2 март 2017 яңалыклары
-
2 март 2017 - 19:15«Ак Барс» Көнчыгыш конференциянең ярымфиналына чыктыБүген Казанда «Ак Барс» плей-оффтагы бишенче матчында «Салават Юлаев» командасы белән очрашты. Казанлылар овертаймда 2:1 исәбе белән отты. Хәлиткеч алка Иржи Секач исәбендә. Шулай итеп, «Ак Барс» серияне 4-1 исәбе белән җиңде. «Барс»ларның киләсе көндәше әлегә билгеле түгел. Яңа сериянең уеннары - 9, 11, 13, 15, 17, 19 и 21...
-
2 март 2017 - 15:34Как многодетный отец-посудомойщик стал совладельцем ресторана, проработав в нем 14 лет?Датский шеф-повар Рене Редзепи, совладелец копенгагенского ресторана Noma с двумя мишленовскими звездами, объявил о временном закрытии заведения. В конце года, рассказал Редзепи, ресторан откроется в новом месте и будет представлять собой «городскую ферму».
-
2 март 2017 - 13:23«Һәрбер әти минеке кебек булсын!»Әтием Рафис Рафаэль улы Әхмәдиев 1972 елда көзнең иң мул аенда дөньядагы иң матур авылларның берсе - Саяда дөньяга килә.
-
2 март 2017 - 13:14Татарстанда баласын 12 сәгатькә базга салган ана җинаять җаваплылыгына тартылганБалтач бистәсенә күрше өлкәдән өч баласы белән туганнарында тора башлаган әнинең кыланмышлары чиктән аша: аракы сөременә агуланып, ул үзенең мәктәптә укый башлаган кызына даими рәвештә кул күтәрә.
-
2 март 2017 - 12:57Медведев Рөстәм Миңнехановны II дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләдеРоссия Премьер-министры Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны II дәрәҗә Столыпин медале белән бүләкләү турындагы боерыкка кул куйган, дип яза "ТАСС" агентлыгы.
-
2 март 2017 - 12:46Күк кунаклары Татарстанга да килгәләп тораУл көнне студент улым иртән үк метеорит турында сөйли башлады. Ә мин, әллә кайчан, 1908 елда ук тайгага төшкән Тунгус метеориты турында яңа кызыклы мәгълүмат тапкан бугай бу, дип уйладым. «Юк, бүген төшкән, Уралга», - дип, улым планшетыннан шушы яңалыкны курсәтеп, һәммәбезне шаккатырды.
-
2 март 2017 - 12:19Булат Бәйрамов: «Ләйсән белән икебез дә ут булсак, авыр булыр иде кебек»- "Ирне ир иткән дә - хатын, юк иткән дә - хатын" дигән мәкаль бар бит әле. Тулысынча килешәм. Хатын - ул ирен төрле эшләргә канатландырып торучы. Әгәр дә ул мактап торса, һәр башлангычыңны хуплап торса, әлбәттә, ир-ат зур эшләр башкарырга сәләтле. Әгәр дә аны өендә җылы аш, якты чырай...
-
2 март 2017 - 12:17“Казан марафоны"ның яңа маршруты билгеле булды21нче май көнне узачак "Казан марафоны"ның яңа маршруты билгеле булды. Быел спортчылар Казан Кирмәне территориясеннән йөгерә башлаячак, финиш та шунда ук булачак.
-
2 март 2017 - 12:12Казанда спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты үтәБу көннәрдә Казанның Гимнастика үзәгендә спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты үтә.Ул 5 мартка кадәр дәвам итәчәк. Биредә илнең иң яхшы 150 спортчысы халыкара ярышларда катнашу мөмкинлеге өчен көч сынаша.
-
2 март 2017 - 11:59Минтимер Шәймиев бүләге – Тамерлан вафат булганКазан зооботаника бакчасы зур югалту кичерә. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән ике кар барсының берсе - 12 яшьлек Тамерлан вафат булган.
-
2 март 2017 - 11:538 март ялы кыска, ә май яллары озын булачак2017 елның 8 марты, халыкара хатын-кызлар көне, чәршәмбегә туры килә, шунлыктан ул эш атнасын икегә бүлә. Бары бер генә - 8 март көне генә эш көне саналмый. Ә бәйрәм алды, 7 март көнендә эш вакыты бер сәгатькә кыскара. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә.
-
2 март 2017 - 11:42Казанда суд «Татфондбанк» идарәсе рәисе урынбасары Сергей Мещановны сак астына алдыКазанда суд мошенниклык гамәлләрендә гаепләнүче «Татфондбанк»ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Сергей Мещановны 2 апрельгә кадәр сак астына алды. Дәүләт гаепләүчесе судтан Мещановны сәламәтлек торышы белән бәйле сәбәпләр һәм тикшерү органнары белән хезмәттәшлек итүгә әзер булуын дәлил итеп китереп, аны өй сагында калдыруны сорады. Тикшерү шикләнелүчене 2 апрельгә кадәр сак астына алуны...
-
2 март 2017 - 11:34Мөфти урамнарда "шәригать патруле" барлыкка килү белән килешмиРоссия җәмәгать палатасы әгъзасы, Россия мөселманнарының диния нәзарәте башлыгы һәм Мәскәү мөфтие Альбир Крганов башкала урамнарындагы "Стоп харам" («хәрәм» - исламда тыелган гамәлләр шулай атала) проектын тәнкыйтьләп чыккан. Бу хакта "Татар-информ" INTERFAX.RUга сылтама белән хәбәр итә.