Фаҗигагә берничә көн кала кызның температурасы күтәрелгән. Ул артык югары булмаган, 37 градустан бераз югарырак. Бала үзе хәтта авыруга да игътибар итмәгән. Уйнавын дәвам иткән. Ашау ягыннан да үзгәрешләр сизелмәгән.
Әни исә, терелгәнче өйдә утыру яхшырак, дип карар кылган һәм поликлиникадан педиатрны чакырткан. "Гадәттә без түләүле медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәбез. Ә монда педиатрны беркетелгән поликлиникадан чакыртырга булдык. Безгә бит балалар бакчасына бармагыныбыз өчен белешмә кирәк иде", - дигән әни.
Табиб килгән, баланы караган, ОРВИ диагнозын куйган, дарулар өчен рецепт язып биргән. анда гадәти булмаган бернәрсә дә булмаган. Гадәти препаратлар, больничный ачылган. Атна ахырына икенчел кабул итүгә килергә кирәк, дүшәмбе көнне инде бакчага барырга мөмкин булачак, дигән. Бу 5 апрель көнне булса, 8 апрельдә баланың күз кабаклары шешенә башлаган.
"Арина үзе бернәрсәгә дә зарланмады-уйнавын дәвам итте. Ләкин без ашыгыч ярдәм чакырырга булдык. Ашыгыч ярдәм тиз килде – нибары ун минут эчендә. Карадылар да, КДМЦга алып барырга кирәк, диделәр. Мин кызым белән киттем. Алга таба-кабул итү бүлмәсе, карау, анализлар тапшыру. Аринаны палатага салдылар. Аның янында әтисе калды. Берникадәр вакыттан соң аның хәле начарлана башлаган. Капельница куйганнар. Ә иртән реанимациягә алып киттеләр. Без ишек төбендә көтеп утыра идек. Ә аннары чыктылар да Арина үлде, диделәр. Хәзер полиция киләчәк, диделәр, Хокук саклаучылар шулай ук табиблардан сорау алган, - дип сөйләгән баланың әнисе.
Комментарийлар