16+

Пиннек суы балаларны тынычландыра

Файдасын күрә белгән кеше өчен, җәй аеның һәр көне – үзе бер хәзинә. Бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләр җәйнең һәр мизгелен “тотып калырга” ашыга. Печән әзерләргә, җиләк җыярга, ул арада үз бакчасында җиләк- җимеш, яшелчә пешә башлый. Өлгер генә! 

Пиннек суы балаларны тынычландыра

Файдасын күрә белгән кеше өчен, җәй аеның һәр көне – үзе бер хәзинә. Бигрәк тә авыл җирендә яшәүчеләр җәйнең һәр мизгелен “тотып калырга” ашыга. Печән әзерләргә, җиләк җыярга, ул арада үз бакчасында җиләк- җимеш, яшелчә пешә башлый. Өлгер генә! 

Шулай да бер мизгелне кулдан ычкындырмаска кирәк. Ул мунча өчен пиннек әзерләү вакыты. Әле һаман әзерләмәгәнсез икән, алда язылган киңәшләргә колак салып, ашыгырга кирәк. Бүген без мунча пиннеген Баулы районы Исергәп авылында яшәүче Газинур Латыпов белән бергә әзерләдек.

– Мунча пиннеген кайлардадыр мунча себеркесе, миллек дип тә атыйлар. Ярый, кем ничек әйтә инде, аның куллану үзлеге бер булып кала. Кайберәүләр пиннекне бик иртә җыеп әзерли башлый. Мин алай киңәш итмәс идем. Иң кулай вакыт – 10-15 июльдән соң. Юкса, җитлекмәгән яфраклар куырылып бетә яисә коела ук башлый, – ди Газинур Латыпов. – Пиннек өчен сайланган ботакларда яфраклар тигез, ямь-яшел төстә булса яхшы. Саргайган яфраклы яки кунык таплар булса, аны пиннек өчен алмавың хәерле. Мин үземне белә-белгәннән алып, Ачы тавы каенлыгында пиннек әзерлибез. Анда саф һава, таулар арасында үскән каеннар. 

Пиннек ясау – ул үзе бер сәнгать. Аны кайда һәм ниләр кушып кына ясамыйлар! Ничек кенә булса да, борынгылардан калган каен пиннеге бүгенге көнгәчә актуальлеген югалтмый. 

– Пиннек ясаган вакытта уртага озынрак чыбыкчасын аласың, аның як-ягына кечкенәрәк итеп киселгәннәрен бөгелгән ягы белән эчке якка каратып тезәсең, – дип аңлатты пиннек остасы. – Ян-якка куйган ботаклардан тигезләп тезеп пиннекнең очы тигез, түгәрәкләнебрәк җыелып килә. Аны кулга тотарга рәхәт булырга тиеш.

Газинур әфәнде кечкенә оныклары өчен кечкенәрәк пиннекләр дә әзерли. Аларга юкә, мәтрүшкә ботаклары да кушып ясый.

– Бәләкәчләрне кечкенәдән үк чабынырга өйрәттек. Кунакка килсәләр “чәп-чәп” итәргә дип йөгерешеп йөри башлыйлар, – ди хуҗа кеше. – Балалар өчен пиннек төнәткән су аеруча файдалы. Тәннәре чиста, аллергиягә, төрле авыруларга бирешми торган булып үсәләр. Оныклар өчен пиннек суын аерым ясап куябыз. Чабынып, юынып бетергәч тә, җылымса пиннек өстендә басып торалар. Салкын тигәндә, ютәл төшкәндә бик файдалы. Пиннек суы балаларны тынычландыру үзлегенә дә ия. Юкка гына түгел инде, элек яңа туган балаларны да пиннек суында коендыралар иде. Чөнки ул кендек ярасын да тиз төзәтә. Өлкәннәргә буыннар сызлаганда менә дигән дәвалау чарасы да.

Пиннекне ясау гына түгел, аны дөрес итеп киптерү, саклый белү дә кирәк. Чөнки кояш караган пиннекләр саргая, ботаклары як-якка тырпаеп чыга яисә бөтенләй коелучан була.

– Пиннекнең бер кадәресен үтәли җил йөри торган күләгәрәк урында киптерәбез, – ди Газинур Латыпов. – Соңгы берничә елда бер өлешен ясау белән үк җыйнак итеп, азык-төлек пленкасына төреп, махсус туңдыргычка куябыз. Кыш көннәрендә аның хуш исен аңлатып кына да, язып кына да бетереп булмый. Иң беренче туңдырылган пиннекләр тотылып бетә. Туң пиннекне мунчада “пешерү” дә уңайлырак, аны пар өстендә тотарга кирәкми, коелу куркынычы юк. Төргәкне чишәсең дә, кайнар суга салып пешеклисең. Бик уңайлы. Аннары кипкәннәрен куллана башлыйбыз. 
Газинур Латыпов бер кышка 200ләп пиннек әзерләп куя. Бер кулланган пиннекне кулланырга киңәш итми ул. “Җиңел пар белән!” 

Индира Сәйфуллина.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ?Баулынын ин яхшы журналисты

    Мөһим

    loading