16+

Сәламәтлекне чанага төяп ташыйлар

Авылда һәр гаиләнең тормыш-көнкүреше башкаларның күз алдында. Яхшысы-үрнәк, яманы-гыйбрәт.

Сәламәтлекне чанага төяп ташыйлар

Авылда һәр гаиләнең тормыш-көнкүреше башкаларның күз алдында. Яхшысы-үрнәк, яманы-гыйбрәт.

Балык Бистәсе районының Балтач авылындагы Рәйзәлә белән Илназ Зариповлар үзләренең тырышлыклары белән авылдашлары арасында хөрмәт казанып яшиләр, өч балаларын тәрбияләп үстерәләр. Илназ да, Рәйзәлә дә бик киң күңеллеләр: кырыкмаса-кырык эшләрен калдырып торып, туганнарына һәм күрше-күләнгә булышырга ашыгалар.

Спортны яратулары, сәламәт тормыш рәвеше алып барулары ягыннан да мактауга лаек бу гаилә.
— Малларны карагач, иртәнге якта һәм төштән соң җыйнаулашып урамга чанада, чаңгыда шуарга чыгабыз. Көн саен шушылай чанага төяп сәламәтлек ташыйбыз. Коронавирусны өйгә кертмәскә исәп, - ди Илназ.
— Саф һавада хәрәкәтләнеп кергәч, аш-сулар да тәмле, - дип, иренең сүзен куәтләде Рәйзәлә.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading