16+

Суык яшелчәләрне дә "чеметә"

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында түбән температура аркасында яшелчә уңышының бер өлеше югалырга мөмкин, дип кисәттеләр. 

Суык яшелчәләрне дә "чеметә"

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында түбән температура аркасында яшелчә уңышының бер өлеше югалырга мөмкин, дип кисәттеләр. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә техник авыл хуҗалыгы культураларын җыю темплары турында сөйләде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. 

Министр сентябрь башыннан бирле яуган явым-төшемнәрнең көзге культураларда уңай чагылыш табуын билгеләп үтте, әмма дым җыелып бетмәгән авыл хуҗалыгы культураларын: бәрәңге, шикәр чөгендере һәм яшелчәләрне җыюны җитди катлауландыра. 

— Төнге сәгатьләрдә һава торышы фаразлары буенча температура 0 градустан түбән төшәчәк. Бу уңышның сыйфатын һәм күләмен җитди югалтуга китерергә мөмкин. Бәрәңге, кишер һәм аш чөгендере минус 2 градус температурада туңа. Бүгенгә тагын 768 га бәрәңге (20,8 мең тонна) һәм 633 га яшелчә (11,2 мең тонна) җыеп аласы бар, - диде ул.

Шикәр чөгендере җыю мәйданнарының 68 проценты тәмамланган. 34 мең гектардан 1,257 миллион тонна уңыш җыелган, уңыш – 370 ц/га. Шикәр заводларында 518,8 мең тонна чөгендер эшкәртелгән. 80,5 мең тонна шикәр җитештерелгән.

Шикәр чөгендерен казуда 76 комбайн, 630 берәмлек машина эшли. Дым күп булу сәбәпле, кырлардан шикәр заводларына чимал ташу төп проблема булып кала, ди Марат Җәббаров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading