16+

Рөстәм Миңнеханов: “Сез безгә рәхмәт укымагыз, без сезгә рәхмәт укыйбыз”

Рәис тә яратты! Узган ел Башкортстанның Миякә районы, Әнәч авылыннан Ләйсән Сираева Татар авыллары эшмәкәрләре җыенында үзе ясаган чәй белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны да сыйлаган булган.

Рөстәм Миңнеханов: “Сез безгә рәхмәт укымагыз, без сезгә рәхмәт укыйбыз”

Рәис тә яратты! Узган ел Башкортстанның Миякә районы, Әнәч авылыннан Ләйсән Сираева Татар авыллары эшмәкәрләре җыенында үзе ясаган чәй белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны да сыйлаган булган.

Ә быел ул XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы алдыннан оештырылган күргәзмә-ярминкәгә “Рәис тә яратты” дигән чәй алып килгән иде. 
Күргәзмәдә Оренбургның Александровка районы Яфар авылы эшмәкәре җитештергән һәм шул якның бренды саналган җәймә белән дә сыйладылар. Мичтә пешерелә торган юка гына җәймә авыл каймагыннан ясала, дип аңлаттылар безгә. 
Әстерханның Нариман районыннан эшмәкәр һәм фермер Ринат Бикчураев исә ярминкәдә карбыз балын тәкъдим итте. 
– Бездә халык карбыз, кавын һәм помидор үстереп көн күрә. Гаиләбезнең үз җире бар: 7 гектарда – карбыз, 2 гектар җирдә – кавын һәм 1 гектар мәйданда помидор үстерәбез. Авыл федераль трасса өстендә урнашкан, күбесенчә шунда сату итәбез, – ди ул.  

Карбыз балын ничек ясаулары турында да иренмичә сөйләде. Бал килеп чыксын өчен шактый тир түгәргә туры килә икән. Карбызның йомшагын алып, аны махсус казанда ике тәүлек туктаусыз кайнаталар. Йөз литрдан, кайный-кайный, ун литр гына кала ди. Консервант өчен генә шикәр кушалар, башка берни дә салмыйлар. 
Эшмәкәр үзенең товарлары белән Казанга килергә теләк белдерүен дә яшермәде. 

Тәҗрибә алмашу мәйданчыгы
Әстерхан өлкәсе «Дуслык» татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Алмаев эшмәкәрләр өчен Казанда һәм федераль округларда уза торган мондый очрашуларның хезмәттәшлек итү һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге булуын билгеләп үтте. 
– Бу җыелышларның никадәр уйланылган, кирәкле чара булуын без тиз төшендек, чөнки бу очрашулар безгә горизонталь яссылыкта күрше төбәкләр белән үзара тагын да якыннан танышу, хезмәттәшлек итү, тәҗрибә алмашу өчен мөмкинлек тудыра. Районнарга, авылларга барабыз, халык белән аралашып, аларны борчыган проблемаларны өйрәнәбез. Аннан соң шул проблемаларны төбәк җитәкчеләренә җиткерәбез. Бу әлбәттә беренче чиратта Татарстанның һәм аның Рәисенең, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең нәтиҗәсен күрсәтә! Мондый очрашулардан соң күп кенә мәсьәләләр хәл ителә, – дип билгеләп узды Әнвәр Алмаев.

«Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Галимов та җыенга кадәр оешманың бер төркем әгъзалары Татарстан, Башкортстан, Пермь төбәге, Удмуртия, Марий Эл республикалары, Самара һәм Оренбург өлкәләрендә яшәгән авыл эшмәкәрләре белән очрашулары турында сөйләде. 
– Россиядә 4200 татар авылы бар. Җыеннарыбызга һәр авылдан 1 генә эшмәкәр килсә дә, 4 мең 200 кешелек заллар кирәк булыр иде безгә. Шуңа да әлеге җыенга әзерлек кысаларында үзебез төбәкләргә барып, авылларның яшәешен күреп, эшмәкәрләр белән танышып кайттык, – диде ул.

“Бездә халык авылын ташлап китми”
Без авыллар картая дип зар елаганда, Чувашиянең татар авыллары яшьләре төп йортта төпләнеп калып, бер нигездә дүртәр буын яшәп ята.   
– 1991 елда авылыбызда 298 хуҗалыкта 1645 кеше гомер иткән. Хәзер исә 500дән артык хуҗалыкта 2000 артык кеше яши. Мәктәптә 348 бала үз телендә белем ала. Безнең якларга килгән кеше: “Ил буенча авыл халкы шәһәргә күчкәндә, сезнең як авыллары киресенчә үсә”, – дип гаҗәпләнәләр. Бездә дә колхозлар таркалды, эш бетте югыйсә. Монда эш – тәрбиядә. Бездә буыннар бәйләнеше өзелми, халык туган йортын, әти-әнисен ташлап чыгып китми, өч-дүрт буын бергә яши. Яшьләр авылда үз эшен булдырырга тырыша. Күпчелек халык сәүдә итә, төзелештә эшли, мал асрый, үз көнен үзе күрә. Туксанынчы елларда эшмәкәрлеккә ирек бирелгәч, безнең халык сәүдә эшенә кереп китте. Шуннан соң, Чувашстанның татар авыллары күзгә күренеп үсте, – дип сөйләде Чувашиянең Комсомол районы Тукай авылы «Оран» җәмгыяте директоры, Чувашия милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Әгъзам Шакиров.
Халык үз акчасына авылны да карый: юллар салалар, җыелышып газ керткәннәр. 
– 2000 елны авыл тормышына битараф булмаган егетләр белән иҗтимагый киңәшмә оештырып, мәхәллә системасын торгыза башладык. Балалар бакчасын ачтык, мәктәпкә капиталь ремонт ясадык, мәчет каршында мәдрәсә эшләтеп җибәрдек, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзедек. Хәтта авылның үз газетасы чыга башлады. Безнең төп максат – балаларыбызга дини һәм әхлакый тәрбия бирү. Нәтиҗәсе дә бар: авылдагы ун кибетнең берсендә дә аракы сатылмый. Шул рәвешле авылыбызда бәрәкәт артты, – ди эшмәкәр.

Банкротлыкка чыккан колхозның җирләрен мәхәлләгә теркәп, җир алырга теләгән һәр хуҗалыкка аларны пай буларак бүлеп биргәннәр. 
– Ул җир мәхәлләнеке, аны беркем дә сата алмый, әмма куллана ала. Хуҗасыз була язган җирне халыкка кайтардык. Терлек азыгы булгач, халык күп итеп мал асрый башлады. Шулай итеп илдә беренчеләрдән булып элек бабайлар яшәгән мәхәллә системасын тергездек, – дип тәҗрибәләре белән бүлеште Әгъзам Шакиров. 

“Сез – безнең таяныч”
Җыенның пленар утырышында катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, татар эшмәкәрләре булмаса, халыкка эш тә юк һәм авылның киләчәге дә юк.  
– Кадерле милләттәшләр, сезнең белән очрашкан саен, күңелдә яхшы хисләр туа. Һәрбер чыгыш ясаучы үзенең эше, бизнесы турында татар телендә сөйләде. Тел, гореф-гадәт, динебезгә битараф булмаган кешеләр җыелган монда. Сез безгә рәхмәт укымагыз, без сезгә рәхмәт укыйбыз. Эшегезне алып барасыз, башкаларны да эшле итәсез. Әгәр авылларда мәчетләр булмаса, гореф-гадәтләребезне, телебезне ничек саклап кала алабыз? Мәктәпләрдә үз телебездә укыту оештырылмаса, әлбәттә, милләтебезне югалтабыз. Бу эштә сез – безнең таяныч. Сез әйткән сүзләрне язып барып, аларны тормышка ашырсак, сездә булган үрнәкне бер-беребезгә тапшыра алсак, без бик шат. Һәммәгезгә исәнлек-саулык телим, күрешергә,  бергә эшләргә насыйп булсын, – диде ул.

Фото: https://rais.tatarstan.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading