16+

Сабантуй уздырырга теләгән авыллар да бар

Сораштырулардан күренгәчә, утызга якын районнарның берничәсе Сабан туена әзерләнә булып чыкты. Яхшымы бу начармы – анысын вакыт күрсәтер.

Сабантуй уздырырга теләгән авыллар да бар

Сораштырулардан күренгәчә, утызга якын районнарның берничәсе Сабан туена әзерләнә булып чыкты. Яхшымы бу начармы – анысын вакыт күрсәтер.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кала һәм район үзәкләрендә, зур авылларда Сабан туйлары уздырмаска дигән фикердә. Әмма авыл җирлекләрендә үткәрергә рөхсәт ителде. Көне дә билгеләнде.
- Иң дөрес Сабан туе – ул авыл Сабан туе. Ул чын бәйрәм, туганнар, тальян, җыр-бию белән уза. Җитди спортчыларсыз, һәр кеше үзен сынап карый ала торган бәйрәм. Кечкенә генә чаралар бик мөһим. Көнен билгеләдек – 4 июль. Әгәр дә җирлекнең теләге була икән, мондый чараларны уздырырга рөхсәт итәбез, - диде Президент.

Республиканың кайсы районнары татар халкының милли бәйрәмен үткәрергә әзерләнә икән, “Шәһри Казан” шул хакта сорашты.
Актаныш районы җитәкчесе матбугат хезмәтендә безгә: “Бездә авыручылар күп әле, Сабан туйлары була дип сөйләүчеләр юк”, - диделәр.
Алексеевский, Әлки районнарында да бәйрәмнәр узмаячак. Арча районы Башкарма комитетының  мәдәният бүлеге җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина да: “Бүгенге хәлләр Сабан туе үткәрерлек түгел, бездә узмаячак”, - диде. Әтнә районы Башкарма комитеты рәисе Айрат Каюмов әлеге муниципаль берәмлектә милли бәйрәмгә әзерләнмәүләрен хәбәр итте.

Апаста да безгә: “Эпидемиологик хәл Сабан туйлары уздырырга мөмкинлекләр бирми. Районда бер җирлектә дә Сабан туе үткәрелмәячәк”, - дип белдерделәр. Гәрчә аерым бер җирлекләрдә сөлгеләр дә җыелган кебек тоелган иде. Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да районында Сабантуйны үткәрмәү турында хәбәр итте. Карар Баулы районында санитар-эпидемиологик хәлне саклау максатыннан авыл җирлекләре башлыклары белән килешенеп кабул ителгән.
Буа, Биктауда да быел халык су буенда мәйданда тамаша карарга җыелмаячак. Балтачта җитәкчелек Сабантуйны авылларда да уздырмау ягында тора. “Шәһәрләрдә дә узмагач, бар халык авылларга кайтачак, ә бу исә, бүгенге вәзгыятьтә, куркыныч. Шулай да халыкның фикерен дә тыңлаячакбыз”, - диделәр безгә батырлары белән дан тоткан төбәктән. Ләкин кыр батырларын, хезмәт алдынгыларын барыбер хөрмәтлиячәкбез, дип тә өстәделәр.

Югары Осланда да Сабан туен үткәрү планлаштырылмый булып чыкты. Чүпрәледә кайсыдыр авылда авыл көне үткәрелә, дигән хәбәр булган иде, әмма район администрациясендә моны расламадылар. “Сабан туйлары үткәрү буенча да мәгълүмат әлегә юк”, - диделәр.
Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова сүзләренчә, әлегә төгәл генә шул авылда Сабан туе үткәреләчәк, дигән сүз юк. “Җирлек башлыкларына Сабан туе үткәрергә тәкъдим ясап, хат җибәрәчәкбез. Алар халык белән фикер алышканнан соң, үзләре хәл итәчәкләр. Әлегә үткәрәбез дип әйтүчеләр булмады”, - диде.

Кукмара районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина да районда халык фикерен барлау бара дип белдерде. “Сабан туен уздыру әлегә хәл ителмәде. Әлегә халык фикерен барлыйбыз, сорашабыз. Әмма халыкның күп өлеше акылга таянып, мондый вакытта массалы чаралар үткәрмәү яклы. Татарстан Министрлар Кабинеты карарларына таянып, эш итәчәкбез”, - дип белдерде. 
Кайбычта да күпчелек районнарда кебек үк, бәйрәмне үткәрмәү яклы.

Ә менә Лаеш районының Урта Девятово авылында бәйрәмгә әзерләнәләр. “Әлегә башка авылларда Сабан туе уздыру хакында мәгълүмат юк. Җирлек җитәкчеләре Бөтенроссия тавыш бирү көнен үткәрү белән мәшгуль”, - дип җавап бирделәр район Башкарма комитетының мәдәният бүлегендә.
Кама Тамагы районында да бәйрәмнәрне оештыру мәсьәләсе хәл ителмәгән булып чыкты.

Мамадышта Сабан туе гына түгел, Питрау да гадәти форматта узмаячак. Керәшен халкының милли бәйрәмен онлайн форматта район халкы гына түгел, ә республика күләмендә дә карарга мөмкин булачак.

Менделеевск районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр бүлегендә хәбәр итүләренчә, районның авыл җирлекләрендә Сабан туе уздырылачак.

Түбән Кама районы җитәкчелеге шәһәрдә дә, авылларда да атна-ун көн элек 1965 елдан алып бер тапкыр да үткәрелми калган бәйрәмнең быел оештырылмаячагын игълан иткән иде. Яр Чаллы башлыгы да шул ук фикердә. Минзәләдә дә быел бала-чага сөлге, йомырка җыймаячак.
Яңа Чишмә районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Галина  Носова: “Әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәде”, - дип белдерде.
Питрәчтә дә шул ук хәл. “Әлегә халык фикерен өйрәнәбез, сораштырулар уздырабыз”, - диделәр район башлыгының матбугат хезмәтендә.

Президентның туган ягы Саба районында да бәйрәм уздыру төгәл хәл ителмәгән. Район Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин сүзләренчә, шул көннәрдә бу мәсьәлә буенча район башлыгы җыелыш үткәрәчәк. “Район җирендә булмаячак, авылларда үткәрү буенча әле фикер алышулар, сораштырулар бара. Авылның берсендә үткәреп, икенчесендә уздырмасаң, үткәрелгән авылга бөтен халык агылачак. Уздырсаң, барысында да уздырырга кирәк инде. Халыкта исә төрле фикер. Быел авыррак ел булды диючеләр дә, чирдән куркучылар да бар. Иллегә илле. Шуңа да барысы да җыелыштан соң билгеле булачак”, - диде Рөстәм әфәнде.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин: "Сабантуйлар буламы, юкмы дип, халык һәрвакыт сорап тора. Без үткәрергә әзер. Рөхсәт булса, халыкның кәефен күтәрергә исәп бар. Июньдә булмаса, июльдә булыр. Сабантуйларда үзебез дә көрәшеп йөрдек. Ул минем иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Балачактан көтеп ала идем, шуңа күрә, үткәрсәк, яхшырак булыр", - дигән иде. Әмма район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйляҗев районда бәйрәмнең узмаячагын белдерде.

Сарманда да бу чарага әзерләмиләр булып чыкты. “Безгә район Сабан туен үткәрмәскә киңәш иттеләр, - дигән иде Чирмешән район газетасына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова. – Авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшләштек, алар да мондый шартларда милли бәйрәмне үткәрмәү ягында. Шулай да авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү оештырылачак. Әлегә ул нинди формада һәм кайчан үтәчәген әйтеп булмый”.
Чистай районында: “Район башлыгы бу уңайдан җыелыш уздырды. Шәһәрдә дә, авылларда да Сабан туен үткәрмәячәкбез”, - диде район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Лилия Абзалова.

Сораштырулардан күренгәчә, утызга якын районнарның бары берничәсе генә Сабан туена әзерләнә булып чыкты. Яхшымы бу начармы – анысын вакыт күрсәтер. Чума вакытында бәйрәм итеп йөрү бер яктан кәмит, икенче яктан, Бөек Ватан сугышы елларында да уздырылган бәйрәмнең үткәрелмәве кызганыч. Әмма иң мөһиме — сәламәтлек, шуны онтымасак иде! Ә бәйрәмнәр әле алда булыр, авырмыйк кына!

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сабан туе -ул сез язганча бэйрэм-кэмит тугел. Ул сабан чэчелугэ нэтижэ ясау,икенче торле исеме жыен-собрание,клоунсыз гына.ул ачык хавада уткэрелэ.Шуна анын зыяны ,торговый центрдагы кебек булмаячак.Торговый центрларда эшлэми ,дип, авыл халкынын ,елга бер тапкыр, бердэн-бер баш кутэреп,куз ача торган коненнэн мэхрум итмэгез.

    Мөһим

    loading