16+

Президент туган авылга СӘЯХӘТ (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Актаныш районы, Әнәк авылында 102 хуҗалык исәпләнә. Авыл мул, тату яши. Биек манаралары белән әллә кайдан ук күренеп торган мәчеттән ерак түгел Шәймиевләр нигезе урнашкан. Ул 2005 елдан Актанышның «Туган як» музее карамагында йорт-музей буларак эшли, Минтимер Шәймиевнең әтисе Шәрип ага исемен йөртә.

Президент туган авылга СӘЯХӘТ (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Актаныш районы, Әнәк авылында 102 хуҗалык исәпләнә. Авыл мул, тату яши. Биек манаралары белән әллә кайдан ук күренеп торган мәчеттән ерак түгел Шәймиевләр нигезе урнашкан. Ул 2005 елдан Актанышның «Туган як» музее карамагында йорт-музей буларак эшли, Минтимер Шәймиевнең әтисе Шәрип ага исемен йөртә.

Минтимер Шәймиев ел саен җәй көне балачак, яшьлек хатирәләрен саклаган туган йортына кайта. Туганнары белән бергә җыелышалар. Якыннары, әти- әнисе каберен зиярәт кылалар.


«Йорт музей итеп үзгәртелгән беренче елны әти-әнисеннән калган истәлекләрне карап йөргәндә, Минтимер Шәриповичның күзләре яшьләнгән иде.

Гадәттә, Шәймиевләр туганнары белән йортка килгәч, комачауламыйбыз, аларны борчымыйбыз, үзләрен генә калдырабыз», - ди музей-йортның директоры Гөлназ Гыйбадуллина.

Энем Президент булгач, кешегә сиздерми генә сөендем

Шәрип ага белән Нәгыймә апа ун бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, бишесе сабый чакта вафат була. Бүген авылда Шәймиевләрнең бер туганы да юк. Авыл колхозында алдынгы механизатор, шофер булып эшләгән Хантимер абый да, РСФСРның атказанган укытучысы Мәрзия апа да, заманында Әнәктә хатын-кызларны хәреф танырга, язарга өйрәткән Дөргалия апа да бакыйлыкка күчкән. Минтимер Шәймиевнең бердәнбер исән апасы - Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре Мәдәния ханым Чаллыда яши. Хәер, Әнәккә терәлеп үк торган Пучы авылында ике туган апасы Гөлбания апа бар.


- Минтимернең әтисе белән минем әни бертуган. Мин аннан ике яшькә олырак. Кечкенәдән үк энем белән бергә уйнап үстек.Әнәктә башлангыч мәктәптә бергә укыдык. Ул мине буй җиткәч тә гел саклады, яклады. Бер авыр сүз әйттермәде. Бүген дә хәлемне белеп тора. Кайткан саен хәер бирә, чәй эчми китми. Без исә аның кайтасын белгәч, ул яраткан тәбикмәкләрне пешереп куябыз. Зур коймакларны шулай атыйлар бездә. Әле менә 3 гыйнвар көнне мине туган көнем белән дә котлап шалтыратты. Сәкинәбез дә бик мөлаем, акыллы, уңган килен булды, Аллага шөкер, - ди Гөлбания Шәрәфиева. - Кечкенәдән үк яхшы укыды энем. Буш вакыты булуга, кулына китап ала иде. менә мин начар укыдым. Ачлык еллары бит, дөрес, безнең гаилә ярыйсы яшәде анысы. Мәктәпкә ситсыдан тегелгән ике капчык алып бара идем: берсендә - дәреслекләр, икенчесендә - алабута ипие. Минем өчен дәрес эшләп биргәннәрне ипи белән сыйлыйм. И шул чакта Минтимер әрли иде мине. «Бания, син бит аңлы кеше, ник үзең эшләмисең?» - дия иде. Башлангычтан соң укуымны дәвам итмәдем. «Таш кисәргә кушсаң куш, тик укырга гына җибәрмә», - дигәнмен әнигә. Ник алай укыйсы килмәгән икән инде - белмим. Минтимер мәктәптән соң да укуын дәвам итте. Институтка керде. Шул чакта ук зур кеше булыр, ахры, энебез, дип уйлап куйган идек. Тырышлыгы аркасында гади генә авыл малаеннан Президент дәрәҗәсенә иреште.
Сүз уңаеннан, Минтимер Шәймиев укыган Пучы авылындагы өч катлы таш мәктәп бүген дә сак­лана.

- Туганыгыз Президент булгач горурлангансыздыр? - дим Гөлбания апага.
- Эчтән генә горурландык, сиздерми генә сөендек. Кеше янында шапырынып йөрмәдек. Мактану кебек кабул итәрләр дип курыкканбыздыр инде. Хәзер Шәймиевне телевизордан күбрәк күрәбез. Ул экранга чыккан саен: «Нихәл, Шәйми?» - дип исәнләшеп куям. Менә уйлап торам, мин дә укыган булсам, аның янында бер начальник булган булыр идем әле, - дип көлә әңгәмәдәшем.

Иң якты йолдыз

Минтимер Шәймиевнең зур җитәкче буласын мәрхүмә укытучысы Хәдичә апа да сизенгән булган. Башлангыч сыйныфта укыганда, бер дәрестә ул укучыларга йолдыз рәсеме ясарга кушкан. Ул чакта кәгазьгә кытлык, газета кырыйларына гына язганнар. Минтимер, сыйныфташларыннан аермалы буларак, кәгазь битенең уртасына зур йолдыз ясап куйган. Янәшәсендә вак-вак кечкенәләре дә бар. Укытучысының гаҗәпләнүен күреп, саллы гына җавап та кайтарган: «Мин төнлә йоклый алмаганда, күккә карыйм.

Анда йолдызлар күрәм, арасында иң зурысы башкалардан яктырак яна, рәсемдә шуны ясадым», - дигән ул. Хәдичә апа шул чакта ук моны бер билге дип кабул иткән, киләчәктә Шәймиевнең зур уңышларга ирешүенә юраган. Бу вакыйганы безгә музей җитәкчесе Гөлназ Гыйбадуллина тасвирлады. Барыбызга да таныш, шул ук вакытта ачылмаган яклары җитәрлек булган Шәймиев турында күп нәрсә сөйли ала ул. Нәселләрендә ир-атлар барысы да атлар ярата. Сабан туенда да чабышка еш чык­кан Шәрип ага юртаклары. Шуңа авылда да кушаматлары «чаптын» аларның.
Музейда иң кыйммәтле экспонат - Шәймиевләрнең нәсел шәҗәрәсе. Биредә 1725 елдан алып ун буынгача туганлык җеп­ләре сурәтләнгән. 2017 елда музей эшчәнлеге тулысынча Минтимер Шәймиевнең юбилее белән бәйле булачак икән. Тиздән музей-йортны яңа экспонатлар белән тулыландырырга, нигезгә шәхси әйберләрен кайтарырга җыеналар.
Музей-йорттан Шәрип Шәймиев исемен йөрткән урам башлана. Рәйсә әби Мирзаһитова да шул урамда яши. 90 яшенә якынлашса да, хәтеренә сокланырлык.


- Энем Мирхәт белән Минтимер бер сыйныфта укыдылар. Кызганыч, энем гүр иясе инде. Мирхәткә Президент дәрәҗәсенә ирешкән классташын гел үрнәк итеп куя идем. Безнең авыл малайлары тәртипле, акыллы булды, шөкер. Минтимер белән Мирхәт тә чишмәдән көянтә белән су алып кайтучы хатын-кызны күрсәләр, шунда ук ярдәм итәләр иде. Сулы чиләкләрне өйгә кадәр үк кертеп куялар. Шәрип абый белән Нәгыймә апа да әйбәт булдылар. Күп­ләрне ачлыктан саклап калдылар. Элек-электән күршеләр булып, ярдәмләшеп яшәдек. Минтимернең кайтканын белсәк, без - авыл карчыклары - капка төбендәге эскәмия­гә тезелешеп утырабыз. Ул килә, исәнләшә, хәерен бирә. Бу юлы кайткач та: «Нихәл, Рәйсә апа?» - дип килеп хәлемне белде. Карт кешенең күңеле булсын өчен шул да җитә инде, - ди Рәйсә әби.


Әнәк халкы авылдашлары Минтимер Шәймиевне хөрмәт белән каршы ала. Кайвакыт аның кайт­канын сизми дә калалар, ә халык белән очрашасын белсәләр, алдан ук җыенып көтәләр икән. Урамнан барганда авылдашын күрсә, үзе дә сүз катмый калмый ди. Әнә шундый гади, кешелекле булганы өчен дә ихтирам итәдер аны халык.

Бала чагында Минтимер Шәймиев әнисе оеткан катыкка Әнәк урманыннан җыелган җиләк болгатып ашарга яраткан. «Җиләк җыярга баргач, савыт тулмыйча, бер генә җиләкне дә авызга алмый идек», - дип искә ала ул үзе.


Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading