16+

“Шикәр бәясенең артуына җирлек юк”

Быелгы һава шартлары авыл хезмәтчәннәрен шактый сынады. Башта бөртекле культуралар чәчәк аткан чорда язгы кыраулар күзәтелде, аннары эссе булды, җәй ахырына инде туктаусыз яңгырлар яуды.

“Шикәр бәясенең артуына җирлек юк”

Быелгы һава шартлары авыл хезмәтчәннәрен шактый сынады. Башта бөртекле культуралар чәчәк аткан чорда язгы кыраулар күзәтелде, аннары эссе булды, җәй ахырына инде туктаусыз яңгырлар яуды.

Шуңа да карамастан төп бөртекле культуралар уңышы тулысынча җыелып алынды, дип хәбәр итте Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Алмаз Гамиров журналистларга. 

“Үзебезне ашлык белән тулысынча тәэмин итәбез”
Аграрийлар быел 3 миллион 692 мең тонна ашлык җыюга ирешкән, уртача уңдырышлылык – гектарына 27,9 центнер. 
– Бөртекле культуралар 1 миллион 325 мең гектар мәйданда җыелды. Ашлык кукурузын суктырасы бар. Гомумән алганда, бункерга 3,8 миллион тоннадан артык ашлык кертелер дип көтелә. Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 3,8 миллион тоннадан артык тәшкил итәчәк. Республикада еллык ихтыяҗ 3,2 миллион тонна дип исәпләгәндә, без үзебезне ашлык белән тулысынча тәэмин итәчәкбез. Шул ук вакытта 2,1 миллион тонна ашлык терлекчелеккә китә, 550 мең тоннага якыны – язгы һәм көзге чәчүгә. Моннан тыш, он һәм спиртлы продукция җитештерү өчен дә өлеш каралган, – диде ул.

Бәяләренә килгәндә,  3 нче класслы бодайның килограммы – 15 сум, 4 нче класслы бодай – 13 сум 90 тиен, фураж бодае – 11,5 сум, арыш – 9 сум, арпа – 11 сум, кукуруз – 16 сум, көнбагыш – 34 сум 50 тиен, рапс – 37 сум 50 тиен, соя – 44 сум 50 тиен, җитен – 34 сум.

Татарстан ашлыкны 25тән артык илгә экспортлый
«Татарстан Республикасында ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» учреждениесе филиалы директоры Татьяна Менликиева белдергәнчә, ташбака-кандала дигән корткыч аркасында клейковинаның (ашлык бөртегендә була торган аксым матдәсе) сыйфаты канәгатьләндерерлек булмаган. 

Сүз уңаеннан: ташбака-кандала   – бөртекле авыл  хуҗалыгы культураларына  зыян китерүче  корткыч. Кинәт кенә ишәеп китү аркасында  зарарлы  кандалалар аерым бер  кишәрлектә бодай уңышының  күпмедер  өлешен яисә  тулысынча  юкка чыгарырга  мөмкин.  

Россельхознадзорның  Татарстан  буенча  идарәсенең  фитосанитар күзәтчелеге  һәм  ашлык сыйфатына, орлык  контроленә  күзәтчелек бүлеге  башлыгы   Альберт Кадыйров сүзләренчә, Татарстан ел башыннан 88 мең тонна ашлык һәм аны эшкәртү продуктларын экспортлаган. Бу узган елның шушы чорына караганда 3 мең тоннага күбрәк. Татарстан ашлыгының сыйфатына һәм иминлегенә шикаятьләр булмаган.

Спикер шулай ук Татарстан хуҗалыкларының актив рәвештә үз предприятиеләрен яңа базарга – Кытайга экспорт хокукына аттестация уздыруын да билгеләп үтте.
 – Республика территориясеннән Кытайга 4,2 мең тонна арпа җибәрелгән, бу узган елга караганда 40 процентка күбрәк. Быел беренче мәртәбә бодай һәм борчак төяп җибәрдек. Җитен һәм солы орлыкларын озатырга җыеналар, – диде ул. 

Татарстан бодайны, Кытайдан кала, Әзәрбайҗан, Казахстанга экспортлый; арпаны – Казахстан, Кытай, Иранга, арышны – Казахстан белән Латвиягә, солыны – Чехия, Испания, Польша, Таҗикстанга, кукурузны –  Иран һәм Казахстанга; җитен, горчицаны Европа берлеге илләренә, шул исәптән Германия, Чехия, Латвия, Польша, Австрия илләренә озата.
– Гомумән алганда, Татарстан ашлыкны, Европа берлеге дәүләтләрен дә кертеп, 25тән артык илгә экспортлый, – диде Альберт Кадыйров.

Кырда эшләр әле бетмәгән 
Бүген авыл хезмәтчәннәре рапс җыю белән мәшгуль, аның мәйданы 165 мең гектар тәшкил итә. Бу көнгә 156 мең гектар (95 проценты) суктырылган, уңдырышлылык – гектарына – 19,5 центнер. Көнбагышны 212 мең гектар мәйданда җыясы бар. Әлегә 103 мең гектар (49 проценты) суктырылган, уңдырышлылык – гектарына – 22.6 центнер. Шикәр чөгендере җыю дәвам итә. Агымдагы елда аның урып-җыю мәйданы – 55,6 мең гектар. Бүгенгә барлык мәйданның 61 проценты казылган. Бер гектардан 457 центнер уңыш чыга. Шикәр чөгендеренең тулаем җыемы 2 миллион тоннадан артык булыр дип фаразлана. Шикәр белән дә үзебезне тулысынча тәэмин итәчәкбез, ажиотаж, дефицит көтелми, бәясе дә тотрыклы булачак, аның артуына җирлек юк, диде Алмаз Гамиров. 

Шулай ук кырларда бәрәңге һәм башка яшелчәләрне җыеп алу эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading