Шәһри Казан

"Печәнен дә үзем чабам, җирне дә сукалыйм..."

“Май чүлмәге тышыннан билгеле” ди безнең халык. Питрәч районы Пимәр авылында яшәүче уңган бакчачы Илсөя Вахитованың йортына барып җиткәнче үк, ерактан ук бу өйнең аныкы булуын чамалап алдык.  Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырган өй алды бакчасы әллә кайдан күренеп тора. Йорты янында ук ишекләре каерылып ачылган сарай эчендә киптерергә куйган суганнар тезелешеп ята.

– Бакчада эш күп вакыт хәзер. Иртәнге дүрттә үк торган идем инде. Көнне төнгә кушып шушыннан кермәсәң дә, эш бетәсе түгел, – дип каршы алды ул безне. 
Аның белән бакча эченә үттек. Бакчага керешкә Казан паркларындагы кебек матур итеп ясалган чәчәк түтәле каршы ала. Дистәдән артык чәчәк кенә үсә анда. 
Казан паркы дип чагыштыруым да юкка түгел. Бик күп еллар яшелләндерүче булып эшләгән икән. Соңрак туган авылына кайтып урнашкан.

– Үзебезнең нигездән ерак булмаган урыннан йорт сатып алдык. Иремнең гомер буе авылда яшисе килде. Олыгая баргач, туган нигез үзенә тарта икән. Тик ирем монда ике ел гына яшәп калды, вафат булганына да күптән инде. Ялгызым гына яшим, ялларда кызым, оныкларым кайтып йөриләр. Авылда бик рәхәт, юанычым шушы бакча, – ди ул. 

Авылны никадәр генә яратса да, мәктәпне тәмамлагач, башка яшьләр кебек үк, Казанга китеп бара. Башта медицина инструментлары ясый торган заводта токарь булып эшли. Кияүгә чыккач, яшәргә тулай торак бирәләр дип, ире белән шәһәрнең яшелләндерү хуҗалыгына урнашалар. Соңрак Илсөя апа «Казан компрессор машиналары төзү завод»ына күчеп, анда да яшелләндерүче мастер булып эшли башлый. 
– Безгә кадәр завод территориясе алай ныклап каралмаган иде. Ярдәмче ике кыз белән без аны гөлбакча иттек. Әмма күңел барыбер авылга тартты. Авылда йорт сатып алып, күрше Юнысов авылында заводның ярдәмче хуҗалыгы урнашкан иде, мин шунда урнаштым. Ирем Казанга йөреп эшли башлады. Миңа хуҗалыкта сыерлар саварга да, дуңгызлар карарга да туры килде. Хәзер инде пенсиядә, бакча эше белән мәшгульмен. Җир эшен бик яратам. Печәнен дә үзем чабам, җирне дә сукалыйм, – ди ул. 

Чәчәкләрнең генә түгел, чәй тәмләткечләрнең дә әллә ничә төрен үстерә. Чия куагы җимешләрен көчкә күтәреп утыра. Әле анысына кул җитмәде, аны җыеп эшкәртәсем бар, ди Илсөя апа. Сливасы да уңган. Быел алар соңрак өлгерә. Теплицада помидорлар да, кыяр белән кәбестә дә җитешкән. Алар да чират көтеп утыра. Сүз уңаеннан: теплицага помидорлар янында бер рәт агератум дигән чәчәк утыртсаң, ул зарарлы корткычларны куркыта, ә кәбестә янына бәрхет чәчәге утыртсаң яхшы, ул күбәләк кортларын китерми, ди яңа танышым. 

Реклама

Җимеш куакларыннан соң, койма буйлап зәңгәр чыршылар, каштан, миләш, шомырт, япон айвасы тезелеп киткән. 

Суган белән сарымсактан бушаган урынга борчак та чәчәргә өлгергән. Бу үзенә күрә сидерат та булып тора. Бәрәңгенең дә биш төрле сортын утырткан. 

Бакча эшендә иң дә күңелле вакыт – уңыш җыйган чак инде ул. Ә менә Илсөя апа өчен җирне казып, кара туфракка орлык чәчү икән. Бу яшелләндерүче булып эшләгән вакыттан бирле шулай, ди ул үзе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: