16+

«Өч ай дуслашып йөргәннән соң тәкъдим ясады»

“Тормыш ул баскыч кебек икән. Яшьлектә шатланып-очынып өскә менәсең. Ә инде башыңа кайгы килгәндә түбән тәгәрәве бик кыен”, – дип сүз башлады алар, беравыздан.

«Өч ай дуслашып йөргәннән соң тәкъдим ясады»

“Тормыш ул баскыч кебек икән. Яшьлектә шатланып-очынып өскә менәсең. Ә инде башыңа кайгы килгәндә түбән тәгәрәве бик кыен”, – дип сүз башлады алар, беравыздан.

Рауза апа белән Әсхать абый Бәдретдиновлар 60 ел иңне-иңгә, ике уйны бер итеп яшәгәннәр.
 Яшел капкалы өйнең бусагасын атлап керүгә, чәчәкләр кибетенә эләктемме әллә, дип уйлап куйдым. Тәрәзә төбендә дә, идәндәге чүлмәкләрдә дә шау чәчәктә утыралар. Гөлләр бит алар тыныч, тату, дус йортта гына рәхәтләнеп, кинәнеп үсә.

Безнең сөйләшүне өй түрендә эленгән, туйларына бүләк итеп бирелгән, инде менә алты дистәдән артык гомерләрен санаучы күке генә бүлгәләде.
Танышулары нәкъ китаплардагыча булган аларның. 20 яшьлек яшь егет, армиядән яңа кайткан Әсхать 18 яше генә тулып киткән кызны беренче тапкыр озатып кайта.
– Өч ай дуслашып йөргәннән соң тәкъдим ясады, кулымны сорады, – дип елмаеп сөйли хыялларында яшьлегенә кайткан Рауза апа.

1962 елның язында никахлашып кавыша яшьләр.
Гомер дигәнең алар өчен дә җиңел генә бармаган. Иң аянычлысы, кадерләп үстергән балаларыңны үзеңнән алда фанидан бакыйлыкка озату бик ачы хәсрәт, зур сынау, авыр кайгы булган. Йөрәкләре ничек түзгәндер. Дүрт бала үстергән ата-анага икесен вакытыннан алда югалтырга язган булган шул.
 Аллаһы Тәгалә: “Сынармын. Сыналып та, сынмаганнарга ярдәм итәрмен”, – дигән бит.

Вакыт дәвалый. Ул еллар инде артта калган. Бүген оныкларына һәм гөлләргә карап сөенеп яши алар. Яшеллектән һәм бергә яшәүдән ямь табалар. Кыш көне үк теплицада үсентеләр үстерә башлыйлар. Аннары бергәләп язны көтәләр. Минем: “Алты дистә буе дус-тату яшәүнең сере нидә?” – дигән соравыма икесенең да җаваплары бер төсле булды:
 – Бер-береңне аңлап-санлап яшәсәң, бер авырлыгы да юк аның, гомер үткәне сизелми дә.
 Шуны раслагандай сәгать күкесе тагын телгә килде. Әйе, күке саный да саный.. Тагын озак санасын иде әле ул.

 Азат Мөхәммәтҗанов.
Апас районы, Багыш авылы.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading