16+

Сөтнең майлылыгын ничек арттырырга?

«Сыерыбыз сөтенең майлылыгы берара бик яхшы була, ә кайбер вакытта нигәдер кимеп китә. Сөтнең майлылыгына нәрсә тәэсир итә - шуны аңлатсагыз иде? Рәзилә Сәйфуллина, Лаеш».

Сөтнең майлылыгын ничек арттырырга?

«Сыерыбыз сөтенең майлылыгы берара бик яхшы була, ә кайбер вакытта нигәдер кимеп китә. Сөтнең майлылыгына нәрсә тәэсир итә - шуны аңлатсагыз иде? Рәзилә Сәйфуллина, Лаеш».

Сыер сөтенең майлылыгына тәэсир итә торган күптөрле факторлар бар. Түбәндәгеләре майлылыкны арттыра: мал-туарның көн­дәлек туклану рационында протеин булу (15 проценттан да ким түгел), сыерларны төнге вакытта да көтү, эссе вакытта су кертү, өч тапкыр саву, баллы тамыразык ашату (шулай ук аның калдыклары да файдалы), йод, цинк һ.б. микроэлементлар, катнаш үләнле көтүлекләрдә көтү, малны чиста тоту, тиешенчә тукландыру һ.б.
Ә менә рационда кобальт җитмәү, малларны эссе вакытта көтү сөт майлылыгын бермә-бер киметә, диелә www.big-fermer.ru сайтында.
Шуны да исәпкә алыгыз: яз һәм җәй айларында бозаулаган сыер сөтенең майлылыгы көз-кыш айларында бозаулаганына караганда күбрәк була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading