16+

Шырдан катыгын Пушкин да ашаган

Яшел Үзән районына баргач, тәрәзәсе ачык машинадан бер бабайның телефоннан «матуркаем, карчыккаем» дип сөйләшкәнен ишетеп торырга туры килде. Башына түбәтәй киеп куйган Хәмит бабай хатыны Гайшәнең кибеттән чыкканын көтеп утыра икән. Матуркае кибеттә юанып йөргәндә, ул безгә карчыгы белән кырык бер ел яшәвен, ике ул тәрбияләп үстерүләрен һәм хәзер дүрт...

Шырдан катыгын Пушкин да ашаган

Яшел Үзән районына баргач, тәрәзәсе ачык машинадан бер бабайның телефоннан «матуркаем, карчыккаем» дип сөйләшкәнен ишетеп торырга туры килде. Башына түбәтәй киеп куйган Хәмит бабай хатыны Гайшәнең кибеттән чыкканын көтеп утыра икән. Матуркае кибеттә юанып йөргәндә, ул безгә карчыгы белән кырык бер ел яшәвен, ике ул тәрбияләп үстерүләрен һәм хәзер дүрт...

Яшел Үзән районына баргач, тәрәзәсе ачык машинадан бер бабайның телефоннан «матуркаем, карчыккаем» дип сөйләшкәнен ишетеп торырга туры килде. Башына түбәтәй киеп куйган Хәмит бабай хатыны Гайшәнең кибеттән чыкканын көтеп утыра икән. Матуркае кибеттә юанып йөргәндә, ул безгә карчыгы белән кырык бер ел яшәвен, ике ул тәрбияләп үстерүләрен һәм хәзер дүрт онык белән юануларын сөйләп алды.
- Хатыныма мин бер күрүдә гашыйк булдым. Бер-беребезне яратып яшәдек. Хатынымның кадерен көннән-көн аңлыйм, матур сүзләремне жәлләмим. Дөньяга бер генә килгәнбез, янәшәдәгеләребезнең кадерен белеп яшәргә кирәк, - ди Хәмит бабай. Ул арада карчыккае да чыгып, хәзер яшь парлар кебек гөрләшеп яшәгән Гайнуллиннарны фотога төшереп алдык.
Журналист халкы кая барса да, язарына җим эз­ли бит инде ул. Хәмит бабай безгә тумышы белән шул районның Олы Шырдан авылыннан булуын, анда Илһам Бикчәнтәев дигән кешенең әллә ничә төрле тавык үстерүен, шуңа өстәп оста бакчачы да булуын әйтте. Авылга ничек барасын да аңлатты. Олы Шырданга барыр өчен паром белән Иделне чыгарга кирәк булды. Без Идел ярына килеп җиткәндә, паром кузгалып киткән генә иде. Аның кире әйләнеп килүен егерме минут көтәргә туры килде. Паромга бер машинадан 170әр сум акча җыялар. Барысы унбиш машина сыйдырышлы паромга без иң соңгысы булып кереп бастык. Ә безнең артта әле әллә ничә машина калды. Ун минуттан Иделнең икенче ягында идек инде.
«Бездә бернәрсә дә кеше төсле түгел»
Без килгәндә, Илһам абый агач станогында тәрәзә рамнары эшли иде. Беренче карашка бик җитди, кырысрак күренсә дә, хатыны Кадрия әйтмешли, бераздан җайланып китте.
- Баштарак кирле-мырлы сөйләшә торган гадәте бар, шуңа да мин кешеләрне алдан ук кисәтәм, исегез китмәсен, бер-ике минуттан үз җаена кайта ул, дим. Табигате белән Илһам андый кырыс кеше түгел, алай булса, көннәр буе бакчада чәчәк утыртып йөрмәс иде, - дип, Кадрия апа безне бакчага алып чыкты.
Безнең сөйләшүне читтән генә тыңлап торган Илһам абый түзмәде, елмаеп, яныбызга килеп басты. Үзләре әйтмешли, боларда бернәрсә дә кеше төсле түгел икән. Түтәлдә үсеп утырган кишер орлыклары да әллә кайдан кайтартылган. Бакчада унике төрле виноград, унөч төрле алмагач үсә. Алар янында яңа төр кура җиләге, зелпеләр утыра. Чәчәкләрнең исәбе-хисабы юк. Безгә бигрәк тә Канада розасы ошады. Зур куак булып, кызыл чәчәккә күмелеп утыра ул. Гортензияләр дә чәчәк атарга өлгергән. Бакча эченә ясалма сулык ясап куйган Илһам абый. Тик менә без килер алдыннан гына, ташбакалары югалган икән. Дөрес, аңардан кала да монда әллә ничә төр йорт хайваны яши булып чыкты. Өйне дәү генә Урта Азия овчаркасы Шрек саклый. Өй эчендә егерме попугай яши. Алар йомырканы үзләре салып, балаларын утырып чыгаралар икән. Абзарда төп хуҗалар - Романов токымлы сарыклар. Ишегалдында унбиш төрле тавык чемченеп йөри. Аларның берсе дә бер-беренә охшамаган. Итек­леләре дә, бүреклеләре дә бар араларында. Илһам абый фазаннарын, павлиннарын башка кешегә
биреп җибәргән.
- Минем өчен һәр нәрсә яңа булырга тиеш. Берәр нәрсә туйдыра башласа, бирәм дә җибәрәм. Чәчәкләрне дә берничә ел рәттән утыртканым юк. Бакчаны гел яңартып торам. Тавыклар белән дә шулай ук. Элек алар егермешәр төрдә иде, акрынлап бетереп барам. Киләчәккә әле башка төр хайваннар үрчетеп карарга исәп бар, - ди Илһам абый.
«Бүген кыярның беренче уңышын җыйдык»
Авылларга барган саен, халыкның булдыклылыгына сок­ланып кайтабыз. Соңгы вакытларда теплица корып, яшелчә үстерүчеләрнең дә саны күзгә күренеп арта. Шундыйларның берсе белән без Шырданда таныштык. Бәйрәмовлар бу авылга сигез ай элек кенә күченеп кайткан. Искерәк кенә йорт алып, бәрәңге бакчасына поликарбонаттан теплица корып куйганнар, анда кыяр утыртканнар. Озынлыгы йөз, киңлеге тугыз метр булган теплица эшләп кую өч миллион сумга төшкән.
- Бүген генә кыярның беренче уңышын җыеп алдык. Йөз килограмм булды, - ди Майгубә. Көзгә кыярларны җыештырып бетереп, алар урынына помидор утыртырга исәп­лиләр икән.
Читтән кайткан Бәйрәмовларны авыл халкы тиз арада үз иткән. Күршеләре дә алар турында бик тырыш кешеләр, тәртиплеләр дип мактап алды.
Иң тәмле катык Шырданда
Пушкин ашаган катыктан без дә авыз итеп карадык. Әйтүләренчә, ул үзенең «Капитанская дочка» әсәрендә нәкъ менә шул катык турында яза. Чынлап та, мондый тәмле катыкны беркайчан да ашаганым юк иде әле. Аның төсе дә, тәме дә - әйтеп бетергесез. Катык ясау остасы Алия Талипова әйтүенчә, аны шырданлылар сигез сәгать кайната.
- Без, гадәттә, катыкны күп итеп, унбиш литрлы кәстрүлдә кайнатабыз. Шуңа сөтне тутырабыз да газ өстенә куябыз. Кайнау кергәч, утын сүрән генә итеп калдырабыз да төне буе катыгыбыз кайнап чыга. Әзер булу-булмавы аның төсеннән күренә, ул алсу төскә керергә тиеш. Аннары инде уттан алып суытабыз да банкаларга тутырабыз. Бармак пешмәслек булгач, икешәр аш кашыгы оеткысын саласың. Аның урынына шәһәр каймагы да ярый. Банкаларның өстенә җылы әйберләр куеп дүрт сәгать тотабыз. Аннары капкачларын ачып, суыткычка куябыз, - дип, тәмле катык ясарга өйрәтте безне Алия апа.
Яшь парлар кебек чөкердәшеп яшәүче Гайнуллиннар
Талиповлар: «Өч сыерның сөтен көнендә сатып бетерәбез»
Майгубә Бәйрәмова: «Теплица кую өч миллион сумга төште»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading