16+

“Нәтиҗә ясарга иртәрәк. Салкыннар зыян китермәгән дип өметләник”

Бу көннәрдә торган суыкларның авыл хуҗалыгы культураларына ничек тәэсир итүен берничә көннән генә белеп булачак.

“Нәтиҗә ясарга иртәрәк. Салкыннар зыян китермәгән дип өметләник”

Бу көннәрдә торган суыкларның авыл хуҗалыгы культураларына ничек тәэсир итүен берничә көннән генә белеп булачак.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендә температура 8-12 градуска кадәр төшкән. “Бер-ике көн чәчүлекләрне күзәтергә кирәк була, культуралар яхшы гына тишелеп чыккан иде инде. Кайбер районнардан үсемлекләрнең башлары саргайган дип хәбәр иттеләр. Нәтиҗәләр ясарга әлегә иртәрәк. Салкыннар зыян китерергә өлгермәгән дип өметләнәбез”, – диде ул язгы чәчү эшләренә багышланган матбугат очрашуында. 

Шул ук вакытта салкыннарның көзге культураларга йогынтысы уңай булырга тиеш. Салкын һава торышы булганда, үсеш тамырга китә, ул ныгый, дип билгеләп үтте министр.

Бүген кыр эшләре барлык районнарда да тулы көченә бара. Чәчүгә беренчеләрдән булып Яңа Чишмә, Чистай, Чүпрәле, Түбән Кама һәм Аксубай районнары аграрийлары чыккан. Бүгенгә 684,2 мең гектар сабан культуралары чәчелгән, бу планның 38 проценты дигән сүз. 

– Берничә хуҗалык язгы чәчү эшен тәмамларга да өлгерде: Мөслимнән Исламов фермер хуҗалыгы, Буаның “Агронур” һәм “Алан” җәмгыятьләре.   Чүпрәледән «АгроТрансПорт», Кукмара районыннан «Урал», Арчадан «Казанка», Чирмешәннән «Черемшанагро», Апас районыннан «АгроАктив» хуҗалыклары чәчү эшләренең 80 проценттан артыгын башкарган, – дип аерып билгеләп үтте Марат Җәббаров. 

Быел чәчү мәйданы бу узган ел дәрәҗәсендә, 2,7 миллион гектар җирне тәшкил итә. 
Узган ел үсемлекчелек продукциясен җитештерүгә 76,1 миллиард сум тотылган. Агымдагы елда, кыр эшләренең ресурслар белән тәэмин ителешен саклап калу өчен, 79 миллиард сум акча кирәк, шулардан язгы кыр эшләренә – 38,8 миллиард сум, шул исәптән: ашламага – 12,5 млрд; орлыкка – 7,4 млрд; үсемлекләрне яклау чараларына – 5,8 млрд; ягулык-майлау чараларына һәм запас частьларга – 4,9 млрд; башка чыгымнарга – 8,2 млрд сум (хезмәт хакына – 4,6, амортизация – 3,2, иминиятләштерүгә чыгымнар – 0,5 млрд сум). Узган ел исә язгы кыр эшләрен уздыруга 37,3 миллиард сум киткән. 

Бөртекле, кузаклы культуралар орлыклары белән тәэмин ителеш 136 процент тәшкил итә. 313 мең тонна орлык кирәк булуны истә тотканда, хуҗалыкларда 428 мең тонна орлык бар. Үзебезнең селекция орлыкларын сатып алу үсеше күзәтелә. Шикәр чөгендере чәчүлекләрендә алар 10 процент чамасы, кукурузда – 68, көнбагыш – 46 процент. Ашламалар буенча бер гектарга 76,8 килограмм ашлама тупланган, узган елгы дәрәҗәдән бераз калышалар – гектарга 2,8 килограмм туры килә. Гомумән алганда, язгы кыр эшләренә әзерлек югары. Чәчүне уңышлы уздыру өчен бөтен көчебезне куячакбыз, диде спикер.

Амбарларда алдагы еллардан калган ашлык запасының да күп булуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә республика элеваторларында 2022 елгы уңыштан 430 мең тонна; 2023 елгыдан 899 мең тонна ашлык ята. 

– Җитештерелгән ашлыкның үзкыйммәте 1 кг өчен уртача 10,79 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта сатуның уртача бәясе (НДСтан башка): 3 класслы бодайның тоннасы – 10 500 сум, 4 класслы бодайның – 8 200 сум, фураж – 6 800 сум, арпа – 7 000 сум, арыш – 6 100 сум. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү максатларында агымдагы елда сатылган ашлыкка хуҗалыкларга 388,5 миллион сум бирелде. Узган ел бу максатларга 982 миллион сум тотылды. Быел «Август Агро» компаниясе 66 мең тоннага исәпләнгән элеватор комплексы төзелешенең беренче этабын тәмамлый. Шундый ук проект Бөгелмә районында да гамәлгә ашырыла. Бүгенгә мәйданчыкның вертикаль планировкасы төгәлләнде һәм фундаментлар салына, – дип сөйләде ул.

Чәчү темпларына эшләрне оештыру һәм хезмәткәрләрне җәлеп итү дә җитди йогынты ясый. Бүген сезонлы эшләргә 1 меңгә якын кеше җәлеп ителгән. Терлекчелеккә бәйле булган предприятиеләрдә тагын 300гә якын кадрга ихтыяҗ бар. 

– Кызганычка, республикага үз кадрлары җитми, кайдадыр бу хезмәт хакы, кайдадыр шартлар белән аңлатыла. Һәр очрак индивидуаль. Предприятиеләр бу мәсьәләне төрлечә хәл итә. Мәсәлән, кемдер кадрларны торак белән җәлеп итү ягын карый. Районнарның күпчелеге ел саен алдынгы механизаторларны өстәмә бүләкләргә тырыша. Сарман һәм Яңа Чишмә районнары атна саен кыр эшләре алдынгыларын бүләклиләр. Зәй районы гадәттәгечә 2,8 миллион сум күләмендә бүләк фонды булдырды. Шул исәптән Сабантуйдагы төп кыр батырына “Лада-Гранта” автомобиле, – диде Марат Җәббаров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading