16+

Ана рәнҗеше...

- Нәрсәгә дип чыктың син? Пычагым калганмы сиңа абзарда? Синең яшьтәге карчыклар өйдә утыра! Бар ычкын!

Ана рәнҗеше...

- Нәрсәгә дип чыктың син? Пычагым калганмы сиңа абзарда? Синең яшьтәге карчыклар өйдә утыра! Бар ычкын!

Мөнирнең акырган тавышы, гадәттәгечә, бөтен урамга ишетелде. Кәшифә карчыкның ишегалдында таянып йөри торган таягы бер якка, үзе икенче якка очты. 

Баскыч төбендә таралып ятучы карчык-әнкәсенә сүгенә-сүгенә абзарда акырышкан сарыклары янына кереп китте ир. Бүген ул аеруча усал иде, бер рәттән сарыкларга да эләкте: бакчадан чабып алып кергән печәнне салган арада кул арасына кысылган сарыкларның сыртына берничә тапкыр сәнәк сабы төште. Маллар белән эшен бетергәч, ишегалдына чыкты. Мөнир этеп җибәргәннән баскыч төбендә егылып калган карчык урынында юк, аның каравы ишек төбендә ят галуш барлыкка килгән иде. “Кереп киткән җен карчыгы. Тагын кайсысы кергән инде?! Тагын зарланадыр инде, әз эләгә бит”. Ир, өйдә ни сөйләшкәннәрен ишетергә теләп, акрын гына басып өй алдына керде. Күрше Сания икән. Мөнир өйгә үтте. Кәшифә карчыкның йоклый торган урыны ишек төбендәге иске карават иде, Сания шунда утырып карчыкның кан басымын үлчәп маташа иде. 
- Мөнир, нихәлләр, күрше, менә хәлегезне белим дип кердем әле. Кәшифә апаның кан басымы күтәрелгән, кая даруларын бир, эчертим. - Сания күрше карчыгы өчен чын күңелдән борчыла иде, бүген керүе дә юкка түгел, ире Хәлим Мөнирнең кычкырган тавышын ишетеп кертеп җибәрде. 
- Нәрсә булсын җен карчыгына! Аяк астында буталып йөри! Кем кушкандыр аңа ишегалдына чыгарга! - Мөнир тагын тузына башлады. Шулай да, Саниягә тәрәзә төбеннән карчыкның даруларын алып бирде. 
- Син алай димә әле, күрше. Азрак сабыррак кылан, олы кеше бит. Әнә егылган бит әле баскыч төбендә, көчкә торгыздым. Син эштә чакта егылып ятса нишләрсең? Вчүтеки пенсиясен аласың бит, сине какмады, тәрбияләп үстерде, күңелен күр азрак, берәр тәмле әйбер алып кайт кибеттән, янына утырып хәлләрен сораш. - Әлеге сүзләрен карчык ишетмәсен өчен өстәл башына кереп утырган ирнең янына ук килеп пышылдап кына әйтте Сания.

Кәшифә карчыкның малаеннан кыйналып торганын белсә дә, Сания сиздермәде. Бүген дә Мөнир тавышына йөгереп кергәндә хәлсезләнеп баскыч төбендә ятучы карчыкны ул күтәреп кертте өйгә. Күрше хакы - Тәңре хакы, заманында аларга нык булышкан, акыллы сүзе белән киңәшләрен биргән Кәшифәгә бик рәхмәтле иде Сания, һәм аның карты Исхак үлгәннән соң шундый кадерсез көнгә калуына бик эче поша иде. 

Сания әлеге авылга кияүгә килгәндә Кәшифә белән Исхакка 45 яшьләр чамасы - күкрәп торган вакытлары иде. Мөнир буй җиткән егет, күрше килененнән ике елга гына кече. Беренче көннәрдән үк яшь киленне күрше апасы бигрәк тә якын итте, белмәгән ризыкларын пешерергә өйрәтте, Сания килен булып төшкән ишле гаиләгә ияләнергә булышты. Ире Хәлим белән килеп чыккан вак-төяк үпкәләрне дә күрше апасы белән серләшә иде ул, тәҗрибәле Кәшифә яшьләр арасын бер генә җайламагандыр. Мөнир генә әнисенә салкынрак мөнәсәбәттә кебек тоела иде Саниягә, гел кереп-чыгып йөргәч бу күзгә ташлана иде. Бу хакта Кәшифә апасыннан сорарга читенсенде, ире Хәлим исә хәлгә ачыклык кертте: Мөнир – Исхакның беренче хатыныннан туган малае, балага 3 яшь вакытта хатыны үзбәккә ияреп чыгып киткән. Шул бәләкәй малае белән Исхак Кәшифәгә өйләнгән. Уртак балага узган Кәшифә баскычтан егылып, баласы төшкән, шуннан соң күпме тырышсалар да, ул йөккә уза алмаган, уртак балалары юк. Ләкин Мөнирне үз баласы кебек яратып, ана назыннан мәхрүм булмасын дип иркәләп үстерә Кәшифә. 

Ире Хәлим шушыларны сөйләгәндә Сания таң калып тыңлап утырган иде. Күрше апасына шушы хәлдән соң хөрмәте тагын да артты. Кәшифә аның кайнанасы Расиха янына кергәләп утыра иде, бергәләп чәй эчәләр, яңалыклар сөйләшәләр. Андый утырмаларны бик ярата иде Сания, ике күршенең тормыш хәлләрен сөйләшеп утырулары кызык иде. Шундый кич утыруларның берсендә Кәшифәнең Мөнир турында сөйләве колагына керде. “Мәктәптә укыганда котырттылар баланы... Алыштырып куйган кебек, тыңламый да, ”Әни” дигән сүзе дә бетте. Хәзер гел бер сүз кабатлый: әни синең аркада безне ташлап киткән, син гаепле ди. Әтине син кызыктырып бозып өйләндергәнсең, шуңа балагыз юк ди... Исхак белән сөйләшеп тә карадык, әниең киткәч кенә таныштык дип, юк ышанмый, киресенә каткан. Нишләпләр бетәрбез дә, нәрсәләр күрербез...” 

Сания шул чакта гына Мөнирнең нигә кискен үзгәрүен аңлап алды. Бу хәл Кәшифәне нык борчый иде, ничек кенә булса да, Мөнирне ул үз баласы итеп күрә, аны ярата һәм инде бүтән балага уза алмавын да аңлап алгач, малай аның бердәнбер юанычына әйләнгән иде. Еллар үтеп, егет фикерен үзгәртер дигән өмете генә чынга ашмады: Кәшифә белән Исхак картаеп, күңелләре йомшара барган саен, Мөнир ир уртасы булып таш бәгырьлегә әйләнде. Исхак кына улының Кәшифәгә булган нәфрәтен тыеп тора иде, үги анасын санга сукмаса да, атасыннан курка иде Мөнир. Укып бетереп авылга кайтып авыл хуҗалыгы өлкәсенә эшкә урнашуы да Исхак киңәше белән булды. Нәселле сарыклар үрчетә башлау да Исхак теләге иде: “Йортта ике ир булганда нәрсәсе бар аның!”. Тора бара Мөнирнең Кәшифәгә булган салкын карашына күнделәр булса кирәк, Исхакның берничә тапкыр сөйләшеп каравы нәтиҗә бирмәгәч, әлеге хәлне кузгалтмас булдылар. Ә Мөнир үз әнисен көтте. 5 нче сыйныфта укыганда сул як күршеләре малае Камил “Син Кәшифә малае түгел, ул сиңа әни түгел, ул синең әниеңне куып җибәргән” дигән мәлдән алып, 15 яше тулганчы ана кеше баласын ташламый дип чын күңелдән ышанып көтте. Мәктәпнең өлкән классларында укып бетергәч эзләп табам, мине ала кайтырга акчасы юктыр дип көтте. Шәһәрдә укыганда базарда сатучы үзбәк сатучыларыннан әнисе турында сораша-сораша көтте. Әнисе кайтуына өмете сүрелгән саен, Кәшифәгә ачуы артканнан-арта барды. Кызлар белән йөрмәде, хатын-кызны күралмас булды егет, өйләнмичә картайды. Үзе дә аңлата алмый торган хис аны үзен улыдай тәрбияләп үстергән хатынга теләсә-нәрсә кычкырырга, дәшсә җавап бирмәскә, әйткәнен тыңламаска этәрә иде. Шуннан тәм таба иде Мөнир,башында гел “Менә мин әнисез тилмердем, син дә улсыз тилмер әле” дигән уй бөтерелә иде. Әтисе исә гел үги анасын яклап килде. Кәшифә, вакыт үтәр, улы менә-менә елмаеп кайтып керер, хәлләрен сорашыр, дип яхшыга өметләнде. Чыннан да тилмерде ана, үги улыннан бер җылы сүз ишетергә тилмерде. Алар бит инде яшь түгел, карты да биреште, кайбер көннәрдә ишегалдын да әйләнеп керә алмый. Шулай ике ел азапланып, 

Исхак көз көне үлеп китте. Үлер алдыннан улына соңгы сүзе “Әниеңне рәнҗетмә!” булды. Мөнир шул чакта да дәшми кала алмады: “Минем әни кайттымы әллә?”. Моны картының аяк очында тыңлап утырган Кәшифә, коты очып үзен ни көтәсен уйлады. Мөнир озак көттермәде: Исхакның кырыклары узгач, Кәшифә, картының төсе булган сарыкларны булса да әйләнеп керим дип, ишегалдына чыкты. Бу вакытта Мөнир шул сарыкларга печән алып кереп килә иде, йөк күтәргән килеш акрын гына кыштырдаучы карчыкны күрмәде, өстенә менә язды. Сүгенә-сүгенә Кәшифәне этеп җибәреп печәнен ташып бетерде ир. Мөнирнең каты кулыннан баскыч төбенә барып төшкән Кәшифә берничә мизгел аңсыз ятты. “Яшь чакта шушында егылып 7 айлык авырым харап булган иде, инде үземнең китүем дә шушы баскыч төбендә икән... И картым, ник мине калдырып киттең?” - шул сүзләрне такмаклый-такмаклый карчык көчкә торып өйгә кереп китте. Кәшифә Мөнирне гафу үтенер дип көтте, ә ир тагын да ныграк кырысланды: карчыкка маллар янына чыгып йөрү тыелды, күршеләр кереп йөрүне бетерергә кушылды, йокы урыны түр бүлмәдән ишек төбендәге иске диванга күчте. Ашарга карчык пешерсә дә, Мөнир аның белән утырып ашамас булды: “Синең исеңнән җирәнәм!”. 

Кәшифә тиз җиңел үлем көтте. Мөниргә рәнҗемәсә дә, үги булып та, бөтен җанын биреп тәрбияләгән әлеге балага күңелендә үпкәсе юк түгел иде. Аяк атларга куркып яшәде карчык, ишегалдына чыкканын Мөнир күрсә акыру-бакыру, кул күтәрү иде. Җен карчыгыннан башка сүз ишетмәс булды ул. Пенсиясен дә Мөнир ала торган булды, аңа да сүз әйтмәде. 

Үлеме үзе юраганча, баскыч төбеннән булды. Мөнирнең соңгы сугуыннан егылып, Сания күтәреп керткәннән соң бер атна да яшәмәде Кәшифә карчык. Карты Исхак һәм тумый үлгән кызы янына зурлап күмделәр аны. Мөнир кабер янында кашларын җыерып басып торудан узмады. 

Кәшифә үлгәннән соң берәр ай үттеме икән, Мөнир эшендә кулын сындырды. Бөтен эш башкара торган уң кулына гипс салып куйгач, ир ике кулсыз да калгандай булды. Сул кулы белән аннан-моннан йорт эшләрен карады, ияләнеп бетте дигәндә генә уң кулыннан гипсны салдыдыр вакыт җитте. Гипсны салдырган табиб рентген сурәтен карагач Мөнирнең нык кәефен кырган хәбәр әйтте: кулы дөрес ялганмаган, кул сөяген яңадан сындырып, тимер чыбыкларга җыясы була икән. Ялганган килеш торсын дип күпме генә карышса да, ирне тыңлаучы булмады, операция өстәлендә йоклатып, Мөнирнең кулына тимер чыбыклар беркеттеләр. Бер атнадан хастаханәдән өенә кайткан ир өчен коточкыч көннәр башланды: терсәгеннән кул чугына кадәр тимер чыбыклар чыгып торган кул белән бернәрсә эшләп булмый иде: калак күтәрсәң авырта, ашарга әзерләп булмый, малларга печән салу турында сүз дә юк. Җитмәсә төнлә сызлый торган булып чыкты кулы, ялгыш борылып ятып берничә тапкыр күзеннән очкыннар чыкты Мөнирнең. 

Шушы хәлдә өч айга вакыт үтте. Ярый күршеләре әйбәт, Хәлим белән Сания нинди булса да, Мөнирне ташламады: Хәлим сарыкларын карашты, Сания ашарга алып керде. Рәхмәтен дә әйтә белмәүче Мөнирне Сания жәлләмәде, ире сүзен тыңлап кына керде: Мөнир булмаса, Кәшифә апасы әле яшәр кебек тоела иде аңа. Бер кергәнендә ирдән килгән үлек исенә игътибар итте ул. Чыннан да, Мөнирнең кулының тимер беркетелгән җирләре үлекләп чиләнгән иде. Ир күпме генә табиб язган майлар белән майласа да, үлек кипмәде, табиб аптырап кулын гына җәйде, эчтә сөяк әйбәт ялгана, тимер кырыйлары чиста, үлекләр сәбәп юк иде. Саниягә кулына кагылдыртмады, болай да бер ягын муенына асып йөреп азапланып туйган Мөнир тагын кемдер акыл өйрәтүен теләми иде. Ачуы килгән Сания: “Кәшифә апаны кыйнаган кулың бит, төзәлмәячәк ул синең! Шул кулың белән суга идең бит, белмиләр дисеңне әллә?! Ана рәнҗеше шул ул, үпкәләп китте ул сиңа! Рәхмәт әйтәсе урынга каның эчтең! Шуңа үлекли,төзәлми ул синең!” - дип кычкырды да, тораташ катып калган ирне ялгызын калдырып чыгып та китте. 

Соңгы ярты елда кулы белән азапланып җүнләп эшкә дә йөрмәгән Мөнир уйга калды. Кулының төзәлмәве аның эчен пошыра иде, табиблар да, барган саен, үлек агып торырга сәбәп юк дип кайтарды. Эчтә сөяк ялганып бетеп килә, ләкин тимерләрне алырга әле иртәрәк икән. Соңгы вакытта ул тимерле кулының бармаклары начар йөри башлады, кул чугы да зәңгәрләнеп торган кебек. Шәһәргә табибка язылды-язылуын Мөнир, тик ике атнадан гына барасы. Күрше Саниянең сүзләре аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте аңа, “Җен карчыгы, үлгәч тә тынычлап яшәргә бирми”, - дип мыгырданып йөрсә дә, күршесенең сүзендә хаклык булырга мөмкинлеген уйлады. 

Ике атна үтте, Мөнир тагын да зәңгәрләнгән һәм бармаклары йөрмәс уң кулын асып шәһәргә табибка килде. Шәһәргә барасы көнне төш күрде ир: имеш Кәшифә карчык баскыч төбенә утырган да, шул утырган җиреннән тора алмый интегә. Мөнирдән кулын биреп торгызуын сорый, тик Мөнир борылып китеп бара. Бу төшкә ир әһәмият биреп тормады.

Шәһәр табиблары Мөниргә тимерләре алыр вакыты җиткән кулын кул чугыннан... кисәргә, дип карар чыгарды. Каяндыр килеп чыккан үлек канга китеп бармакларын йөртмәс ясаган иде, кисмичә булмаячагын аңлаттылар. Бу вакытта Мөнир табиблар сүзен ишетмәде, үткән төндә күргән төше исенә төште. “Нигә кул сузып торырга булышмадым инде?”

Операция озак үтте. Кул чугы ак бинтлар белән уралган ирне палатага чыгардылар. Ун көннән аңа ялгыз йортка кайтасы иде, бер кулсыз ничек яшәяәчәген күз алдына китереп, ирнең коты очты. Бер көн эчендә ул икенче кешегә әйләнгән иде. Бер көн эчендә аның бөтен гомере күз алдыннан үтте: Кәшифә әнисенең ничек аңа өзелеп каравы, бер җылы сүз көтүе, бары аның өчен генә ул яраткан ризыкларны әзерләве, әтисенең ничек аларның арасын җайларга тырышуы... Мөнир палата түшәменә төбәлеп ятты да ятты. Кәшифәгә суккан көннәрен исенә төшергәч, киселгән кулы чемер-чемер итте. Ярасын бәйләтергә генә тора иде ул. Шифаханәдән өенә кайткач, күрше Хәлим белән Сания аны танымады: алар каршында ябыгып беткән, чәчләре агарган һәм уң кулының калган өлешен муеныны бәйләп аскан Мөнир тора иде. 

Кайтып берничә көн торгач, Мөнир зиратка юл тотты. Бер кулыннан килгәнчә, әтисенең каберен җыештырды. Хәйран вакыт Кәшифә әнисе кабере янына килергә кыймый торды, үкенә, нык үкенә иде ул кылганнарына. Менә хәзер өйдә әкрен генә кыштырдап йөрсен иде әле, янында утырып ашасын иде! Мөнир Кәшифәнең кабер ташы янына чүгәләде.
- Исәнме... Кәшифә...әни..., - ир тамагына килгән төерне йотып җибәрде. Берара тын торды. – Кичер мине...әни... Син миңа чын әни булгансың икән... Мин сине шушы кулларымда йөртергә тиеш тә... Ләкин мин сине шушы кулым белән кабергә керткәнмен...

Ир сүзен әйтә алмый елый иде. Исән кулы белән йөзеп каплап кабер ташына терәлеп сулкылдап утыручы ир читтән карап торышка бик кызганыч күренде. 

Байтак утырды Мөнир әнисе кабере янында, ничә еллар буе Кәшифә ишетергә теләгән сүзләрне әйтте, кат-кат гафу үтенде. Башын күтәреп караганда, инде караңгы төшеп килә иде, әнисе, әтисе һәм тумый калган сеңлесе белән саубуллашып, өенә кайтты. Күңелендә үзе дә аңлый алмый торган җиңеллек барлыкка килгән иде аның. 

Шул төнне төшенә кабат Кәшифә әнисе керде: ап-ак матур күлмәктән баскыч төбендә бәләкәй кыз бала белән елмаеп утыралар. Мөнир иртән күңеле булып уянды, әнисенең җаны аны гафу иткән иде.

Гомерлек сабак һәм кулсыз калу бәрабәренә алынган бәхиллек иде бу. 

Айгөл Имамиева, Мәскәү.

Фото: https://ru.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading