– Тормыш иптәшем белән Марий Элның Козьмодемьянск шәһәрендә урнашкан комплекста кунак булдык. Анда мариларның тарихы, көнкүреше турында бик эчтәлекле итеп сөйләделәр, безгә бу шундый зур тәэсир итте ки, 1990 елда ук этно-музей ачарга уйладык. Менә 20 ел бу идеяне күңел түрендә саклап йөрттек. Лаеклы ялга чыккач, балаларыбыз үскәч, 2010 елда “Татар авылы”на нигез салырга булдык. Бу урынга бөтен Татарстан һәм күрше республикалардан объектлар тупладык. Йортларны сүтеп, алып килеп, кире җыйдык - дип сөйләде ул.
“Татар авылы” комплексының төп максаты - татарларның 100 ел элек ничек яшәгәннәрен күрсәтү, бай тарихи мирасны саклап калу. Дамир Камалетдинов сүзләренчә, мондый музейлар башка милләтләрнең барысында диярлек бик яхшы эшләп килә. Ә татарныкы булмаган.
Ачык һавада урнашкан музейда элеккеге йортлар, һөнәрчеләрнең эш кораллары сакланган. Комплекс буенча экскурсияне Дамир абый үзе алып бара. Һәр кунагын ул тальян көйләре белән каршы ала. “Туган тел”не җырлата, биетә. “Биемәсәгез кертмибез”, - дип тә шаярта әле. Татарның читекләре турында да Дамир абый бик тәмләп сөйли. Тарихны үзгәртеп булмый инде, барыбыз да бер чыганакларны кулланабыз, ә шулай да Дамир әфәнденең сөйкемле сөяге бар.
- Идел буе Болгары читек ясаучылары белән дан тоткан. Казан тегүе (казанский шов) өч төрле җептән ясалган. Казан тегүе ярдәмендә осталар читекләрдә кул белән бизәкләнгән тире детальләрен тоташтырганнар. Әлеге технологияне ата-бабаларыбыз күп еллар сер итеп саклаганнар. Читекләр дым һәм су үткәрми торган булганнар. Барлык татар һәм рус байлары безнең читекләрне кигән. Хәтта Сергей Есенинның хатыны Америка биючесе Айседора Дункан да татар читекләреннән йөргән, - ди Дамир әфәнде.
Этно-музейның һәр йорты үзенчәлекле экспонатларга бай. Элек йортларны җылыту өчен кулланылган 1970 елгы кизәк, тимерче кораллары һәм башкалар. Саный китсәң, бер газета да җитмәстер...
Комментарийлар