квас онын да өстим. Оешмасын өчен, гел болгатып торырга кирәк, - дип бәйнә-бәйнә аңлатты безгә Гөлнур апа.
Алма эчлеген дә иттарткыч аша чыгарып, суыткычта саклый ул. Пирог эчлегенә аны күрәгә җимеше белән кушып сала икән.
- Ун төрле камыр ризыгын пешерергә ике-өч сәгать җитә инде, көннең икенче яртысында тагын нәрсә эшлим икән дип баш ватып йөрим, әле ярый бакча эшләре башланды, - ди бер дә тик тора белмәгән Гөлнур апа.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: