16+

Нурзадә: “Мин киткәч, елама, тормыш дәвам итә”, – диде

Күптән түгел Татарстанның атказанган артисты Нурзадәнең гаиләсенә кайгы ишек шакыды: җырчының әтисе вафат булды. “Хәзер мин дә ятим инде”, – ди ул.

Нурзадә: “Мин киткәч, елама, тормыш дәвам итә”, – диде

Күптән түгел Татарстанның атказанган артисты Нурзадәнең гаиләсенә кайгы ишек шакыды: җырчының әтисе вафат булды. “Хәзер мин дә ятим инде”, – ди ул.

“Хатын-кыз буларак иң бәхетле елларым иде ул”

– Әтиегез вафатына 40 көн булды. Авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Аны искә алуыбыз рухына дога булып ирешсен. Үзегезнең хәлегез ничек?
– Әле дә ышанып бетә алмыйм. Әтинең кырыгы 22сенә туры килә иде, без ашны туган көнендә, 23 майда уздырырга булдык. Ул беркайчан да туган көнен үткәрмәде. “Үземнең картаюыма шатланыйммы?” – дип әйтә иде. Быелгы сезонда әти концертыма да килә алмады. “Борчылма, әти. Киләсе елга юбилей, шунда килерсең”, – дигән идем. Язмады шул...  Әти авырып, хастаханәгә эләккәч тә: “Беркемгә дә әйтмә. Авыруымны кеше белмәсен”, – диде. Гомумән, социаль челтәрләрдә шәхси тормышымның бар нечкәлекләрен күрсәтмим, шуңа әтинең китеп баруы күпләр өчен аяз көндә яшен суккан кебек булды. Без энем белән гыйнвар аеннан ут эчендә яшәдек. 

– Озак авырдымы?
– Декабрь аенда рәхәтләнеп кар көрәп йөри иде әле. Гыйнвар аенда салкын тигәч: “Баш авырта, температура күтәрелүдән нинди дару эчәләр?” – дип сорап шалтыратты. Даруның исемен хәтерләмәве дә, соңгы берничә елда бөтенләй даруларга кагылмавын исбатлый. Пандемия вакытында да авырмады. Мин авырганда да: “Бирешмә, син бирешә торган кеше түгел”, – дип кәефне күтәреп торды. Фатирда берүзем генә булгач, башка төрле уйлар килде. Шулвакыт әтигә: “Ялгыз яшәү кыен. Берәр кеше белән таныштырыйкмы?” – дип сорадым. Бу теманы бүтән кузгатмаска кушты. Әти әнигә тугры калды. “Әниегезне беркем дә алыштыра алмый”, – диде. Әнинең вафатыннан соң канатлары сынган төсле булды. Әти бер дә сәламәтлегенә зарланмады. Температура белән авырган вакытта: “Ашказаны авырта”, – дип әйтте. Башта берәр ризык ярамаган дип уйладым. Шулай да хастаханәгә барырга кыстадым, тыңламады. Әтинең хәлен белергә дип авылга кайттым. Өйгә кердем, ә әти саргаеп беткән. Әти дә минем сәерсенеп каравымны сизеп, “сары авыруыдыр миндә”, – дип әйтеп куйды. Йогышлы формасы булудан куркып, үзенә якын да китермәде. Икенче көнне үк хастаханәгә бардык. Анализларны тапшырдык, бар кирәкле тикшеренүләрне уздык. Әле шул вакытта да: “Мине космоска очарга әзерлиләр”, – дип шаяртты. Бер ай хастаханәдә ятып чыкты, хәле дә яхшырган иде. Әтинең төгәл нәрсә белән авырганын без дә, табиблар да башта аңламады. Ашаган ризыгы кире чыга башлагач, әтине онкологка барып тикшеренергә күндердек. Башта бавыр белән проблема диделәр. Аннан башка хастаханәгә бардык. Онкология сүзен ишеткәч, үземнең дә хәлем китте. Бу хәбәрне әтигә ничек җиткерергә? Табиб белән сөйләшкәннән соң, әтигә: “Тагын бер кат ашказаны асты бизен тикшерергә кирәк”, – дидем. Әти үзенең нәрсә белән авырганын аңлап алды. Операциягә дә, дәвалануга да каршы килде. “Мине интектермәгез” – диде.  

– Сез соңгы көннәрендә дә янәшәдә булдыгызмы?
– Әти соңгы көннәрендә су да эчә алмады. Күз алдында сүрелде. Ашыйсы килгән ризыгын ашау гына түгел, бер тамчы су да йота алмады. Барысы кире чыкты. Якын кешеңнең шулай газапланып ятуын күрү дә үзе бер тәмуг. Әти ашый алмагач, мин дә ашамадым. Ашарга утыргач та, гел күз алдыма әти килде. Хәзер дә кайвакыт ашарга кыенсынам. Әти соңгы көннәренә кадәр үз аңында булды. Күңелендә калмасын дип бар теләкләрен эшләргә тырыштык. Бәхилләшеп, хушлашып китте. “Бернәрсә дә эшләп булмый. Әҗәлнең кайчан киләсе билгеле түгел. Мин киткәч, елама. Алга атларга кирәк, тормышың дәвам итә”, – диде. Ничек еламаска инде... Әтинең соңгы гозерен үти алмадык. “Мине ярдырмагыз”, – дигән иде. Кызганыч, бүген өлкән яшьтәге, авыру кешеләрне дә соңгы юлга озату зур проблема. Гаиләдә кайгы, кайда барып бәрелергә белмисең. Җавапка: “Таләпләр һәркем өчен дә бер”, – диләр. Әтинең соңгы теләген үтәмичә калуым үкенечле. Без шулкадәр мул тормышта яшибез. Сайланабыз, шөкер итә белмибез. Әтинең вафатыннан соң тагын бер кат булганына канәгать булырга кирәклегенә инандым. Мин аның бу дөньядан китеп баруын әлегә кабул итә алмыйм. Еш кына аңа шалтыратам. Җавап бирүче генә юк... Әнине югалткач та, өч ел гадәт буенча әнигә шалтыраткан идем. Икесенең дә урыннары оҗмахта булсын. 

Дәвамы бар

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading