16+

Рәйхат Сафиуллин: «Мине иң сөендергәне шул – кызлар кияү йортына бирнә сандыгы белән бара башладылар»

Зәй районында кызлар кияү йортына бирнәләрен сандыкка тутырып килә икән. Чишмәдән су ташырга үзләре белән көянтә дә алып баралар ди.

Рәйхат Сафиуллин: «Мине иң сөендергәне шул – кызлар кияү йортына бирнә сандыгы белән бара башладылар»

Зәй районында кызлар кияү йортына бирнәләрен сандыкка тутырып килә икән. Чишмәдән су ташырга үзләре белән көянтә дә алып баралар ди.

Туку станогында тукылган карават җәймәләре, идән паласлары аларда беркайчан да модадан чыкмаган. Зәй ягында урманга чабата киеп баручыларны күрсәгез дә аптырамагыз. Биредә ата-бабалардан калган һөнәрләр әле булса югалмаган, аларны дәвам итүчеләр биредә шактый.



Сандыкның урыны - түрдә

Шундыйларның берсе - Югары Шепкә авылыннан Рәйхат Сафиуллин. Сандыклар ясау остасы ул. Туган авылына биш-алты ел элек кайтып яши башлаган.

- Егерме елдан артык шофер булып эшләдем. Хәзер йортлар төзү, түбә ябу эшләре белән шөгыльләнәм. Әтиебез балта остасы иде, бала вакытта ук мине үзе белән бура бурарга йөртте. Агач эшенә хирыслык аннан дип уйлыйм. Соңгы вакытта татар халкының борынгыдан килгән һөнәр үрнәкләре кире кайта башлады. Минем дә сандык эшләп карыйсым килде. Кыш көннәрендә буш вакыт күп була, ә кул эшсез торырга күнекмәгән. Сандык ул урындык, өстәл ясау түгел. Аның үзенең бер хикмәте бар, ул бит безнеке - татарларныкы. Яшь киленнәр, ак әбиләр өчен иң кадерле әйбер булган, - ди ул.



Биш-алты елда ул 30лап сандык ясаган, берсен ясау өчен ике атналап вакыт кирәк. Рәйхат абыйның сандыкларын үз районнарыннан гына түгел, Мөслим, Бөгелмә, Сарман, Түбән Кама, Чаллыдан да килеп алалар. «Мине иң сөендергәне: кызлар кияү йортына бирнә сандыгы белән бара башладылар», - ди Рәйхат абый.



Көянтәләр ясау уе да бар аның.
- Әти орчык кыра, баш тарагы, көянтәләр ясый иде. Ул эшләп калдырган көянтәләрне әле дә сорап киләләр. Шул эшкә үзем дә тотынырга уйлыйм. Аларын да кияүгә барырга җыенган яшь кызлар сорый. Безнең авылда килен булып төшкән кызларга су юлын күрсәтәләр. Чишмәдән алып кайткан суын ул сата. Суын эчкән кеше чиләгенә тимер акчалар сала. Су юлын күрсәтүчегә махсус бүләк тә әзерләп куя. Авылда шундый йола саклана, - ди ул.

Язманы әзерләүдә булышкан өчен, Зәй районы мәдәният бүлегенә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading