16+

Рузилә Хәбибулина: “Җырчы булып китмәвемә үкенмим”

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә бер ханымның шәл бәйләгәндә гармунга кушылып моңлы итеп җырлаган видеосы таралды. Интернеттан кулланучылар аның искиткеч тавыш белән җырлавына сокланып, сәхнә түрендә торырлык җырчы бу дип бәяләделәр.

Рузилә Хәбибулина: “Җырчы булып китмәвемә үкенмим”

Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә бер ханымның шәл бәйләгәндә гармунга кушылып моңлы итеп җырлаган видеосы таралды. Интернеттан кулланучылар аның искиткеч тавыш белән җырлавына сокланып, сәхнә түрендә торырлык җырчы бу дип бәяләделәр.

Без дә аның моңлы тавышына битараф кала алмадык. Җырчының кем һәм кайсы яктан икәнлеген бик тиз белешеп, аның үзе белән элемтәгә кердек. Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында яшәүче Рузилә Хәбибуллина булып чыкты ул. Шуның кадәр тавышка ия булып ни өчен сәнгать юлыннан китмәгән, һичьюгы, сәләтен күреп алып, нишләп сәхнәгә чакыручы булмаган? Күңелдә туган әлеге сорауларны мин аның үзенә бирдем. 

Күрүчеләр булган икән бит аның талантын. Телевидениегә бер тапшыруга баргач, Рузилә апаның җырлавын Татарстанның халык артисты Шамил  Әхмәтҗанов ишетеп алган да, консерваториягә укырга чакырган. 
- 1982-1983 еллар иде ул. Бу вакытта очрашып йөргән егетем Йосыф армиядә иде. Укырга бара алмавымның сәбәбен, уенын-чынын бергә кушып, аңа сылтадым. Әмма мин аңа һич тә үкенмим. Язмышыма шулай язылган булгандыр, - ди ул. 

Җырга сәләте исә нәселеннән килә икән. Әтисе авылның бер дигән гармунчысы булган. Ә әнисе гаҗәеп матур җырлаган. Балачакның иң кадерле мизгеле булып әти-әнинең бергә моңлы итеп җырлаулары хәтердә калган, дип искә ала үзешчән җырчы.

Алар гаиләдә дүрт бала үскән. Абыйсы, энесе дә гармунда уйныйлар, җырлыйлар. Апасы Розалия дә оста җырлый. Аның кызы Гүзәлия Җәләлова исә сәнгать юлын сайлаган. 
- Гүзәлия Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, моңлы, үзенчәлекле тавышы белән җыр сәнгатендә юл ярды. Республика сәхнәләрен узып, Казахстан, Төмән, Себер якларындагы меңләгән татар тамашачысын сөендерде. Гүзәлиябез чын мәгънәсендә нәселебезнең горурлыгы, - ди апасы.

Мәктәптә укыганда Рузилә җыр дәресен көтеп ала торган булган. Озын тәнәфестә укытучысы Тәлгать абый баянда уйнап, аны кат-кат җырлаткан. 5 нче сыйныфта укыганда ук телевидениегә "Әллүки-бәллүки" тапшыруына чакырганнар. Район, республика күләмендәге төрле смотр-конкурслар да аңардан башка узмаган. Сәләтле кыз һәрчак дипломант, лауреат исемнәренә лаек булган. Мәктәпне тәмамлап кулына аттестат алган Рузиләне күпләр сәнгать юлыннан китәр дип өметләнгән. Ул исә тоткан да авылда калган. Яраткан кешесен армиядән көтеп алып, аңа кияүгә чыккан. 
- Тормышта үз бәхетемне, үз юлымны таптым. Сәхнә белән дә араны бөтенләй өзмәдем, ирем Йосыф мине җырдан аермады. Кайда гына чыгыш ясасам да, уңышларыма сөенеп торды. Шуның өчен мин аңа мең рәхмәтлемен. Тормыш иптәшем белән тигезлектә ул һәм кыз тәрбияләп үстердек. Кызымда җырга һәвәслек булса да, сәнгать юлыннан китмәде. Гаиләне өстен күрде. Күрше авылга кияүгә чыгып, матур гына гомер кичерәләр. Ә улым, әтисенә охшап, техниканы үз итте. Ул да гаиләсе белән район үзәгендә яши, - ди яңа танышым.

Рузилә апаның, җырчы булып китмәсә дә, сәхнәдән төшеп торганы да юк диярлек. Бик күп конкурсларда катнашып, һәрчак жюри тарафыннан югары бәяләнгән. "Татар җыры-89", Бөек Җиңүнең юбилей даталарына багышланган конкурсларда лауреат исеменә лаек булган. Бөтенсоюз смотр-конкурсларында да катнашып, һәркайсында бүләкләнгән. "Акчарлак" газетасы оештырган "Алтын тавышка - алтын акчарлак" республика җыр бәйгесендә "Авылым хатирәсе" җыры белән 3 нче урынга ия булган. Күптән түгел Менделеевск шәһәрендә узган конкурста 2 нче урынга лаек дип табылган. Рузилә ханымның шәл бәйли-бәйли җырлаган  видеосы исә аны тагын да танытты. Инстаграмда видеосын караучылар аңардан җырларын күбрәк куюны да сорап язганнар. Берсе  исә районда үзенең концертын оештыруын сораган. Көтәбез, Рузилә апа!..

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading