Татар интернетының анасы, танылган журналист, “Интертат” Республика электрон газетасын озак еллар җитәкләгән Әлфия Туфан кызы Миңнуллина белән очрашу бәхетенә ирештек.
Быел күренекле татар драматургы, язучы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга исән булса 90 яшь тулыр иде. Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова вафатына да дүрт ел булган... Легендар шәхесләрнең кызы, легендар Әлфия Миңнуллина белән истәлекләрне яңарттык.
– Әлфия ханым, легендар шәхесләрнең баласы булу да кыендыр ул. Балачагыгыз ничек үтте?
– Бәлки, кемнәрдер өчен алар легендар шәхесләрдер. Минем өчен бу мөһим түгел, алар – иң беренче чиратта, әти-әнием. Һәр бала өчен әти-әнисе иң яхшысыдыр. Аларны башкаларга тиңләп тә, чагыштырып та булмый.
– Иҗади гаиләләрдә үскән балалар: “Игътибар җитмәде”, – дип әйтә. Сез игътибарга сусадыгызмы?
– Хәзер әти-әнигә бер үпкәм дә юк инде. Гомумән, әти-әнигә ачу саклау дөрес әйбер түгел. Кешенең тормышындагы җитешсез якларны “белгечләр” шунда ук балачактан эзли башлый. Имеш, ана назы җитмәгән. Мин мондый берьяклы фикерләүгә каршы, чөнки коточкыч шартларда үскән балалар арасында да искиткеч иҗади югарылыкка күтәрелгәннәр бар. Димәк, беренче чиратта җитешсезлекләрнең сәбәбен үзебездән эзләргә кирәк. Мин әти-әниләрне гаепләү ягында түгел. Шулай да, иҗат кешеләре бар күңелен биреп иҗат белән шөгыльләнергә уйлыйлар икән, гаилә корыр алдыннан, бигрәк тә бу дөньяга бала китерер алдыннан, барысын да яхшылап уйларга кирәк. Баланы бит кеше итәргә, тәрбияләргә кирәк. Чын сәнгать кешесе тулысынча иҗатка бирелә. Алай эшләмәсә, ул бернинди уңышка ирешә алмый. Сәләт – уңышның нигезе, ә калганы тырышлыктан тора. Ә бит бала-чага да игътибар сорый, шуңа күрә танылган шәхесләр балаларын кемнеңдер кулына тапшырырга мәҗбүр була. Кечкенәдән бала әти-әнисе белән аралашып үсмәгәч, бала белән ана арасында да якынлык тууы да “икеле”. Моңа да әзер булырга кирәк.
– Сезнең белән татар телендә аралашуыбыз да бәхет. Хәзер күп кенә татар зыялыларының балалары, кызганыч, туган телен белми...
– Әйе, совет әдәбиятының классиклары дип саналган язучыларның балаларының 90 проценты татарча белми. Бу, әлбәттә, шул заманның идеологиясенә бәйле. Язучылар аңлы рәвештә балаларын татар теленә өйрәтмәгәннәр, чөнки интернационализм булыр дип ышанганнар. Балага тәүлегенә 24 сәгать игътибар кирәк. Әгәр игътибарны ата-ана бирә алмый икән, димәк ул аны башка җирдән таба. Ярый ла, баланы тәрбияләүче әби-бабайлар булса. Безнең өйдә әтинең “татарча гына сөйләшәбез” дигән катгый таләбе бар иде. Татар телен азмы-күпме белүем китап укырга яратуым белән бәйле. Әтинең китапханәсе зур иде, китапларны комбайн кебек “суктыра” идем. Мәктәптә туган тел дәресләре факультатив кебек кенә узды. Укытучыларыбыз тырышты, әмма татар теленең грамматикасын кызыксынып үзлектән өйрәндем. Мин белемем буенча математик. Телне тирәнтен өйрәнә башлагач, татар теленең шундый төгәл система булуына инандым. Телне белүгә театр да үз өлешен кертте. Мин үскәндә театр – татар мохитен саклап калган санаулы урыннарның берсе иде.
–Туфан аганың сезне кочаклап сөйгәне булдымы?
– Әти дә, әни дә бик коры кешеләр иде. Төчеләнеп, кочаклашып, тәмле сүзләр әйтешеп утырганыбызны хәтерләмим. Әти миңа беренче тапкыр “кызым” дип 40 яшемдә дәште. Шаккаттым! Ул миңа гел: “Әлфия”, – дип эндәште. Балачакта да зурларча, җитди сөйләште. Алар үз эшләренә тулаем бирелгән шәхесләр иде.
– Нәҗибә апа театрда эшләгәч, сез дә анда еш кунак булгансыздыр. Әниегезнең хезмәт юлын дәвам итәргә теләмәдегезме?
– Әни бик каршы иде. Ул миңа бу фикерне сеңдергәндер. Әмма кешенең артист буласы килсә, юлын табар иде. Димәк, үзем дә актриса булырга теләмәгәнмендер. Шулай да сәхнәдән курыкмыйм. Минем тарафтан тыйнаксызлык булса да, эпизодик рольне бүген дә уйный алыр идем.
– Туфан абый әсәрләрен ничек яза иде?
– Әти өйдә эшләмәде. Ул эшләгәндә аяк очында гына йөрсәк тә: “Сез миңа комачаулыйсыз”, – дип әйтә иде. Әти китеп язды. Элек иҗат йортлары бар иде. Язучылар шунда җыелып, иҗади мохиткә чумып язган. Йә авылга, йә санаторийга китеп иҗат итә иде. Әни әтинең иҗатына беркайчан комачауламады. Күрәсең, әти өчен бу бик мөһим булган, чөнки әни турында әйткәндә гел шул сыйфатын ассызыклап үтте. Әни әтигә бер сүз әйттермәде, аның иҗатына сокланып карый иде. Әтинең язылган әсәрләре иң беренче әнигә укылды. Әти дә әнине иң яхшы, иң күренекле артистка дип атады. Алар театрга еш йөрделәр. Кич кайтып, ике-өч сәгать фикерләшеп, сөйләшеп утыралар иде. Холыклары буенча кызу канлы кешеләр булса да, иҗади тандем булулары көндәлек мәшәкатьләрне юкка чыгара иде.
– Алар арасында мәхәббәт бар идеме?
– Әтинең: “Мәхәббәт – ул ипи катысына ягылган бал. Башта балын ялап бетерәсең дә, аннан гомер буе ипи катысын кимерәсең”, – дигән сүзләре бар. Әни хатын-кызларның көнкүреш эшләрен яратып эшләмәде. Яшь чагында өйрәнеп алган ризыклары бар иде, шуннан артыгын белергә дә теләмәде. Әти аңа моны рөхсәт итте, ашыйсы килгән әйбер булса, үзе әзерләде. Әни базарның кайда икәнен, коммуналь хезмәтләргә ничек түләргә кирәклеген белмәде. Өйгә савыт-сабаны, чүпрәк-чапракны да әти алды. Ул әнинең тормыш вак-төяген яратмавын белеп, аны азат итте.
– Туфан ага үз әсәреннән Әлмәндәр картның яшенә җитмичә китеп барды...
– Ул Әлмәндәр яшенә кадәр яшәргә бик хыялланды. Соңгы елларда сәламәтлеген кайгыртты. Табибларга да күренде, һәр иртә кишер, чөгендер, кабак сокларын чыгарып эчә иде. “Әти 100 яшькә кадәр яшәргә җыена”, – дип көлештек. Нишләтәсең, эчәр суы беткән... Әлмәндәр картның прототиплары берничәү. Берсе – әтинең әнисенең абыйсы. Гатаулла бабай 91 яшькә җитеп вафат булган. Әти дә: “Шул яшькә җитәрмен”, – дип уйлады.
– Нәҗибә апа гомеренең соңгы елларында киң җәмәгатьчелеккә күренмәде. Сез аның янәшәсендә булдыгызмы?
– Әни урын өстендә ятты, ул карауга мохтаҗ иде. Бу темага кагылганда миңа күпләр ниндидер батырлык эшләгән кешегә кебек карый. Минемчә, үз әти-әниеңне карап, соңгы юлга озату – һәр баланың бурычы. Әлбәттә, кемнеңдер мөмкинлеге булмый. Минем мөмкинлек булды. Ирем ярдәм итмәсә, бәлки үзем генә булдырып та чыкмас идем. Әти вафатыннан соң, әнинең үзе генә яши алмавы ачыкланды.
– Әниегез үлгәч, төшенкелеккә бирелмәдегезме?
– Әнинең хәле яхшы якка бармавын аңладык. Ә әтинең вафатын авыррак кичердем. Ул йөгереп йөргән җиреннән китеп барды. Рухи яктан гына түгел, һәрьяклап кыен булды. Бар тормышыбыз әтигә бәйле иде. Ул беренче белеме буенча хисапчы, шуңа минем акчаларны да, балаларымның акчаларын да контрольдә тотты. Мөһим карарлар әтидән башка хәл ителмәде. Ул китеп баргач, без ятимнәр кебек, җитәкчесез калган кебек булдык.
– Әлфия ханым, ә сезнең тормышыгыз уңдымы?
– Мәктәптә бик яхшы укыдым. Ә әни укытучы булырга теләгән, шуңа гел: “Әлфия профессор була”, – дип әйтә иде. Әнинең тәэсире белән математика юлын сайладым. Ул вакытта әти үпкәләде, мине татар филологиясе факультетында укуымны теләде. Әмма математика буенча белем алуыма үкенмим. Мантыйк белән фикер йөртергә өйрәндем. Тик математика – хатын-кыз эше түгел. Әйе, бик яхшы галимәләр бар, ләкин бу искәрмәләр генә. Ир-ат дөньяда булмаган әйбер турында уйланып, фикер йөртә ала. Фәнне аларга калдырырга кирәк. Мин бөтен тормышымны үзгәртеп журналистикага килдем. Әти хупласа да, әнигә бу карарым ошамады. Үземнең тормышымнан, алган белемемнән, ирешкән уңышларымнан канәгать. Нинди эшкә алынсам да, бар көчемне куеп, җиренә җиткереп эшләдем. Аллаһ Тәгаләгә шөкер итеп яшим.
Тулаем алган тормышым бәхетле. Мин тулай торакта яшәмәдем, ачлык-ялангачлыкны татымадым, авырмадым, балаларым сау-сәламәт. Тик тормышта төшенкелеккә бирелгән мизгелләр дә була. Беренче ирем белән тормыш бик җайлы булмады. Аерылышу да кыен иде. Төрлесе булды, әмма хәзер Аллаһка шөкер.
– Балаларыгыз сезнең юлны дәвам итәргә теләмәдеме?
– Балаларыма беркайчан: “Бу һөнәрне сайла”, – дип әйтмәдем. Әмма чит телләрне тирәнтен өйрәнә алмавым аларга тәэсир итте. Икесе дә инглиз телен яхшы белә, Казан университетында политология бүлегендә белем алдылар. Сәләтләре бар иде, билгеле. Улым Германиядә укып карарга теләде. Хәзер шунда эшли, гаиләсе бар. Кызым да, энесенә кызыгып, күченеп китте. Безгә бераз күңелсез инде. Иң мөһиме – бәхетле булсыннар.
– Икенче ирегез белән ничек таныштыгыз?
– Без бик заманча, интернет аша таныштык. Ул Казахстанда, мин Казанда яшәдем. Корбангали Нуркеевич әти-әни белән күптән таныш. Ә без соңрак таныштык. Мин читтә яшәүче татарлар, алар белән аралашу, элемтәләр төзү темасын яктырттым. Татарларны Интернетта да эзләдем. Шулай бервакыт Корбангали Нуркеевичның шәхси сәхифәсенә тап булдым. Таулар янында төшкән фотосурәте игътибарны җәлеп итте. Мин тауларны бик яратам. Сәхифәсен ачып, өйрәнә башладым. Ә анда судья, морза һәм башка дәрәҗәләре тезелеп киткән. Интернет аша сөйләшербез дип уйладым. Әмма очраклы рәвештә генә Корбангали Нуркеевич Казанда булды. Без аның туганнарының фатирында очраштык. Корбангали Нуркеевич ишекне ачып кына җибәрде шул минутта: “Бу кеше миңа өйләнә бит”, – дип уйлап куйдым. Ә Корбангали Нуркеевич мине күргәч: “Минем тормыш иптәшем килде”, – дип уйлаган. Интервью алдым, шуннан соң араларыбыз суынмады.
– Әлфия ханым, сез журналистикада тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе. Татар журналистикасы белән канәгатьме сез?
– Журналистикада эшләү кыен. Аның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Беренчедән, илдәге вазгыять. Журналистның төп эше – язу, сөйләү, әгәр аны чиклиләр икән, эш катлаулана. Икенчедән, татар телендәге контентны кабул итүче кешеләр кими. Син бит аны үзең өчен түгел, укысыннар өчен язасың. Субъектив сәбәпләр дә җитәрлек. Кемдер үз фикерен яшереп булса да җиткерергә тырыша, ә кемдер башка темаларга язу юлын сайлый. Ничек булса да кыен. Мин гел яшьләр белән эшләргә яраттым. Алар билгеле бер редакция калыбына кермәгән була, икенчедән техникадан курыкмый. “Интертат”ны башлаганда эшкә бик танылган журналистларны чакырдым. Күпләр: “Компьютерда эшли алмыйм”, – дип баш тартты. Ә яшьләр курыкмады. Редакциябездән исемле журналистлар чыкты, шөкер. Журналистларга сабырлык, батырлык һәм кыюлык телим.
Комментарийлар
1
0
0
БИК кызыклы интервью,шундый Зур шэхеслэрнен,кызынын тормыш юлы белэн танышуыма чиксез шат,алга таба да,унышлар, сэламэтлек, бэхетле тормыш телим Эльфия ханымга.
0
0