Аллаһ Илчесе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, пәйгамбәрләр имамы буларак, аларның иң матур сыйфатларын үзендә туплаган.
Пәйгамбәребзнең югары дәрәҗәсе турында Аллаһы Раббыбыз «Гыймран» сүрәсенең 81 аятендә болай дип әйтә: «Аллаһ пәйгамбәрләрне ант иттерде. Менә Мин сезгә Китап белән хикмәт бирдем. Бераздан сезнең кулыгыздагыларны раслау өчен тагын бер Пәйгамбәр киләчәк. Аңа шиксез иман китерерсез вә аңа һәрвакыт ярдәм итәрсез. Шушы шартларны кабул итәсезме? (Алар): «Кабул итәбез», – дип икърар кылдылар. (Аллаһ) әйтте: «Алайса, бер-берегез алдында шаһит булыгыз, Мин дә сезнең белән бергә шаһит», — диде».
Бу аятьтә әйтелгәнчә, Аллаһы Тәгалә барлык пәйгамбәрләрне җыеп, алар белән килешү төзеде. Бу изге килешү буенча һәрбер пәйгамбәр үзеннән соң киләчәк пәйгамбәргә иман китерергә һәм аңа ярдәм итәргә тиеш булды. Мөфәссирләр әйтүенчә, «Раслау өчен тагын бер Пәйгамбәр киләчәк» дигәне ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, ягъни һәрбер пәйгамбәр үз халкына әйтә торган булган: «Әгәр миннән соң пәйгамбәрлегемне раслаучы Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм килсә, аңа иман китерегез һәм ярдәм итегез». Шулай итеп, һәр пәйгамбәр сөекле Расүлебез турында белгән һәм аның турында Аллаһка вәгъдә биргән.
Һәрбер кеше Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышын үзенә үрнәк итеп алырга мөмкин. Ул үзенең бер хәдисендә: «Мин күркәм әхлакны камилләштерү өчен җибәрелдем», – дип әйткән (Әхмәд бин Хәнбәл, Муснад). Аллаһы Раббыбыз да Коръәни Кәримендә Пәйгамбәребез мактап: «Хакыйкатьтә, син – югары әхлак иясе», – дигән. («Каләм» сүрәсе, 4 аять).
Ул игелекле, итәгатьле, шәфкатьле, миһербанлы, сабыр, киң күңелле, юмарт, ышанычлы, тыйнак була. Бу сыйфатлар Пәйгамбәребез дә иң камил дәрәҗәдә була. Изге Коръәндә әйтелгән: «Хактыр ки, Аллаһка омтылган, ахыйрәт көненә иман китергән һәм Аллаһны күп зекер иткәннәр өчен Аллаһ Расүле дә үрнәк сыйфатлар бар» («Әхзаб» сүрәсе, 21 аять).
Аллаһ Илчесенең әхлак чыганагы – Коръән булган. Шуңа күрә, “Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең холкы нинди иде соң?” – дигән сорауга Гайшә анабыз (Аллаһ аннан разый булса иде): «Аның холкы – Коръән иде», – дип җавап биргән. Ул Коръәни Кәрим тыйган нәрсәгә ачуланып караган һәм Коръәни Кәрим кушкан нәрсәдән канәгатьләнү тойган.
Аллаһ Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм югары дәрәҗәдә намуслы һәм ышанычлы, кешеләр белән мөнәсәбәттә йомшак һәм дустанә кеше булган. Аңа тупаслык, әдәпсезлек һәм оятсызлык ят булган. Ул беркайчан да явызлыкка явызлык белән җавап бирмәгән, дошманнарын кичерә белгән. Әгәр кемдер аннан берәр нәрсә сораса яки берәр нәрсә белән кызыксынса, Аллаһ Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәрвакыт йомшак һәм төпле итеп җавап биргән, тупас һәм ихтирамсыз бер сүз дә кулланмаган. Беркайчан да әңгәмәдәшен ярты сүздә бүлдермәгән.
Күршеләрен хөрмәт иткән һәм кунакларын ихтирам белән кабул иткән. Аның Аллаһ өчен хезмәт итмәгән яки яхшы гамәл кылмаган бер генә минуты да булмаган.
Аллаһ Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең тарафдарларын бик яраткан, алар белән еш киңәшләшкән һәм алар турында кайгырткан. Әгәр тарафдарларыннан берәрсе авырып китсә, аның хәлен белергә барган. Берәрсе югалып торса, аны эзләгән. Берәрсе вафат булса, аның хакына дога кылган. Ул һәрвакыт башкаларның гафу үтенүен кабул иткән, аның өчен көчле дә, көчсез дә үз хокукларында тигез булган. Сүз остасы буларак, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм күп төрле гыйбрәтле хикәяләр һәм тарихлар сөйли торган булган. Ул һәрвакыт дөресен генә сөйләгән.
Тәрбиялеге һәм әдәплелегенә килгәндә, ул тарафдарларына бик мәрхәмәтле, хөрмәтле мөнәсәбәттә булган, кысан җирдә һәрвакыт башкаларга күбрәк урын калдырган. Берәрсен күрсә, аны һәрвакыт беренче булып сәламләгән.
Аллаһ Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм бик тыйнак булган. Кешеләр җыелган җиргә яки җыелышка килгәч, ул урын бар җиргә утырган һәм моның белән барысының да бертигез хокуклы икәнлеген ассызыклаган.
Беркайчан да ярлыларга фәкыйрьлекләре өчен җирәнеп карамаган, байлар алдында түбәнчелек күрсәтмәгән. Ашаганда, эчкәндә уң кулын файдаланган, чөнки аңа Аллаһ шулай кушкан. Хуш исләрне яраткан, суган, сарымсак кебек начар ис таратучы нәрсәләрне сөймәгән. Аллаһ Илчесе ЗНАК үзенең тарафдарларыннан киеме белән дә, җыелышларда утырган урыны белән дә аерылып тормаган. Берәрсе килсә: «Ә сезнең кайсыгыз Мөхәммәд соң?» – дип сорый торган булган.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кием-салымда да, ризыкта да бернинди артыклыкны кабул итмәгән. Башына чалма һәм башлык кия торган булган, ә уң кулының чәнчә бармагында көмеш балдак йөрткән.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтте: «Хактыр ки, сезгә үз арагыздан чыккан пәйгамбәр килде; сез бәлагә тарсагыз, ул хәсрәтләнә. Ул сезнең өчен җан ата, мөэминнәргә ул бик шәфкатьле, мәрхәмәтле» («Тәүбә» сүрәсе, 128 аять).
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм тормышыннан бер үрнәк китерәсем килә. Көннәрдән бер көнне Аллаһ Илчесенең мәчетенә бер бәдәви гарәп кереп, мәчетнең бер урынында кече хаҗәтен үтәгән, ләкин, ни гаҗәптер, Расүлебез аңа ачуланмаган, аны сүкмәгән, киресенчә йомшак сүз белән: «Бу мәчет Аллаһка гыйбадәт һәм Аны зикер кылыр өчен төзелгән, ләкин хаҗәтне үтәр өчен түгелдер», – дип әйткән.
Раббыбыз Аллаһ Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында «Гыймран» сүрәсенең 159 аятендә болай дип әйтте: «Аллаһның рәхмәте белән син аларга миһербанлы булдың, әгәр дә син аларга рәхимсез булсаң, һичшиксез, алар синнән качар иде».
Без дә сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кебек миһербанлы, шәфкатьле булырга тырышыйк, шул вакытта, иншәАллаһ, динебезгә карата тискәре мөнәсәбәтләр дә бетәр, Аллаһы Тәгалә дә безгә рәхмәтле булыр.
Нияз хәзрәт Сабиров
Комментарийлар