16+

Ничә? Нинди? Никадәр?

2006 елдан алып авыл хуҗалыгы өлкәсендә нинди үзгәрешләр булды икән: халык саны никадәр кимеде, терлекләрнең баш саны ни дәрәҗәдә, авыл халкының шөгыльләре нинди үзгәрешләр кичерде? Тиздән әлеге сорауларга төгәл җаваплар билгеле булачак: 2016 елда Россиядә, шулай ук Татарстанда да авыл хуҗалыгы исәбен алу планлаштырыла.

Татарстанда исәпкә алу кампаниясе 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр барыр дип көтелә. Аның нәтиҗәләре 2017 елның ахыры - 2018 елның башында билгеле булырга тиеш. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы исәбен алуга федераль үзәктән 45 млн сум бүлеп бирелгән.
Искә төшереп үтсәк, соңгы тапкыр бездә авыл хуҗалыгы исәбен алу 2006 елда уздырылды (моңа кадәр исә ул 1920 елда (!) гына үткәрелгән булган). Алга таба аны ким дигәндә 10 елга бер тапкыр үткәрергә ниятлиләр. Авыл хуҗалыгы исәбен алу 2012 һәм 2014 елларда да үткәрелергә тиеш иде, әмма моның өчен акча бүленеп бирелмәү сәбәпле, ул булмыйча калды.
Узган атнада ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында «Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү турында»гы закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Әлеге документ муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек буенча эшләрне башлап җибәрергә мөмкинлек бирә. Кыскасы, Россиядә авыл хуҗалыгы исәбен алуга кадәр әле вакыт булса да, аңа әзерлек эшләре инде бүгеннән үк бара...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading