16+

Печән өстенә аллергия?!

Шәһәрнең тынчу һавасыннан качып, атна саен диярлек авыл юлын таптыйбыз. Ә авылда печән өсте. Печән өсте дип әйтерлеге юк инде аның: акчаңны түлисең дә төяп капка төбенә кадәр үк китереп тә бирәләр. 350 килограммлы түге - 650, 500 килограммлысы 750 сум. Элеккеге кебек басуларда печән киптереп, төяп, урламасыннар дип саклап...

Без үскәндәге кебек утызар сутый бәрәңге утыртып интегүчеләр дә юк безнең якта, өчтән беренә бәрәңге утыртса, калганын печән җире итәләр.
Әнә танышым Мәгъфия ханым да сукрана-сукрана бакчадагы печәнен җыеп йөри.
- Мәгъфия апа, нигә берүзең интегеп йөрисең, балаларыңны көт! - дим.
- Әй балакаем, көтеп ни файда, малай белән кияүгә печән тузаныннан аллергия, киленгә минем печән ни хаҗәтемә, ә кызымның чирдән башы чыкканы юк, балалары көйсез. Менә бер атна буе аз-азлап чапкан идем, әкрен генә җыеп бетерермен әле, арттан куган кеше юк бит.
- Ә нигә берәр ир-аттан ярдәм сорамыйсың? - дим.
- Җаныкаем, авылда ир-аты да калмады бит инде аның, авыл тулы ялгыз хатын. Аннары теләсә кемне капкадан кертәсе дә килми, авыл җире бит, үзең беләсең, печәнле булам дип, гайбәткә батар хәлем юк.
Мәгъфия апаның сүзләре күңелдән хәйран китми йөрде. Заманасы белән авылы да, печән өсте дә, кешесе дә үзгәрде шул. Элек алтышар трактор йөк печән ташыганда аның аллергиясе кайда булгандыр?!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading