16+

Россиянең иң тәмле юкә балы үзебезнең Тәтештә

Тәтеш районының Кече Әтрәч авылында яшәүче умартачы Фирдинат Вафин Башкортстанда узган “Татлы бал” бөтенроссия бәйгесенең “Юкә балы” номинациясендә беренче урынны алган. Республика умартачылары арасында бу беренче җиңү. Бәйгенең үзләренең баллары белән дан казанган Башкортстанда узуын да искә алсак, бу җиңү аеруча да игътибарга лаек. 

Конкурста Россиянең бик күп төбәкләре умартачылары катнашкан. Беренче этапта балның төсен, исен, тәмен, структурасын бәяләсәләр, икенче этапта баллар лаборатория экспертизасын узган. Һәм алар арасында иң яхшы тәмле юкә балы булып Тәтеш балы табылган.

Фирдинат бу җиңүнең көтелмәгән булуын яшерми. Эшнең боткасы тәмле дигәндәй, нәселләре дәвамында килгән бу һөнәр аны ил умартачылары арасында танытты.   

Фирдинат– дүртенче буын умартачы. Биш-алты яшендә үк умартачылыкта эшли. Бүген үзенең ике умарталыгы бар. 
– Бу минем өчен яшәү чыганагы да, хобби да, дип әйтергә була. Бал оясы булган Башкортстанда Татарстан балына шундый бәя бирелү минем зур горурлык, – ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин, Фирдинат балын быел беренче тапкыр алган идем. Бик ышады. Килэсе елга, Алла бирсэ, тагын алырга телим. Ильhам.

    Мөһим

    loading